Татар төбәкчеләре җәмгыяте рәисе, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Альберт Борһанов җитәкчелегендә 2023 елда оештырылган IX Евразия форумының икенче этабы Оренбург өлкәсендә узган иде.
Ул вакытта минем өчен бу яклардагы Татар Каргалысы авылына бару бигрәк тә үзенчәлекле булды, чөнки әлеге авылга 1745 елда Байлар Сабасы сәүдәгәре Сәгыйть Хәялин нигез салган. Ул, Сабадан һәм Казан губернасының башка авылларыннан үзе белән 173 гаиләне ияртеп, Оренбургтан 18 чакрымнар ераклыкта булган Сакмар елгасы буена барып төпләнә. Ул вакытта патша хөкүмәтенә, Урта Азия белән сәүдә мөнәсәбәтләрен җайга салу өчен, яңа гына төзелгән Оренбург шәһәреннән ерак булмаган урында татар сәүдәгәрләре яши торган авыл кирәк була.
1748 елда үткәрелгән халык санын исәпкә алу исемлегендә сәүдәгәр катлавына караган 996 мөселман ир-ат (хатын-кызларны исәпләмәгәннәр) яшәгән 173 хуҗалык (труба, ягъни морҗа саны) бар дип күрсәтелә. Исемлеккә күз салыйк: 3 нче йортта 52 яшендәге С.Хәялин, уллары Габделкәрим (32 яшьтә), Гәбдерәшит (28 яшьтә), Ваһап (23,5 яшьтә), Ибраһим (7 яшьтә), Хәсән (3,5 яшьтә ) һәм берничә хезмәткәр – Байлар Сабасыннан. 42 нче йортта – 43 яшьлек Габделкәрим. Ул Каргалы мәчетенә нигез сала. Безнең районның Олы Шыңар, Кече Шыңар, Иске Саба (Туктар), Тенеки, Сәрдә, Олы Икшермә, Олы Кибәче, Чулпыч, Борынчы (Сатышның элекеге исеме), Ашамшаех (Тимершык булырга тиеш) авылларыннан да Каргалыга күчеп китүчеләр булган (аларның исем-фамилияләре билгеле).
Казан төбәгеннән күчкән якташларыбыз сәүдә юлын ачып җибәрә. Хивага, Казакъ урдаларына, Ташкент, Бохара якларына сәүдә белән чыгу гадәти хәлгә әйләнә. 1751 елда биредән татар сәүдә кәрваны ерак Һиндстанга юнәлә. Сәгыйть бистәсе ярты гасыр эчендә татарның зур мәдәни үзәгенә әйләнә. Авыл үзәгендә зур Гостиный двор була. Урта Азиядән кәрваннар, Оренбургны узып, туры бирегә сату итәргә киләләр.
Сәгыйть Хәялин тарафыннан ныклы нигез салынган Татар Каргалысы үсүен дәвам иткән. 1897 елда Каргалыда 13 мең кеше яши. Халык, күбесенчә, һөнәрчелек белән шөгыльләнә. Авылда 20 җитештерү үзәге, 20 тегермән була. 1917 елда халык саны 17 меңгә җитә. Шунысы куанычлы: бу татар авылы бүген дә үсештә, ел саен 20-30 яңа йорт төзелә икән. Бүген җирлектә 5300 чамасы кеше яши, 1300 ләп хуҗалык, мәктәптә 800 дән артык бала белем ала. Өч мәчет эшләп килә.
«Татарстан – Яңа гасыр» телеканалының Оренбург өлкәсендәге үз хәбәрчесе шушы авылда яши. Журналист, Татарстанның матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр атказанган хезмәткәре Фирүзә Әпсәләмова өлкәдәге яңалыкларны бөтен татар дөньясына җиткерә. Аның белән дә күрешеп сөйләштек.
Сәгыйть Хәялин эзләре буйлап
IX Евразия форумының минем өчен тагын бер әһәмиятле ягы – хатыным Рәмзиянең сигезенче буын туганнары, Сәгыйть Хәялинның турыдан-туры нәсел дәвамчылары – Равил һәм Рафаэль Хәялиннар белән танышу булды. Аннан соң алар белән гел хәбәрләшеп яшәдек. Ниһаять, август ае башында, 281 елдан соң, Байлар Сабасы һәм Татар Каргалысы ягыннан Сәгыйть Хәялинның нәсел дәвамчылары очрашып, туганлык җепләрен яңарттык. Казаннан кичке сәгать сигездә кузгалып, 800 километр юл үтеп, иртән Татар Каргалысы авылына килеп төштек. Безне Равилнең кунакчыл гаиләсе – хатыны Халидә, кызы Эльвира, оныгы Марат ачык йөз белән каршы алды. Өстәлгә куелган шул якның нигъмәтләре белән сыйланып, бераз ял итеп алганнан соң, Эльвира машинасында бистә белән танышу өчен юлга кузгалдык. Беренче тукталышта иске зиратта булдык. Аның күп өлеше табигый ак таш белән әйләндереп алынган. Ул гасырлар дәвамында җимерелмичә сакланган. Биредә кабер өсләренә ташлар утыртылган, алар чардуган белән әйләндерелмәгән, агач утыртылмаган.
Сәгыйть Хәялинның кабер ташына «Сабалы Котлымөхәммәт улы Гаетнең улы Сәгыйть Хәялин (1695-1758)», астарак «Каргалыга нигез салучы», дип язылган. Гаиләсенең төрбәсе кызгылт табигый таш белән әйләндереп алынган. Байлар Сабасы авылыннан, бабалары яшәгән нигездән алып килгән туган ягы туфрагын каберенә салдык.
Зират янындагы бераз калку урыннан авылның матурлыгына хозурландык. Ул Сакмар һәм Каргалы елгалары кисешкән урында урнашкан. Авылның исеме дә Каргалы елгасы белән бәйле. Авыл өч өлешкә бүленә икән. Сакмар суы буендагы җирне – Сакмар очы, Каргалы суы буендагыларны – Каргалы очы, ә соңрак төзелгәнен Дунай ягы дип атаганнар.
Аннан Сакмар елгасы буена төштек. Киңлеге урыны белән 80 метрга җитә, тирәнлеге – 5 метрга. Татар Каргалысы бу елга буйлап якынча биш километрга сузылган.
Төшке аштан соң бистә белән танышуны дәвам итеп, Каргалы елгасы аша салынган күпердә тукталыш ясап, яңа төзелеп килүче урамнарын әйләнеп, авылның үзәк өлешенә юнәлдек. Бүгенге көндә Татар Каргалысында тарихи биналар шактый сакланган. Шуларның берсе – 1811-1814 елларда II гильдия сәүдәгәрләр акчасына салынган Сәүдә рәтләре. Заманында анда 17 таштан һәм 28 агачтан эшләнгән сатуалу урыны булган. Шунысы куанычлы: бу сәүдә рәтләрен киләчәк буыннарга саклап калу өчен эш башланган.
Икенчесе – 1749 елда төзелгән Кушманара мәчете. Аны төзекләндерү эшләре төгәлләнгән. Без мәчет белән танышып чыктык, зур эшләр башкарылган.
Өченчесе – Сәгыйть Хәялин яшәгән йорт. Кызганычка, ул вакытта кызыл табигый комташтан төзелгән өч катлы йортның беренче катының бераз өлеше генә сакланган. Ул түбә астына алынган. Нәсел дәвамчыларының сөйләве буенча, бина үз заманында өч катлы итеп корылган булган. Аның аскы өлешләре кызыл төстәге ком катыш табигый таштан, өченче каты бүрәнәдән салынган. 1881 елда йортның агачтан төзелгән өлеше яна, аннары икенче каты да җимерелә.
Искиткеч тәэсирләр алып кайттык
Сәгыйть Хәялинның Сабада яшәгән вакытына кагылышлы документ белән танышып китик. Ул Сабада яшәүче Гомәров Равил абыйның Равил Хәялинга җибәргән 1716 елдагы Ревизская сказка документыннан өзек.
«В деревне Маметеве пустоши в вершине речки Сабы по переписьным книгам 710-711 (1710-1711) годов написано 26 дворов... а по переписи сего 716 (1716) году на лицо жилых дворов...»
«… 26-й двор Аитко Кулмаметов 54 лет, у него жена Гулберка Чыпева 58, сын Сеитко 20, дочь Бекзянка 11, у Сеитко жена Кубезячка Маметева…»
Бу 20 яшьлек Сеитко – безнең Сәгыйть бабай!
Миңа бу язманы Равил Хәялин 2025 елда почта аша җибәргән иде.
Бу документта безнең өчен тагын бер кыйммәтле мәгълүмат: 1710-1711 елларда Сабада 26 двор булган.
Равилнең абыйсы Рафаэль – танылган кинооператор, 1974-1991 елларда илнең төп яңалыклар программасы «Время»ның Оренбургтагы корпункты корреспонденты булып эшли. Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре Рафаэль Хәялинның йортына килгәндә көн кичке якка авышкан иде инде. Ул да безгә шушы данлыклы нәсел турында күп нәрсә сөйләде. Гомумән, Рафаэль һәм Равил Хәялиннар ерак бабалары турында буыннан-буынга сөйләнеп килгән истәлекләрне хәтерләрендә саклый, бик рәхәтләнеп уртаклаша. Балалары, оныкларына сөйлиләр. Без дә, 281 елдан соң Сәгыйть Хәялин эзләре буенча йөреп, авылның тарихи урыннары турында күп мәгълүмат туплап, ерак туганнар белән җылы очрашудан искиткеч тәэсирләр алып кайттык.
Әле шушы көннәрдә генә танылган якташыбыз истәлегенә Саба районы туган якны өйрәнү музеенда экспозиция ачылды.
2027 елда Бөтенроссия авыл Сабан туе Оренбург өлкәсенең Сакмар районы Татар Каргалысы авылында узачак. Сабан туе кысаларында заманында Россиянең Урта Азия белән сәүдә мөнәсәбәтләрен җайга салуга үзеннән зур өлеш керткән Саба сәүдәгәре Сәгыйть Хәялинның исемен мәңгеләштерү максатында, Татар Каргалысында ул яшәгән йорт стенасына истәлек тактасы куелса, бюсты авыл уртасына урнаштырылса, туган ягы Байлар Сабасы бистәсендә төзелеп килүче яңа урамнарның берсенә аның исеме бирелсә, якташлары, авылдашлары, бөтен татар дөньясы өчен мөһим вакыйга булыр иде.
Илдар САФИН, Татарстанның атказанган укытучысы, төбәк тарихын өйрәнүче, хосусый музей җитәкчесе.
- «Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала