Казахстанда Гомуми төрки тарих укытыла башлады
Төрки советына кергән дәүләтләрдә 8 сыйныф дәреслеге буенча "Ортақ түрік тариxы" ("Гомуми төрки тарих") укытыла башлады. Бу хакта үзенең Facebook аккаунтында Халыкара Төрки академия президенты Дархан Кыдырали хәбәр итә. Бу турыда “Казинформ”агентлыгы яза.
“Тугандаш халыкларның мәгариф министрлары белән Бишкәктә узган очрашуда хупланган укыту әсбабы укыту программасына кертелде. Азәрбайҗанда һәм Төркиядә әлеге фәнне укырга теләүчеләр саны көннән-көн арта. Назарбаев интеллектуаль мәктәпләрендә апробация узган дәреслек барлык мәктәпләрдә дә 8 сыйныфның укыту программасына кертелде. Аны ирекле рәвештә укырга була”, - диелә хәбәрдә.
Халыкара Төрки академия президенты әйтүенчә, бу фән ярдәмендә балалар үз тарихларын тирәнтен белә алачак.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/14/189773/

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА