Журнал «Безнең мирас»

Татарда беренче “Милләт аналары” журналистлар булган – галимә Альта Мәхмүтова

Халкыбызның “Милләт аналары” кемнәр һәм алар бүген дә бармы? Милләт аналары булган һәм бар, әмма ул исемне бик сак кулланырга кирәк, дип саный тарих фәннәре кандидаты Альта Мәхмүтова.



Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм Татарстан Архив эшләре буенча дәүләт комитетының уртак проекты булган “Тарихи бранч” утырышында кичә шушы мәсьәлә дә күтәрелде. Утырышта танылган галимә, “Милләт аналары” китабы авторы Альта Мәхмүтова да чыгыш ясап, XIX гасыр азагы – ХХ гасыр башындагы татар хатын-кызлары хәрәкәтләре, мәгърифәтчелек темаларына тукталды, “Милләт аналары” термины буенча да ачыклык кертте.


Мәгълүмат өчен. “Милләт аналары” сүзе, термин буларак, беренче Риза Фәхретдин китапларында очрый. “Хатын-кызны тәрбияләү максаты – Милләт аналарын тәрбияләү. Чөнки мәгърифәтле, белемле аналар гына милләтне тәрбияли ала”, - дип язган галим.


“1917 елда I мөселман хатын-кызлары корылтаенда үзләре вафат булган ике хатын-кызны бу исем белән зурлаганнар, корылтай делегатлары аларны ихтирам белән искә алган. Алар – Зөһрә Акчурина һәм Фатыйма-Фәридә Нәүрүзова. Икесе дә – журналистлар. Зөһрә Акчурина - Исмәгыйль Гаспринскийның хатыны, ул иренә бар булмышы белән булышкан, бөтен бирнәсен газета чыгаруга тоткан. Икенче ханым - Фатыйма-Фәридә Нәүрүзова. Ул 1914 елда 25 яшендә вафат булган. Аның вафатына бөтен татар газета-журналлары гына түгел, иң эре Россия газеталарының берсе булган “Русское слово” да, төрек матбугаты да некрологлар урнаштырганнар. 25 яшендә нәрсә эшләп өлгерергә мөмкин соң?! Ә аны бөтен татар дөньясы зурлаган. Бу ике ханым үзләрен халыкка хезмәткә багышлаганнар”, - диде ул.


Әлеге исемлекне дәвам итүен сорагач, Альта Хаҗиевна: “Минем шул исемдәге китабым чыкканнан соң, ул сүз еш куллана башладылар. Бу исем белән сак кыланырга кирәк. 1917 елдагы корылтайда исәннәрнең исемнәре аталмаган, ике ханымны үзләренең вафатыннан соң гына “Милләт аналары” дип таныганнар. Мин дә ашыкмас идем, - дип җавап бирде. - Шулай да беренче мөгаллимәләр Ләбибә Хөсәенова, Фатыйха Аитова, беренче табибәләр Маһипәрваз Әхмәрова, Хәдичә Ямашевалар һәм мөселман дөньясында беренче, бердәнбер казыя Мөхлисә Бубый исемнәрен атый алам”.
Бүгенге татар ханымнарыннан бу исемгә Казанда татар гимназиясе директоры Камәрия Хәмидуллина, журналист Әлмира Әдиятуллина дәгъва итә ала дип саный галимә. “Фәүзия Бәйрәмованы да өсти алам – ул хәзер үзенең фанатизмыннан китте”, - дип өстәде ул.


Яшь галим Илдар Шәфыйков әлеге мәртәбәле исемлеккә татар мәгърифәтчелеге һәм хатын-кызлар хәрәкәтләре темасын якты дөньяга алып чыккан Альта Мәхмүтованың үзен дә кертергә кирәк дип саный.


«Татар-информ»

Теги: Рузилә Мөхәммәтова

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру