Журнал «Безнең мирас»

Казанның татар гимназиясендә этнография музее ачылды

Бүген Казанның 15нче татар гимназиясендә Казан адмиралтействосы тарихы һәм Адмиралтейство бистәсе (Бишбалта) татарларының тормыш-көнкүрешенә багышланган музей ачылды.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров музейны үз милләтен яраткан кеше генә төзи ала дип саный. “Милләтебезне яратып, үз вазифасын җиренә-җиткереп башкара торган милләттәшләребез күбрәк булсын иде”, - ди ул.

“Безгә яшь буынны тәрбияләргә кирәк. Балалар милләтне дәвам итәргә тиеш. Мәктәптә этнография музее булдыру – ул нәкъ менә шушы әйберләр булсын дип тырышуның ачык чагылышы. Музейны коруда катнашкан балалар, укытучылар милләткә битараф була алмый, чөнки бу эшне милләтне яратып кына башкарып була”, - диде Ринат Закиров.
“Мәктәп эчке татар мохитен саклап калырга тырыша. Шул максаттан биредә музей ачылды. Монда – элеккеге Бишбалта бистәсе. Музей адмиралтейство тарихына багышланган һәм шунда татарлар мохите күрсәтелгән”, - диде музейның фәнни җитәкчесе, тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков.

Музей проектының җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты Кадрия Габбасова “Татар-информ” хәбәрчесенә тантаналы рәвештә ачылган музейның әһәмияте турында һәм аның гимназия балаларына ни өчен кирәк икәнен сөйләде.
“Беренчедән, музей Казан адмиралтействосы, Бишбалта бистәсенең өч йөз еллыгына багышлана. Икенчедән, музей мәктәптә туган якны өйрәнү һәм балаларның үзаң фикерен үстерү өчен кирәк. Биредә музей комплексы оештырылды. Моңа кадәр берничә ел геология музее эшли иде. Бүген тантаналы рәвештә яңасы ачылды", - диде Кадрия Габбасова.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/11/15/175211/

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру