Журнал «Безнең мирас»

Санкт-Петербург татарлары Татарстан Республикасы көне уңаеннан мәдәни чара уздырды

Бүген Россиянең Санкт-Петрбург шәһәрендә Татарстан көне уңаеннан тантаналы чара уза.
Бәйрәм тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Ренат Вәлиуллин, Санкт-Петрбургта Миграцион сәясәтне тормышка ашыру һәм милләтара мөнәсәбәтләр комитеты рәисе Олег Махно, Ленинград өлкәсенең җирле, милләтара мөнәсәбәтләр комитеты җитәкчесе Лира Булак һәм башка җирле җитәкчеләр, татар оешмалары җитәкчеләре, киң җәмәгатьчелек катнашты.

Татарстан Республикасы көне Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил һәйкәлләренә чәчәкләр салу белән башланып китте.
Программа кысаларында «Тукай энциклопедиясе», «Армия генералы Мәхмүт Гәрәев» китаплары тәкъдим ителде. Залга җыелган тамашачыны Татарстан җитәкчелеге исеменнән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев сәламләде. Актив татар җәмәгатьчелегенә рәхмәт хатлары тапшырылды.

tatar-congress.org

Галерея

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру