Журнал «Безнең мирас»

Рөстәм Миңнеханов: Россиянең көче һәм уникальлеге - халыклар дуслыгында

Күпмилләтлелек һәм күршеләрчә дустанә мөнәсәбәт – безнең көндәшле өстенлекләр. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген шул хакта ассызыклады. Бүген ул Казанда Татарстан халыкларының III съездында "Татарстан Республикасының бүгенге этапта этномәдәни үсеше турында" доклады белән чыгыш ясады.


"Россиянең көче һәм уникальлеге халыклар дуслыгында чагылыш таба. Күпмилләтлелек һәм озак вакытлар дәвам иткән күршеләрчә дустанә мөнәсәбәт – безнең көндәшле өстенлекләр. Илне шул рәвешле тәкъдим итү халыкара аренада да мөһим булуына ышанам. Соңгы вакытта этнослар арасында низаглар туганда, конфессияара һәм диннәрара мөнәсәбәтләр кискенләшкәндә, бу аеруча актуаль", – дип ассызыклады Президент. Ул күпмилләтле илгә төрле куркынычлар янарга мөмкин дигән сүзләр дә ишетергә туры килгәнлеген билгеләп узды. Ул илне дошман күргән кайберәүләрнең дәүләтне зәгыйфьләндерү, Россия җәмгыятен таркату максатыннан этнодини өлкәне сәясәтләштерергә омтылуларын да искәртеп үтте.


Рөстәм Миңнеханов татарларның милли телләр, мәдәниятләр, традицияләрнең уңышлы үсешенә ышандыра алучы көчле Россия яклы булуын ассызыклады.


"Бу мәсьәләләрдә Россия Президенты Владимир Путин ышанычлы гарант булып тора", – диде Президент һәм Илбашының сәясәте халыкларның этномәдәни үсешенә, тынычлык, татулык саклауга йөз тотуына басым ясады.


"Татар-информ"

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру