Журнал «Безнең мирас»

Фәрит Мөхәммәтшин Гатчинода тарихи һәйкәлләрне саклау тәҗрибәсе белән танышты

Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Санкт-Петербургта Ленинград өлкәсе Гатчино районында XVIII гасыр ахырында төзелгән Павлов сарай-музее мисалында тарихи һәйкәлләрне реставрацияләүдә муниципалитет тәҗрибәсе белән танышты. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Фәрит Мөхәммәтшин Гатчинога эшлекле сәфәре кысаларында район башлыгы Елена Любушкина һәм муниципалитет депутатлары советы рәисе Андрей Ильин белән очрашты. ЮНЕСКО саклавында булган Павлов сарай-музеен караганнан соң, яклар тарихи объектларны саклау буенча тәҗрибә алышу мөмкинлеге хакында фикер алышты.
Районара дәрәҗәдә тыгыз элемтә булдыру өчен, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Гатчино районы җитәкчелегенә Татарстан районнарының берсе белән килешү имзалау мөмкинлеген карауны тәкъдим итте. Андый тәҗрибә инде бар. 2013 елда Ленинград өлкәсенең Тосненский районы һәм Татарстанның Арча районы арасында мәдәни һәм икътисади хезмәттәшлек буенча төзелгән килешү нигезендә бүген дә актив эш бара.
Республика Парламенты җитәкчесе очрашу ахырында район җитәкчелеген Татарстага чакырды. Рәхмәт әйтеп, Гатчино районы башлыгы республиканың шактый тармаклары үсеше тәҗрибәсе зур кызыксыну тудыруын билгеләп үтте.
http://tatar-inform.tatar/news/2018/04/28/163038/

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру