Журнал «Безнең мирас»

7 апрель - Бәраәт кичәсе

Бүген кояш баеганнан соң Бәраәт кичәсе, ягъни «ләйләтул-Бәраәт» җитәчәк. Әлеге көн - бәхет һәм həртөрле уңышлар, изгелекләр иңә торган изге көн. Нәкъ шушы төнне Аллаһы Тәгалә, һәркемнең изге гамәле һәм догаларында ялварып сораган үтенечләрен исәпкә алып, кешеләрнең язмышларын билгели. Бәраәт кичәсендә гөнаһлар кичерелә һәм әлеге көн безне Изге Рамазан аена якынайта. 




Бәраәт көне уңаеннан Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин халыкка мөрәҗәгать итте. Әлеге текст Татарстан Диния нәзарәте сайтында чыкты.




«Миннән гафу сораучылар юкмы? — Мин аларны гафу итәм. Мул тормыш, байлык сораучылар юкмы? — Мин аларны бүләклим. Савыгырга теләгән авырулар юкмы? Мин шифа бирәм». Аллаһы Тәгалә кояш баеганнан алып таңга кадәр Бәраәт кичәсендә шулай дип әмер-күрсәтмәләр бирә. Мөселманнар әлеге бөек төнне әнә шул сәбәпле аеруча кадерли һәм хөрмәт итә, Раббыбызның рәхмәтенә ирешүне, гөнаһлар гафу ителүне сорап догалар кыла һәм бу төнне гыйбадәттә үткәрәләр.




Пәйгамбәр (сәлләллаһу галәйһи вә сәлләм) әйткәнчә, Яралтучыбыз бу кичәдә ширек кылучының, үз кардәше белән талашкан кешенең яки күңелендә ачу йөртүченең һәм иптәшенә нәфрәт хисе саклаучының догасын кабул итми. Шуңа күрә мөэмин-мөселманнарга кардәшләре белән дуслашырга, туганлык җепләрен ныгытырга, гөнаһлардан ихлас күңел белән тәүбә итәргә, аларны кылмас өчен Аллаһы Тәгаләдән көч сорарга кирәк.




Хөрмәтле дин кардәшләрем! Бу ниятләрне үзебезнең күңелләрдә соңгы дөньякүләм вакыйгалар нисбәтеннән дә уятырга кирәк. Кешелекне зур афәт басты — илебез, республикабыз һәм бөтен дөнья буенча коронавирус инфекциясе таралу куркынычы көчәя бара. Бу рәхимсез авыру кешеләрне, аларның җенесе һәм яшенә, милләте һәм социаль хәленә, дини һәм дөньяви карашларының аерымлыкларына карамыйча ега.




Шул ук вакытта бу сынау безнең исебезгә яшәгән дөньябызның фанилыгы турында һәм мәңгелек рухи кыйммәтләр: иман, гаилә, игелек, ихласлык хакында төшерде. Бу авыр көннәрдә Аллаһы Тәгаләгә догада булырга кирәк, изге Бәраәт кичәсенә чиста калеб һәм изге ниятләр белән аяк басыгыз! Әгәр сезнең күңелегез борчулар белән тулган булса — тынычлык һәм иминлек сорагыз; әгәр сез ризыгыгызның мул булуын телисез икән — аның артуын теләгез; әгәр сез авырыйсыз, рухи һәм физик көчнең кимүен тоясыз икән — Аллаһы Тәгаләдән саулык сорагыз.




«Шәгъбан ае уртасындагы төн җитү белән үк, аны гыйбадәттә үткәрегез, ә көндез ураза тотыгыз», — дип әйткән Пәйгамбәребез (сәлләллаһу галәйһи вә сәлләм). Көндәлек мәшәкатьләр ыгы-зыгысы белән без нәфел ураза, гыйбадәт һәм дога өчен вакыт һәм көч тапмаска мөмкинбез, әмма без гафләттә (ваемсызлыкта) булудан сакланырга, Аллаһы Тәгаләнең Бәраәт кичәсендә бирелгән бүләкләреннән файдаланып калырга ашыгырга тиеш! Алда бит мөбарәк Рамазан ае көтә», - диелә мөрәҗәгать текстында.


Фото: pixabay

Теги: Безнең мирас Яңалыклар

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру