Журнал «Безнең мирас»

Шиһабетдин Мәрҗани мирасын төрле телләрдә нәшер итеп таратырга кирәк - Леонид Сюкияйнен

Шиһабетдин Мәрҗанинең мирасын төрле телләрдә күпләп нәшер итеп таратырга кирәк. Бу хакта бүген Казанның Мәрҗани мәчетендә "Мультимәдәни дөньяда ислам" VII халыкара форумы кысаларында Шиһабетдин Мәрҗани истәлегенә "Ислам дөньясында дини һәм хокукый фикер"гә багышланган "түгәрәк өстәл"дә галим Леонид Сюкияйнен әйтте.


Фикер алышуның төп юнәлеше ислам нигезләренең бүгенге көндә чагылышы, аның бүгенге тормышта куллану мөмкинлекләрен ачыклау булды.


Россия Фәннәр академиясенең Көнчыгыш институты Гарәп һәм ислам тикшеренүләре үзәге галиме Леонид Сюкияйнен фикеренчә, ислам кануннары бер төрле язылган, ә тормышта әлеге кануннарның кулланылышы мөмкин булмаска да мөмкин. Бу бигрәк тә мөселман булмаган илләрдә шулай.


Галим Сюкияйнен бөек реформатор, мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗани эшчәнлеге турында да фикерләрен белдерде.


"Шиһабетдин Мәрҗани мирасы гаять дәрәҗәдә бай һәм тирән. Аның китапларын төрле телләрдә күпләп нәшер итеп таратырга кирәк, - ди. - Энциклопедик галим күрсәткән юл буенча традиция рәвешендә барырга кирәк, - дип җиткерде ул.


Философия фәннәре докторы Айдар Юзеев Шиһабетдин Мәрҗани рухи тормышта иске, таушалган авторитетларның монополиясен җимерүче, татарны торгынлык йокысыннан уятучы булуын билгеләп үтте.


Ш.Мәрҗани институты фәнни хезмәткәре Динара Мәрданова Мәрҗани чыганаклары буенча фәнни хезмәт әзерли. Аның фикеренчә, әлеге хезмәтләр бүгенге көндә дә актуальлеген югалтмаган. "Татар-информ" хәбәрчесенә фәнни хезмәткәр 2018 елның май аенда Мәрҗани институтында бөек галим эшчәнлегенә багышланган халыкара конференция узачагын әйтте.


Мәрҗани мәчетендә дискуссиядән соң форумда катнашучы делегатлар Мәрҗани йорты белән танышты.


Монда аларны Казан дәүләт консерватория студентлары милли киемнән милли көй башкарып каршы алды. Каршы алучылар арасында сәнгать фәннәре кандидаты, атказанган сәнгать эшлеклесе, фольклорчы галим Геннадий Макаров та бар иде.


Геннадий Макаров әйтүенчә, Шиһабетдин Мәрҗани татар музыкасы өлкәсендә дә гаять зур эш башкарган. "Ул ХIX йөз татар музыкасын тасвирлап калдырган. Әлеге юнәлеш бөек мәгърифәтче эшчәнлеге нәтиҗәсендә бу көннәргә дә килеп җиткән. Аның бу өлкәдәге эшчәнлеге суфыйчылык сәнгатен өйрәнүе белән дә әһәмиятле", - дип ассызыклады фольклорчы.


2017 елның октябрь аенда Мәрҗани йорты Мөселман эшмәкәрлек аccоциясенә тапшырылган. Хәзерге вакытта монда төзекләндерү эшләре алып барыла.


“Киләсе елга Мәрҗанинең 200 еллык юбилеен билгеләп үтәчәкбез. Бик аз вакыт калды. Хәзерге вакытта әлеге йортта ут та, җылылык та юк. Министрлар Кабинетының резерв фондыннан Мәрҗани йортын төзекләндерергә акча бүлеп бирелде", - дип белдерде Мәрҗани йортын төзекләндерү проектының кураторы Гүзәл Шакирова.


Искәртеп үтик, Мәрҗани йорты 1858 елда танылган галим, дин әһеле Шиһабетдин Мәрҗани тарафыннан төзелгән. 1863 елда янгыннан соң архитектор П.Романов проекты буенча төзекләндерелгән. XIX гасыр уртасының торак архитектура һәйкәле булып тора.


http://tatar-inform.tatar/news/2017/11/10/152096/

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру