Журнал «Безнең мирас»

Роберт Миңнуллин: Татарстанга яңа Шартнамә, һичшиксез, кирәк

“Шартанмәләрнең икесен дә төзү һәм язуда катнашкан кеше буларак шуны әйтәм: әлеге документ безгә кирәк", - дип белдерде Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин.Бу хакта ул  “Татарстан-Яңа гасыр” телеканалында бара торган “Ком сәгате” тапшыруында белдерде.



"Әгәр дә без Татарстан икән, икенче урында торган зур санлы милләт икән, соңгы 25 ел эчендә үз республикабызны, дәүләтчелегебезне тота алган зур халык икән (биредә мин барча татарстанлыларны күздә тотам), Шартанмә, һичшиксез, булырга тиеш. Бу бит безгә генә түгел, Мәскәү хакимияте өчен дә кирәк. Әгәр дә безнең республика иң алдынгы рәтләрдә бара икән, аның Президенты дөнья күләмендә, Ислам дөньясы илләрендә турыдан-туры эш алып бара икән, аңарга Россия Президенты исеменнән билгеле бер вәкаләтләр бирелергә тиеш. Вәкаләтсез безне чит илдә аңламаячаклар”, - дип саный шагыйрь, публицист, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Роберт Миңнуллин.


“Әлеге документта ниндидер зур вәкаләтләр язылу да кирәк түгел, хәтта, аның формаль рәвештә булуы да җитә. Шартанмә сүзе булу, ике Президентның кулы куелган кәгазь булу мөһим. Әгәр дә өченче шартнамә төзелмәсә, бу – рухи яктан зур җиңелү булачак. Безне яратмаган башка өлкәләр, хакимияттә утырган кайбер затлар рәхәтләнеп бәйрәм итәчәк. Ә иң мөһиме, без бу Шартнамәне кире кайтарып ала алмаячакбыз”, - дип белдерде ул.


“Татар-Информ”

Теги: Рәмзия Закирова

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру