Журнал «Безнең мирас»

Мәскәүдә керәшеннәрнең беренче тапкыр Раштуа укулары үткәрелә


Мәскәүдә беренче тапкыр керәшеннәрнең Раштуа укулары уздырылачак. Ул 25 гыйнварда XXV Халыкара Раштуа белем бирү укулары кысаларында оештырыла. Россия һәм чит илләрдән дин әһелләре һәм дин белгечләре катнашында үткәрелүче әлеге форум белән Россия патриархы Кирилл җитәкчелек итә, дип хәбәр ителә форумның mroc.pravobraz.ru рәсми сайтында.


Быелгы форумда Россиядә яшәүче керәшеннәрнең рухи традицияләренә багышланган аерым секция утырышы булачак. Анда татар православ традицияләре, православие динендә татар телен файдалану, чиркәү йолаларында татар үзенчәлекләре, татар христиан шамаиле кебек үзенчәлекле темалар күтәрелер дип көтелә. Бу утырыш Мәскәүнең көньягында, Кантемиров метросы янындагы Колобашкин урамында урнашкан апостол Фома чиркәвендә узачак.
“Татар-информ”

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

"Мәдәни җомга" газетасының 30 еллык юбилееннан фоторепортаж


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру