Хәтер сандыгы Уку өчен 1 минут

Татарга Туфан кирәк

Теләсә кайсы җәмгыятьнең үсешен тәэмин итәр өчен, халыкны әйдәп баручы кешеләр кирәк. Шул җәһәттән милләт тә искәрмә түгел. Гомер-гомергә кешеләргә юнәлеш бирүче әйдәманнар, татар милләтен замананың катлаулыгына карамыйча, алга таба тартып барган. Билгеле, әлеге вазифаны үз дәүләте булган халыкларда ил башлыклары үтәсә, татарларга килгәндә, соңгы 300 ел чамасы бу рольне байлар яисә зыялылар уйнаган. Хәзерге вакытта, XXI гасырның беренче чирегендә исә милләтегезне алга таба тарта алырлык, дөрес юнәлеш бирә алырлык лидерларыбыз юк дигән фикерне дә еш ишетергә туры килә. Заманында безнең Гаяз Исхакый, Галимҗан Ибраһимов, Гомәр Бәширов, Туфан Миңнуллиннарыбыз булган. Алар үзләренең кыйммәтле иҗатлары белән халкыбызның күңелен агарткан, һәрчак биеклеккә омтылырга өйрәткән, җәмәгать эшлеклеләре буларак, милләтнең аһ-зарына колак салып, аңа кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырышкан. Гомумән алганда, иҗат итүне дә, кешеләргә ярдәмгә килүне дә намус эше санаганнар. Туфан аганың бу хакта әйткән сүзе дә уйландыра: «Халыкка хезмәт итәргә кирәк дигән сүздә алдашу бар. Кешегә ярдәм итәргә кирәк». («Тормышым-булмышым» китабыннан).

Туфан Миңнуллин
Туфан Миңнуллин

Мәшһүр француз язучысы Виктор Гюгоның иң билгеле гыйбарәсе, татар теленә тәрҗемә итсәк, болай яңгырый: «Хис-тойгыларның биеклеге фикер тирәнлегенә турыдан-туры бәйле. Йөрәк һәм акыл – бизмәннең ике касәсе ул. Фикерегез тирәнрәк булган саен, йөрәгегез күккә югарырак күтәреләчәк». Минемчә, әлеге сүзләр барлык иҗат әһелләренә туры киләр, ләкин Туфан агага бу билгеләмә аеруча хас кебек. Һәрдаим гыйлем туплап яшәгән шәхес кенә югары дәрәҗәдәге сәнгать әсәрләре тудыра ала. Мәскәүдә М.С.Щепкин исемендәге театр училищесында бергә укыган шәрикләре истәлекләреннән дә Туфан Миңнуллинның гыйлемгә омтылганнан беләбез...

Күптән түгел Татарстан китап нәшриятында Туфан Миңнуллинның «Минһаҗ маҗаралары» әсәре рус теленә аударылып, китап рәвешендә дөнья күрде. Тәрҗемәне Туфан аганың кызы Әлфия Миңнуллина-Юнысова башкарып чыккан. Иң әүвәл сүзне тәрҗемәченең осталыгына сокланудан башлыйсы килә. Әлфия ханым эшне искиткеч төгәл башкарып чыккан. Дөресен генә әйткәндә, уку барышында, мин китапның башка телдә язылганын онытып, әсәргә баш-аягым белән чумып, аны бер утыруда тулысынча укып чыктым. Минһаҗның сөйләмен рус телендә бирү җиңел булмагадыр, шәт.

Әсәрнең эчтәлегенә килгәндә, ул Россиянең XX гасыр тарихы белән кызыксынган, аның белән таныш булган һәркемгә кызыклы булачак. Беренче карашка Минһаҗ карт гади авыл агае булып күренсә дә, уку барышында бер фикерне гел башта тотарга кирәк: Минһаҗ авызына Туфан Миңнуллин үзенең фикерләрен, күзәтүләрен дә сала. Биредә төрле-төрле тарихи шәхесләргә татар агае тарафыннан бирелгән билгеләмәләр белән танышып була. Икенче Николай, Ленин, Колчак, Троцкий, Жуков, Гитлер, Сталин, Хрущёв, Брежнев, Горбачев, Ельцин, Чубайс – Минһаҗ агай тарафыннан бәяләнгән кешеләр. Алай гына да түгел, алар аның белән хәтта киңәш-табыш та итәләр.

Күңелемә май булып яткан тагын бер әйбер – Туфан Миңнуллинның әсәр буенча чәчелгән гыйбарәләре, нечкә күзәтүләре. Аларны аңлар өчен, укучы күпмедер дәрәҗәдә тарихны белергә тиеш. Шундый җәүһәрләргә тап булгач, Туфан аганың тел төбен аңлагач, үзеңне бер башка үсеп киткәндәй хис итәсең.

Кыскасы, китапны укып чыккач, мин аны үземнең рус телле дусларыма укып чыгарга тәкъдим иттем. Бу да, минемчә, яхшы китапны бәяләргә ярдәм итә торган дәлил була аладыр.

Китапны баштан ахырына кадәр укып чыккач, аның авторы белән әңгәмә кору теләге туды. Туфан аганың зирәклеген, эрудициясен әңгәмә барышында тоясым килде. Кызганыч, бу чынга ашмаслык бер хыял булып кала…

 

«Мәдәни җомга». – 2025. – №22 (22.08.2025).

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи