Журнал «Безнең мирас»

Илшат Әминов "Шаян ТВ”ның максатын Гаяз Исхакый фаразлаган инкыйразны чигерүдә күрә

Татар дөньясында бердәнбер махсус балалар телеканалы үз алдына Гаяз Исхакый билгеләгән вакыт аралыгындагы инкыйразны чигендерү максатын куя. Бүген "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов журналистлар белән очрашу вакытында “Шаян ТВ” балалар каналының максат-бурычлары турында да сөйләде.
Илшат Әминов билгеләп үткәнчә, балалар телеканалы үз алдына балалар өчен татар мохитен арттыру максатын куя. Татар телендәге телеканалның балалар өчен популяр булачагы билгеләп үтелде.
“Һәрберебез татар теленә, татар мәдәниятенә ихтыяҗ булсын өчен булдыра алганның барысын да эшләргә тиеш. Максатыбыз - Гаяз Исхакый билгеләгән вакыт аралыгындагы инкыйразны мөмкин кадәр чигерү, - диде Илшат Әминов. – Ә нәтиҗәләрне тарих үзе ясаячак”.
“Бу канал күңел ачу һәм мәгърифәти канал да. Безнең төп партнерыбыз – Татарстан Мәгариф министрлыгы. Без көнсаен алар белән киңәшләшәбез. Безнең белем бирүгә юнәлтелгән тапшыруларыбыз мәктәп программасын кабатламаса да, алар белән ярашып барачак”, - диде Илшат Әминов.
“Шаян ТВ” каналында 20дән артык танып-белүне, белем бирүне һәм фикерләүне үстерергә ярдәм итүче оригиналь программалар, телевизион уен-шоулар һәм викториналар, шулай ук татар теленә тәрҗемә ителгән иң яхшы мультипликацион фильмнар, фәнни-популяр, документаль, әдәби жанрлардагы дөньякүләм танылган иң яхшы тапшырулар урын алачак.
Эфирның төп өлешен 6 сәгатьлек блок: 1 сәгать 45 минут телевидение җитештергән тапшырулар һәм 4 сәгать 15 минут татар теленә тәрҗемә ителгән контент тәшкил итәчәк. Тәүлегенә ул дүрт тапкыр кабатланачак.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/11/07/174715/

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру