Журнал «Безнең мирас»

Рөстәм Миңнеханов Мәрҗанигә куелган һәйкәлдә язуларның дүрт телдә булырга тиешлеген әйтте

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Мәдәният министрлыгына Казанда дин галиме Шиһабетдин Мәрҗанигә куелган һәйкәлгә татар, инглиз һәм гарәп телләрендәге язулар өстәргә күрсәтмә бирде. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр итте.
«Татарстан Президенты Шиһабетдин Мәрҗани һәйкәлендә язуның бары тик рус телендә генә булуына игътибар итте һәм ТР Мәдәният министрлыгына татар, инглиз һәм гарәп телләрендә язулар өстәргә кушты», - диде Лилия Галимова.
Казанда мәшһүр татар дин галиме, фәлсәфәче, тарихчы һәм мәгърифәтчегә беренче һәйкәл 2018 елның 20 ноябрендә Кабан күле буенда тантаналы төстә ачылды. Ул «Әл-Мәрҗани» мәчете янында урнашкан һәм сынчы Бакый Урманче проекты буенча ак мәрмәрдән эшләнгән.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/11/23/175745/

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру