Журнал «Безнең мирас»

«Моабит» төрмәсендә Муса Җәлил утырган камера ишегенә истәлек тактасы куела

Тиздән Берлинның «Моабит» төрмәсендә Муса Җәлил утырган камера ишегенә истәлек тактасы куелачак. Берлинда яшәүче татар яшьләре Казандагы «Агач» сувенир продукциясе җитештерү остаханәсенә шундый тәкъдим белән чыккан булган. Шушы көннәрдә истәлек тактасы әзер булачак.




Бертуган Булат һәм Эльдар Мостафиннарның «Агач» остаханәсе 2015 елдан бирле эшләп килә.
– Кызыклы заказлар күп була, әмма монысы бигрәк тә көтелмәгән һәм шул ук вакытта истә калырлык заказ булды. Бу безнең тарих, үткәнебез. Герой-шагыйрь – әсәрләре белән генә түгел, үлеме белән дә үз исемен мәңгеләштергән кеше. Шуңа да без әлеге заказны баштан ук бушка эшләргә булдык. Заказны җәй уртасында биргәннәр иде, Рөстәм белән Алия хәзер Казанда, алар белән очрашып, соңгы вариантны килештердек, – дип сөйләде безгә Булат Мостафин.
Аларга истәлек тактасы ясау идеясе белән Берлинда яшәүче Рөстәм Кәбиров һәм аның хатыны Алия мөрәҗәгать иткән. Аларның әйтүенчә, Берлинда берничә йөз татар яши. Татар яшьләре гел очрашып, аралашып торалар икән.
– Төрле чаралар уздырабыз, җырлар җырлап күңелле итеп ял итәбез. Бергәләшеп шәһәрнең истәлекле урыннарына да барабыз. Җиңү көнендә «Моабит» төрмәсенә барып, чәчәкләр куйдык. Анда Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре турында бернинди дә мәгълүмат табып булмый. Шуңа да без махсус истәлек тактасы куйдыртырга дигән фикергә килдек. Аны куярлык урын да бар анда. Шагыйрьнең фашист тоткынлыгындагы батырлыгы турында без генә түгел, башка халыклар да белергә тиеш. Милли каһарманнарыбыз җәлилчеләр – халкыбызның горурлыгы ул. Германия халкы тарихны хөрмәт итә, бу алар өчен дә кызыклы булыр иде. Тактаны куярга рөхсәтне әле алмадык, аны куяр өчен бернинди дә проблема булмас кебек, – ди Рөстәм.
Истәлек тактасына Муса Җәлил турындагы мәгълүмат латин хәрефләре белән татарча, инглизчә һәм немецча язылачак. Шунда ук Муса Җәлилнең һәйкәле рәсемен дә куячаклар.

shahrikazan.ru


КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру