Журнал «Безнең мирас»

Мөфти Камил Сәмигуллин бәйрәм вәгазендә Белем көне белән тәбрикләде

Бүген меңләгән дин кардәшләребез иртә таңнан, тәкбирләр әйтеп, чиста, пакь, яңа киемнәрен киеп, республикабыз мәчетләренә гает намазына барды. Корбан гаете һәм җомга көне – динебездә иң мөбарәк көннәр.
Корбан гаете көнне иртәнге намазда мәчетләр шыгрым тулы булды. Һәркемнең йөзендә - бәйрәм шатлыгы, куану. Мөселманнар хәерле сәгатьтә сөенечле Корбан гаете көннәрен каршы ала, диелә Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәрендә.
Корбан гаете уңаеннан иң төп бәйрәм чарасы Татарстан башкаласының тарихи үзәгендә – Галиев мәчетендә алып барылды.
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үз вәгазендә мөселман галимнәренең фәнгә керткән өлеше турында сөйләде. Татар мөселман галимнәренең ислам дине, шәригать фәннәре үсешенә керткән өлеше турында әйтте. Мәктәп балаларын Белем бәйрәме белән тәбрикләде. "Ничә тел беләсең – син шуның кадәр кеше” (А.П.Чехов), – дип, ата-аналарны балаларының телләр өйрәнүендә кыенлыклар булдырмаска чакырды, белемгә омтылырга кушты, диелә Диния нәзарәте сайтындагы хәбәрдә.
 http://tatar-inform.tatar/news/2017/09/01/147474/

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру