Дөнья хәбәрләре Уку өчен 1 минут

Казанда Татар китабы йорты ачылачак

Казанда Татар китабы йорты ачылачак. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының музей эшләрен үстерү бүлеге мөдире Дамир Натфуллин хәб...

Казанда Татар китабы йорты ачылачак. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының музей эшләрен үстерү бүлеге мөдире Дамир Натфуллин хәбәр итте.
“Шәриф Камал музей-йорты реконструкциядән соң Татар китабы йорты буларак ачылачак. Аның бер катында Шәриф Камал музее экспозициясе булса, бер катында Татарстан китап нәшриятының китап кибете урнашыр дип планлаштырыла”, - диде Дамир Натфуллин.
Әлегә Казан шәһәренең Островский урамында урнашкан Шәриф Камал музей-йортында реконструкция эшләре башланды. Аның кайчан тәмамланасы әлегә билгеле түгел.
«Татар-информ»
#Рузилә Мөхәммәтова

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи