Журнал «Безнең мирас»

Татар теленнән олимпиаданың узган елгы җиңүчесе быел ярышка япон егетен килергә үгетләгән

2017 елда татар теле һәм әдәбиятыннан халыкара олимпиада җиңгән Мидзуки Накамура тәкъдиме буенча, быел олимпиадага Япониянең Канагава шәһәреннән Чихиро Тагучи килгән. Ул "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесе белән аралашты.
Чихирога 21 яшь. "Токиода университетта белем алам. Беренче тапкыр халыкара олимпиадада катнашырга уйладым. Мин Япониядә татарча өйрәнәм. Мидзуки - узган елның җиңүчесе - миңа бу олимпиадада катнашуны тәкъдим итте. Телне 3 ел элек үз теләгем белән өйрәнә башладым. Милләтем буенча мин япон, ләкин мин төрле телләр өйрәнергә яратам, инглизчә, бераз русча, французча беләм", - ди ул.
Чихиро, шулай ук, элекке елларда халыкара олимпиада җиңүчесе Юто Хисияма белән дә яхшы таныш. "Юто да миңа татар телен өйрәтте, аның белән берничә дәрес узды. Ул татар телен миңа караганда күпкә әйбәтрәк белә. Ә, гомумән, телне даими рәвештә мин Япониядә яшәүче татар теле укытучысы белән өйрәнәм. Киләчәктә белемемне тагын да яхшыртырга телим", - дип сөйләде ул "Татар-информ" хәбәрчесенә.
Татар теленнән VI халыкара Олимпиада Россия субъектларында һәм чит илләрдә татар теле һәм әдәбияты белемен, татар мәдәниятен үстерү һәм саклау өчен шартлар тудыру максатыннан уздырыла. Татар теленнән белемнәрен барлыгы 460 укучы сыный. Татарстаннан 216, Россиянең 26 төбәгеннән 92, 13 чит илдән 30 укучы һәм студент, Россиянең якшәмбе мәктәпләреннән 16 укучы, Татарстан һәм Россия субъектларыннан 50 студент катнаша. Бу татар теле һәм әдәбиятыннан төбәкара олимпиада җиңүчеләре һәм призерлары, татар теле һәм әдәбиятыннан интернет-тестлаштыру һәм әңгәмәләрдә катнашучылар.
http://tatar-inform.tatar/news/2018/04/22/162575/

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру