Журнал «Безнең мирас»

Арча, Әтнә, Теләче хәзрәтләре мөфти hәм баш казый өчен тавыш бирделәр

Арча мөхтәсибәтендә өч район имамнары катнашында үткәрелгән җыелышта Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Җәлил хәзрәт Фазлыев кандидатуралары мөфти һәм баш казый вазыйфаларына тәкъдим ителде. Әлеге тәкъдимне Арча, Әтнә, Теләче хәзрәтләре хуплап чыкты, дип хәбәр итә Татарстан Җөмһүрияте мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте.



Мәгълүм булганча, Камил хәзрәт Сәмигуллинны мөфтилеккә бүгенгә көнгә кадәр Казанның Совет районы мөхтәсибәте, шулай ук Югары Ослан, Яшел Үзән, Бөгелмә, Кукмара һәм Саба, Балтач имамнары мөхтәсибәтләре тәкъдим иткән иде. Әлеге мөхтәсибәтләрдә уздырылган җыелышларда кандидатларга каршы чыгучылар булмады.


Хәзерге вакытта Татарстан мөфтие вазыйфасына кандидатлар тәкъдим итү бара. 13 гыйнвардан башлап 13 февральгә кадәр алардан гаризалар кабул ителә. Кандидатлар мөхтәсибәтләр уздырган җыелышларда карала.


"Татар-информ"

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

"Мәдәни җомга" газетасының 30 еллык юбилееннан фоторепортаж


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру