Кыямәткә юл

Җан Шәрәф (лагерьдаш иптәшләре аны шулай дип йөртәләр иде) кулына бөгәрләнгән кәгазь кисәге алды. Күп гомер нервыларының соңгы чиккәчә киеренкелеге нәтиҗәсендә барлыкка килгән склероз, экзема һәм гомумталчыгу авырулары аны шундый хәлсезлеккә җиткергән иде ки, үзалдына куллары калтырый, күзаллары әлҗе-мөлҗе килә иде! Шунлыктан алдындагы кәгазь кисәгенә һәр хәрефне мең газап белән генә яза алды. «Минем үлемемдә беркемне дә гаепләмәгез, – дип язды ул. – Моңа бары тик төрмәләр, лагерьлар, эзәрлекләүләр нәтиҗәсендә сәламәтлегемнән, бердәнбер кызымнан, абыйларымнан, гаиләмнән һәм йорт-җиремнән мәхрүм иткән ежовщина гына гаепле»... Шушы юлларны язу Шәрәфнең бар хәлен алды. Карашлары билгесезлеккә төбәлде. Бу җәһәннәм афәтенә ничек эләгү турындагы әрнүле уйларга талды, еракта калган гомер юлларын күз алдына китерде.

Галимҗан Шәрәф
Галимҗан Шәрәф

...Тәтеш өязендәге Аксу авылы. Галимҗан (әтисе улына укымышлы җан булсын дип шундый исем кушкан) шунда яңа ел туар алдыннан – 1896 елның 29 декабрендә туган. Әтисе Шәрәфетдин Хөснетдин улы һәм әнисе Гайнелнәвал Нигъмәтулла кызы үзләре дә һәрвакыт аң-белемгә омтылучан, укырга яратучан кешеләр була, шуңа күрә улларына да белемгә омтылыш тәрбияләргә тырышалар. Галимҗан хәтерли әле: әтисе аны көн саен диярлек Әхмәтгәрәй абыйларына гәзит алып кайтырга җибәрә иде. Әхмәтгәрәй абыйсы авылда мөхтәрәм кеше, ул «Шура», «Йолдыз», «Кояш», «Вакыт», «Тәрҗеман» кебек гәзитләр алдыра һәм үзе укыганнан соң аларны теләгән кешегә биреп тора иде. Ун бала әтисе Шәрәфетдин, бик теләсә дә, ул кадәр гәзит-журналларны үзенә яздыра алмагандыр инде. Шулай да матбугатның ниләр язганы белән шул рәвешле танышып бара иде. Әхмәтгәрәй абыйсыннан алып кайткан гәзитләрне әнисе дә укый, кайчакта бергәләп кычкырып та укыйлар иде. Әлбәттә, бу шөгыль гаилә тәрбиясенә үзенең уңай йогынтысын ясамый калмагандыр, Галимҗанның да белемгә хирыслыгы, кулына төшкән һәр басма нәрсәне укырга һәвәслеге нәкъ шуннан башлангандыр, мөгаен.

Галимҗанның белем тавына беренче баскычлары әнә шулай өйдә, гаиләдә башлана. Инде укуның чын тәмен аңлый башлагач, әтисе аны абыйлары укып яткан Казандагы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә илтә. Үз заманы өчен алдынгылардан саналган бу мәдрәсәдә төрле-төрле дөньяви фәннәр, татар, гарәп, фарсы, госманлы, төрек телләре, Көнчыгыш халыклары мәдәнияте тарихы укытыла. Галимҗанга уку җиңел бирелә, бигрәк тә телләрне өйрәнү буенча. Аның лингвистикага һәм тарихны өйрәнүгә сәләтлелеге нәкъ шунда ачыклана да инде. Мәдрәсәнең икенче баскычын тәмамлагач, үзлегеннән әзерләнеп, Галимҗан Казанның икенче реаль училищесына укырга керә. Шул вакытларда ул инде шагыйрь буларак мәшһүрлеге киң таралган Габдулла Тукай белән якыннан аралаша башлый һәм аның җитәкчелегендә татар әдәбиятыннан беренче хрестоматия булган «Мәктәптә әдәбият дәресләре» дигән китап өстендә эшли. Китап 1912 елда басылып та чыга. Реаль училище укытучысы шагыйрь П. Радимов белән берлектә Г. Тукай әсәрләрен («Шүрәле», «Кәҗә белән Сарык әкияте» һ. б.) урысчага тәрҗемә итеп бастыруда катнаша.

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсе укытучылары һәм укучылары (1906 ел)
«Мөхәммәдия» мәдрәсәсе укытучылары һәм укучылары (1906 ел)

1915 елда реаль училищены тәмамлагач, Галимҗан Петроград тимер юл инженерлары институтына керә һәм анда 1917 елга кадәр укый. Әмма инженер белгечлеге аның күңелен канәгатьләндерә алмый, шуңа күрә ул биредә укыган вакытын университет профессорлары һәм академиклары, Шәрекъ тарихы белгечләре Бартольд, Тураев, Смирнов, Щерба, Платонов, Владимиров, Жуковский, Самойлович, Крачковский һәм башкаларның лекцияләрен тыңлауга файдалана. Күрәсең, әлеге галимнәрнең йогынтысы астындадыр, ул «Чыңгыз хан дәвере татар һәм башка халыкларның тарихы» дигән кулъязма өстендә эшли башлый.

Инженерлар институтында уку дәверендә Галимҗан «Татар учагы» дип аталган студентлар оешмасы төзи. Бу оешманың эшчәнлеге турында әлегә бик аз билгеле, әмма анда катнашучыларның исем-фамилияләрен санап чыгу гына да аның татар һәм Рәсәйнең башка мөселман халыклары милли-азатлык хәрәкәтендәге урыны, роле турында күзалларга мөмкинлек бирә. Галимҗан Шәрәфнең үз сүзләренә караганда, оешма әгъзалары арасында Ильяс Алкин, Җиһангир Алкин, Солтанбәк Мәмлиев, Кәрим Сәгыйтов, Габдулла белән Гани Абызовлар һәм башкалар була. Алар түгәрәк утырышларында Явыз Иванның колониаль сәясәте нәтиҗәсендә дәүләтчеллекләрен югалткан Рәсәй мөселманнарының милли-мәдәни үсеш планнарын тикшерәләр, кайбер татар зыялыларының пантюркизм һәм панисламизм белән мавыгуларын тәнкыйтьлиләр, мөселман халыклары мәдәниятенә кагылышлы башка мәсьәләләр буенча фикер алышалар. «Татар учагы» әгъзалары Казан, Саратов, Киев, Ростов (Дон буендагы) һәм башка шәһәрләрдәге фикердәшләре белән элемтәләр булдыралар. Аерым алганда, 1917 елның августында Дон өлкәсендә үткәрелгән мөселман эшчеләре съездында «Татар учагы» әгъзасы Гани Абызов та катнаша, анда Екатеринослав, Лозовая, Павловкадан килгән татар шахтерлары һәм аларның җитәкчесе Зәйнулла Булушов белән аралаша, Казандагы мөселманнар съездында катнашкан делегат Нурулла Бикашов докладын тыңлый. Гани Абызов Петроград студентлары исеменнән Киевтагы мөселман студентлары янында да була. «Татар учагы»ның икенче әгъзасы Солтанбәк Мәмлиев Уфа белән тыгыз элемтәдә тора.

Петроград тимер юл инженерлары институты
Петроград тимер юл инженерлары институты

Февраль революциясе, аннан Октябрь инкыйлабы бик күпләр белән бергә Г. Шәрәфнең дә язмышын кискен үзгәртеп җибәрә. Ул укуын ташларга мәҗбүр була һәм аны яңа вакыйгалар дулкыны үз эченә бөтереп ала.

Мәгълүм булганча, 1917 елның май аенда Мәскәүдә Бөтенрәсәй мөселманнарының беренче корылтае җыела. Анда 900 чамасы делегат катнаша. Делегатлар арасында мөселман зыялылары, хәрбиләре һәм руханилары вәкилләре була. Съездда Ә. Цаликов, Г. Ибраһимов, Г. Терегулов, Ф. Туктаров, Ә. Мөхетдинова, Г. Шәрәф, М. Бигиев, Г. Исхакый, А. Рәсүл-задә, 3. Вәлиди һ. б. катнаша. Корылтайда эшчеләр, крестьяннар, хатын-кызлар тормышы, милли мәдәният мәсьәләләре карала һәм алар буенча тиешле карарлар кабул ителә. Әлеге мәсьәләләрне тикшергәндә Галимҗан Шәрәф тә ялкынлы чыгышлар ясый. Корылтайда игътибар үзәгендә торган һәм күп бәхәсләр тудырган мәсьәлә – Рәсәйдә дәүләт төзелеше нинди булырга тиешлек хакында фикерләшү. Чөнки делегатлар милли төбәкләрдә миллият мәсьәләләренең ничек хәл ителәчәге бу проблеманың Рәсәйдә ничек хәл ителүенә бәйле булуын яхшы аңлыйлар. Корылтай, күпчелек тавыш белән, Рәсәйнең демократиягә нигезләнгән Федератив Республика булырга тиешлеге турында карар кабул итә. Бу мөселман сәясәтчеләренең милли мәсьәләнең нәзари һәм гамәли нигезләрен үзәктәге шовинистлык тарафдарларына караганда тирәнрәк аңлауларын күрсәтә, чөнки бу чакта большевиклар партиясе һәм В. И. Ленин үзе дә бөтен тырышлыкларын унитар дәүләтне саклап калуга куялар. Галимҗан Шәрәф корылтайда ясаган докладында татарлар өчен «туфраклы мөхтәрият» (территориальная автономия) кулай булачагына басым ясый. Аның бу фикерен Ф. Кәримов белән Ф. Туктаровлар да хуплыйлар. Корылтай соңында мөселман халыкларының иҗтимагый-сәяси эшчәнлекләре белән идарә итү һәм Вакытлы хөкүмәт белән элемтәдә тору өчен башкарма орган сайлана, ул Бөтенрәсәй Мөселман комитеты дип атала.

Июль аенда да Казанда сәяси тормыш кайнап тора: бер үк вакытта диярлек өч съезд – Рәсәй мөселман хәрбиләре, татар укытучылары һәм мөселман руханилары корылтайлары үткәрелә. Аларның һәркайсының игътибар үзәгендә мөселман халыкларының милли-дәүләтчел төзелешләре мәсьәләсе тора. Галимҗан Шәрәф, Татарстанның мөстәкыйль дәүләтчеллеге тарафдары булса да, милли-мәдәни мөхтәрият (әгәр ул туфраклы, ягъни территориаль булса) ихтималыннан да баш тартмый. Шуңа күрә дә аны милли мәдәни мөхтәриятне гамәлгә ашыру эшен башкарырга тиешле һәйәт составына сайлыйлар. Бу һәйәтнең әгъзалары итеп И. Әхтәмов, Ә. Мөхетдинова, Ф. Кәримов, К. Кәрим һәм Н. Хәлфиннәр дә сайлана.

Нәҗип Хәлфин
Нәҗип Хәлфин

Октябрь инкыйлабыннан соң Уфада, 1917 елның 22 ноябрендә Милли мәҗлес сессиясе эшли башлый. Анда килгән 96 депутат арасында Г. Шәрәф тә була. Сессия президиумының рәисе итеп Дәүләт Думасы әгъзасы Садри Максуди, сәркәтибе итеп Габдрахман Фәхретдин раслана. Милли Мәҗлес 1918 елның 20 февраленә кадәр эшли. Аның эшчәнлегенең бөекмәмләкәтчеләр теләмәгән юлга кереп китү ихтималын абайлаган Рәсәй Халык Комиссарлары Советы (Совнарком) шушы көннәрдә үзенең мәгълүм «Бөтен Шәрекънең һәм Рәсәйнең мөселман хезмәт ияләренә Мөрәжәгать»ен кабул итә. Мөрәҗәгатьтә: мөселман хезмәт ияләре үз тормышларын бернинди ирексезләүләрсез үзләре теләгәнчә төзи алалар, үз диннәрен тотарга хокуклылар, бу хокуклары инкыйлабның, Советларның бөтен көче белән сакланачак, диелә. Әлбәттә, бу низамнамәнең (документның) Милли Мәҗлес депутатларына тәэсире зур була. Һәр милләткә үз тормышын үзе теләгәнчә корырга ирек бирү вәгъдә ителгәч, Мәҗлес депутатлары арасында милли-дәүләтчел төзелеш мәсьәләсенең беренче урынга чыгуы һич тә гаҗәпләнерлек түгел. Бу юнәлештә тәүге адым буларак «Идел-Урал штатлары»н төзү игълан ителә. Моңа ирешү өчен «туфракчылар» фракциясе әгъзасы Г. Шәрәф тә шактый көч куя. Ул фракция исеменнән «туфраклы мөхтәрият» хакында махсус доклад белән чыгыш ясый, булачак җөмһүриятнең атамасын «Идел-Урал» дип расларга тәкъдим итә, җөмһүрият мәйданының планын һәм харитасын төзи. Әлбәттә, бу мәсьәлә шома гына узмый, ике фракция – «төрекчеләр» һәм «туфракчылар» арасында кискен көрәш бара. Соңгылары сафында Г. Шәрәф тә була. Шунысын да әйтү кирәктер: большевиклар, сул эсерлар, гомумән, суллар фракциясе «туфракчылар» ягыннан чыгыш ясыйлар. Ниһаять, алар тәкъдиме өстенлек ала. «Идел-Урал штатлары»н гамәлгә ашыру буенча Галимҗан Шәрәф рәислегендә махсус һәйәт төзелә, аның составына Галимҗан Ибраһимов, Ильяс Алкин, Сәләх Атнагулов, Фатих Сәйфи, Сәет Енгалычев, Нәҗип Хәлфин һәм Фатих Мөхәммәдьяровлар керә. Аларның барысы да җәмгыяви бертигезлелек буенча сайланучы Советлар нигезендә мөстәкыйль Жөмһүрият төзү тарафдарлары булалар.

«Идел-Урал штатлары»н төзү һәйәте Казанга күчкәч, аның рәисе итеп И. Алкин раслана, ә Г. Шәрәф аның урынбасары итеп тәсдыйклана. Соңгы айларда аның милли-дәүләтчел төзелеш турындагы фикерләре Милли Мәҗлестә ясаган докладындагыга караганда беркадәр үзгәрәләр. Беренчедән, ул «Идел-Урал штатлары»н федерация составындагы мөхтәриятле җөмһүрият итеп төзергә тәкъдим итә. Икенчедән, хакимият органнары Советлар системасы буенча сайланырга тиешләр, ди. Өченчедән, һәр Советның халыкның милли нисбәтен искә алып сайлануын яклый.

Кызу бәхәсләрдән соң күпчелек тавыш белән бу тәкъдим кабул ителә. Әмма Г. Шәрәфнең элекке тарафдарлары аның фикерләре шулай үзгәрүне кабул итмиләр һәм Казан белән Уфа матбугатында Галимҗан Шәрәфкә «гомумхалык сайлаган жыелыш карарларын бозганы өчен» шелтә белдерелү турында хәбәрләр басыла. Шулай да бу вакыйганы Г. Шәрәфнең «Идел-Урал штатлары»ннан ваз кичүе дип бәяләү дөрес булмас иде; ул, акыллы сәясәтче буларак, Мәҗлестә кабул ителгән карарга вазгыятьнең үзгәрүенә бинаән кайбер үзгәртүләр кертү зарурилыгын аңлап эш иткәндер, күрәсең.

«Идел-Урал штатлары»ның барлыкка килү ихтималы Рәсәй җитәкчеләренең планнарына һич кенә дә сыеша алмый. Шуңадыр күрәсең, 1918 елның 22 мартында Рәсәйнең Милләтләр эше буенча Халык Комиссариаты «Татар-Башкорт Республикасын төзү турында декрет кабул итә. Комиссариат җитәкчесе И. Сталин, бу декретны кабул итеп, түбәндәге максатны күздә тоткандыр, мөгаен: «буржуаз милләтчеләр»гә һәм гомумән «суллык» тарафдарларына, ягъни «туфракчылар» төркеменә һушсызландырырлык сугып алырга, аларны милли эшләрне нык үзәкләштерүгә каршы юнәлтелгән уй-фикерләреннән ваз кичтерергә. Тиздән Галимҗан Ибраһимов белән Галимҗан Шәрәфнең һәм аларның тарафдарларының «буржуаз милләтчеләр» дип бәян ителүләре бу фаразны тулысынча раслый кебек. Моның шулай булуына ышандырырлык тагын бер дәлил бар. «Татар-Башкорт Республикасы» турындагы декретны игълан итәр алдыннан И. Сталин Г. Шәрәфне телеграфка чакыра һәм «Идел-Урал штатлары» мәсьәләсе белән кызыксына. Галимҗан Шәрәф телеграф аша «Идел-Урал штатлары», аның мәйданы һәм чикләре турында тәфсилле аңлатма бирә. Менә шушы сөйләшүдән соң ике көн үтүгә комиссариатның «Татар-Башкорт Совет Республикасы» турындагы декреты игълан ителә. Шуннан соң «Идел-Урал штатлары» һәйәтенең эше туктатыла, ә апрель ае башларында Г. Шәрәфне Мәскәүгә чакырып алалар. Чакырылучылар арасында 3. Вәлиди, С. Покровский һәм башкалар була.

Мулланур Вахитов
Мулланур Вахитов

Бу махсус киңәшмәгә М. Вахитов белән М. Солтангалиев җитәкчелек итәләр. Киңәшмә эшендә алда искә алынган һәйәт әгъзаларыннан һәм Г. Шәрәфтән тыш, С. Атнагулов, Башкортостаннан Вакытлы революцион Совет вәкиле Ф. Солтанбеков h. б. катнашалар. Киңәшмәдә «Идел-Урал штатлары» турында зур доклад белән Г. Шәрәф чыгыш ясый. Ул үз фикерләрен дәлилләү өчен бик күп фактлар, статистик мәгълүматлар китерә. Киңәшмәдә аның төп фикерләрен хуплагандай булалар, әмма озакламый, үзәктәге бөекмәмләкәтчел шовинистларның басымы астында, башкорт, чуваш, мари, мордва вәкилләре үзләренең фикерләрен капма-каршы якка үзгәртәләр: «Идел-Урал штатларына гына түгел, «Татар-Башкорт Совет Республикасына да каршы чыгалар. Имештер, бу милләтләрнең бертигезлегенә хилафлык итәчәк. Г. Шәрәф үз фикерләрен якларга никадәр генә тырышса да, уңышка ирешә алмый, әйтерсең лә әле күптән түгел генә фикердәшләре булган кешеләрне үзгәртеп куйганнар. Әлбәттә, бу «үзгәрештә Милләтләр эше буенча Халык Комиссариаты җитәкчеләренең (беренче чиратта И. Сталинның) һәм В. И. Ленинның да турыдан-туры катнашулары бәхәссез дип расларга нигез бар.

 

***

 

Татарстан Җөмһүрияте әнә шулай озак «маташулар»дан, сәяси алдашулардан соң гына оеша алды. Татарның төрле губерналарда чәчелеп яшәве дә эшне авырлаштырды, чөнки аларның берсендә дә диярлек татарлар күпчелекне ташкил итмиләр һәм шунлыктан мөхтәрият төзүгә нигез була алмыйлар иде. Бу мәсьәләне гадел хәл итү губерналар чикләрен генә түгел, ә бәлки өяз һәм олыс (волость) чикләрен дә халкының милли составына нисбәтән үзгәртү таләп ителә иде. Моның өчен исә җирле идарә тәшкиләтләрендәге һәм Мәскәүдәге архив васикаларын (документларын) вә материалларын өйрәнеп эш итү кирәк иде. Бөекмәмләкәтчел Үзәк исә бу мәшәкатьләргә баруны артык һәм кирәкмәс эш итеп саный иде.

Булачак Татарстан Җөмһүриятенең мәйданнарын һәм чикләрен билгеләү дәверендә Галимҗан Шәрәфкә Милләтләр эше буенча Халык Комиссариаты җитәкчесе И. Сталин белән еш очрашырга һәм күп мәсьәләләрне бергәләп хәл итәргә туры килә. Ул үзе бу турыда болай искә ала: «В. И. Ленин һәм М. И. Калинин имзасы белән декрет (ТАССРны төзү турында. – Р. В.) игълан ителгәнгә кадәр Сталин комиссия эшендә башыннан алып ахырына кадәр бик актив катнашты. Безнең тарафтан якынча сызылган чикләр, аерым җентекләп эшләнгән кисәкләр, сәнагатне, авыл хуҗалыгын өйрәнү материаллары, теге йә бу төбәкнең халык составы, теге яки бу үзәккә тартымлык, мәйданый-административ төзелеш һәм шуларга охшаш башка әзерлек материаллары – барысы да Сталинга җиткерелә, ә ул аларны үзендә калдыра да икенче утырышта үз төзәтмәләре белән кире кайтара иде» (Тарих, тел, әдәбият институтының кулъязмалар һәм текстлар бүлеге. 20 ф., 1 тасв., 188 саклау берәмлеге, 36 бит).

Нәтиҗәдә, «Идел-Урал штатлары» төзеләсе төбәктә 1920 ел урталарына өч административ беремлек – Кече Башкортостан Жөмһүрияте, Татарстан Жөмһүрияте һәм Уфа губернасы барлыкка килә. Беренче төзелгән план буенча Уфа, Бирск шәһәрләре һәм Бәләбәй өязе Татарстанга кертелергә тиеш була. Үз вакытында моңа хәтта Зәки Вәлиди дә каршы килмәгән. Әмма Татарстанның болай «зураюы» үзәкнең максатларына һич тә туры килми. Аларның асыл нияте: Уфа белән Казанны Татарстан Җөмһүриятенә кертмәскә! «Саллы» дәлилләре дә бар: Казанны Татарстанга кертсәң, аның фән үзәге буларак әһәмияте югалачак, янәсе. Мондый карашны университетка оялаган шовинистлар аеруча хуплыйлар. Бөтенрәсәй Үзәк Башкарма Комитеты аларны «тынычландырыр» өчен Казан университетының үзәккә буйсынулы булуы турында махсус карар чыгара.

Казан губернасы башкарма комитетының бер төркем бөекмәмләкәтчел шовинистлык тарафдарлары, Татарстан Җөмһүриятен төзүнең урынсызлыгын дәгъвалап, хәтта Сталин белән Ленинга кадәр барып җитәләр. Бу ачыктан-ачык шовинистлык гамәле хәтта ВКП(б) Үзәк Комитетында һәм Халык Комиссарлары Советында да яклау тапмый: Татарстан Жөмһүрияте төзелә һәм Казан аның башкаласы итеп тәсдыйклана. Уфа губернасының язмышы референдум юлы белән хәл ителергә тиеш була. Ләкин соңыннан, 1922 елда, Уфа шәһәре һәм губернасы Үзәкнең астыртын декреты белән «Кече Башкортостан»га кушыла. Нәтиҗәдә, шундый юл белән барлыкка килгән «Олы Башкортостан»да, анда яшәүче күпчелек булган татарларның мәнфәгатьләрен искә алмау сәбәпле, киләчәктә ике тугандаш халык арасында милли киеренкелек тудыру өчен нигез салып калдырыла. Бүгенге көндәге Башкортостандагы татар-башкорт мөнәсәбәтләрендәге әледән-әле кабынып киткән аңлашылмаучылыклар моның нәкъ менә шулай булганлыгын бик ачык дәлилли. Ике игезәк халыкны бүлгәләү юлы белән шулай дошманлаштыру, әлбәттә, шовинистлар тарафыннан нык уйлап гамәлгә ашырылган хәйләкәр сәясәт иде. Әмма тарихның кире каккысыз үз кануннары бар. Тугандаш ике халык һичшиксез үзара аңлашыр һәм, вакыты житкәч, куәтле бер Җөмһүрияткә берләшеп яши башлар. Ул бәлки «Идел-Урал штатлары», яисә мөстәкыйль яки конфедератив «Татар-Башкорт дәүләте» булыр. Моның шулай булачагына шикләнмәскә мөмкин.

Югарыда әйтелгәннәрдән аңлашылганча, И. Сталин милли мәсьәләләрне хәл итүдә үзенең падишаһлык заманнарыннан калган «Бүлгәлә дә хакимлек ит!» шигаренә нигезләнгән бөекмәмләкәтчел сәясәтен үҗәтлек белән гамәлгә ашыра. Ул, Идел-Урал төбәгендә элек-электән бергә гомер иткән, дустанә яшәгән тугандаш халыкларны «социалистик жемһүриятләр»га бүлгәләп, киләчәктә алар арасында дошманлык хисләре уяту жирлеген хәстәрләү өлкәсендә бик тырышып эшли. Азатлык, бәйсезлек вәгъдә ителгән халыкларның ирекләре җепкә тагылган курчакларның мөстәкыйльлегенә кадәр төшерелде: җөмһүриятләр, мөхтәриятләр вак кына мәсьәләләр буенча да бары тик үзәктән генә идарә ителә башладылар, ягъни Сталинның «автономияләштеру» проекты әшәке вариантында гамәлгә ашырылды. Белмим, Сталин һәм аның кул астында калган большевиклар партиясе җитәкчелеге бу гамәлләренең гаделсезлеген, ә гаделсезлек нигезенә корылган «СССР»ның барыбер жимереләчәген үзләре аңлаганнардырмы, юктырмы, әмма бүген СССРның таркалу сәбәпләренең иң мөһиме нәкъ менә шушы бөекмәмләкәтчелек сәясәте нәтиҗәсе икәнлеге бөтен фажигалелеге белән ачыкланды инде. Әйтик, ул елларда халыкларга үзләре теләгән мөстәкыйльлек тәэмин ителгән булса, аерым алганда, Идел-Урал төбәгендә башта уйланылган Җөмһүрият төзелгән булса, бүген сәяси хәлләр дә, икътисади тормыш та бүтәнрәк юл белән барыр иде, мөгаен: «Идел-Урал штатлары» яки «Татар-Башкорт җөмһүрияте» мөшкел хәлдә калган Рәсәйгә һичшиксез дустанә ярдәм кулы сузар иде. Юк шул, һаман да бөекмәмләкәтчел көчләр тарихтан сабак алырга теләмиләр. Эчке ыштансыз да калган Рәсәй һаман да «бердәм һәм бүленмәс» империя дип лаф ора һәм тырыша-тырыша үзе утырган ботакны кисүен дәвам иттерә. Әмма тарих бернигә дә, беркемгә дә карамый үз юлыннан бара бирә, бу очракта да гаделсезлектән гарык булганын күрсәтми калмас. Борынгы хәкимнәр дөрес әйткәннәр: бөркетләр күк киңлекләрен иңли, сукыр тычканнар кояштан кача-кача җир астында туфрак казый. Моны күрмәү-аңламау – сукырлык ич, хәтта тинтәклек дияр идем мин. Аңлыйсы иде инде: гаделсезлек юк җирдә тынычлык юк, тынычлыгы булмаган җәмгыятьнең киләчәге юк.

Татар халкының күп гасырлар өметләнгән дәүләтчелеген торгызу теләге җимерелә барганын күреп-белеп изаланган Г. Шәрәфнең башына да шундый уйлар, хафалы фикерләр килгәндер, мөгаен. Моны төп-төгәл генә расларга әлегә материаллар булмаса да, аның кыркып-йолкып үзәк тарафыннан әүмәләштерелгән Татарстан автономиясе белән риза була алмавына шикләнмәскә мөмкин. Моны раслау өчен аның «Идел-Урал штатлары»н, ә аннан Татар-Башкорт җөмһүриятен төзүне гамәлгә ашыру өчен куйган тырышлыкларын, бу эш белән җитәкчелек итү өчен төзелгән һәйәтнең рәисе буларак башкарган эшләрен генә искә төшерү дә җитә.

Рәмзи Вәлиев
Рәмзи Вәлиев​​​​

«Мирас». – 1993. – №12. – Б.79-83.

 

Әлеге язма «Мирас» журналының туксанынчы елларда чыккан санында басылган. Мәкалә авторының фикере редакция фикере белән туры килмәскә дә мөмкин.

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи