Камил кешеләр турында беренче очрашуда ук ниндидер фикер чыгара иде. Бу гадәт аңа егерме елдан артык бизнес белән шөгыльләнгәндә үзе дә сизмәстән кереп калган.
Кем күп сөйләшә – нәрсәдер яшерә. Кем артык тыйнак – бәлки, иң исәп белән эш итүчән кешедер.
Камил үзе бу кагыйдәләрнең берсенә дә тулысынча ышанмый иде. Кешене аңлап бетереп булмый.
Аңа илле яшь туларга санаулы ел калган. Аның тормышында барысы да бар кебек: гаиләсе, балалары, зур өе, компаниясе, акчасы, исеме. Ләкин кайвакыт ул үзенә бер генә сорау бирә иде: «Миңа тагын нәрсә кирәк?» Башка җавап килми.
Яшь белгечләр өчен стажировка программасына ул гадәттә бармый иде. Бу юлы нигәдер барырга булды. Бәлки, өйдәге тынлыктан арыгандыр. Соңгы вакытта хатыны белән сөйләшүләре дә дежур сүзләрдән артмый башлады.
Залга кергәндә яшьләр җыелган, урнашкан иде. Камил сүзен кыска тотты:
– Диплом белән генә яхшы белгеч булып булмый. Эшләргә өйрәнергә кирәк. Үзегезгә ышанмасагыз да була, ләкин эшегезгә ышаныгыз.
Бер кыз кул күтәрде:
– Сорау бирергә ярыймы?
– Бирегез.
– Әгәр кеше эшен яхшы эшли, ләкин җитәкчегә ошамый икән?
Камил кызга карады.
– Исемегез ничек?
– Зифа.
– Сез җитәкчегә ошарга дип килдегезме?
– Юк.
– Алайса нәрсәгә борчыласыз?
Зифа елмайды.
– Борчылмыйм. Беләсем килә. Камил дә елмайды.
– Алайса эшегезне яхшы эшләгез. Шул җитә.
Кыз урынына утырды. Җитәкченең дорфалыгына шаккатты ул.
Камил дә аның исемен истә калдырды. Нигә икәнен үзе дә белмәде.
Зифа компаниядә калды.
Ул акыллы, туры сүзле һәм үз эшенә җитди карый иде. Аңламаган җирендә сорау бирә, кирәк булса, җитәкченең фикере белән дә бәхәсләшә. Беркөн ул Камил кабинетына кереп, аның кушкан эшенә үзгәреш тәкъдим итте.
– Минемчә, болай дөресрәк булыр.
Камил аны тыңлап бетерде дә:
– Синеке дөресрәк, – диде.
Зифа гаҗәпләнде.
– Сез фикерегезне шулай җиңел үзгәртәсезме?
– Дөрес кешене тыңлаганда – әйе.
Кыз елмайды да чыгып китте.
Камил креслосына таянды.
«Менә шундый кызлар аркасында ир-ат үзенең яшен оныта». Ул үз уйларыннан үзе сискәнеп китте.
Башта ул Зифага эш буенча гына игътибар итте. Аннары проектларны аңа ешрак бирә башлады. Зифа моны үзенең хезмәте өчен тәкъдим ителгән мөмкинлек дип уйлады. Камил аның эшен мактаганда, күңеленә җылы керә иде. Кайвакыт кешегә мактау түгел, аны күрү дә җитә.
Бер кич эш озакка сузылды, офиста алар икесе генә калган иде. Сәгать унбер тулган. Зифа кинәт:
– Сезне өйдә көтәләрдер, – диде.
– Көтәләр.
– Алай булгач, нигә кайтмыйсыз?
Камил бераз уйлады.
– Белмим.
Шул кичне алар беренче тапкыр бергә кофе эчәргә чыкты, бер сәгатькә генә. Ике сәгать утырдылар.
Кайтканда Камил аны өенә кадәр илтеп куйды. Машинадан төшәр алдыннан Зифа үзенә беренче тапкыр: «Миңа аның янында бик рәхәт», – диде. Камилнең тыныч тавышы, үз-үзен тотышы, һәрнәрсәне хәл итә белүе аңа ошый. Ул әле бу рәхәтнең нәрсәдән торганын аермады.
Зифа Камилнең байлыгына кызыкмыйм дип чын күңелдән уйлый иде. Камил бүләк бирсә, башта каршы килә, аннары ала. Ресторанга алып барса читенсенә иде.
Беркөн Камил аңа фатир алырга тәкъдим итте.
– Кирәкми. Мин үзем дә ала алам.
– Беләм.
– Алайса нигә?
– Сиңа уңайлы булсын өчен.
Бу сүз Зифага тәэсир итте.
Фатирга күчкәч, ул тәрәзә янында басып, шәһәргә карады. Элек яшәгән кечкенә бүлмәсен искә төшерде. Ул чакта бәхетсез идеме? Юк. Ә хәзер бәхетлерәкме? Әйе.
Шушы җавап аны борчый башлады.
Камил белән ул бернидән дә курыкмый һәм борчылмый иде. «Берәр проблема булса, мин хәл итәм», – дия иде Камил. Зифа бу сүзне аеруча ярата башлады. Балачакта әтисе дә шулай ди торган иде. Әтисе киткәч, ул бу сүзне бүтән ишетмәде. Камил әйткәч, аның күңелендә күптән онытылган хис уянды.
Зифа моны мәхәббәт дип кабул итте.
Бер кич ресторанда алар янына яшь гаилә килеп утырды. Ир, хатын һәм кечкенә бала.
Бала сокны түкте. Хатын ачуланды. Ир көлеп салфетка алды. Бала да көлде.
Зифа аларга озак карап торды.
Камил:
– Нәрсә булды?
– Берни дә булмады.
Ләкин ул күренеш аның күңелендә калды. Аларда байлык юк иде. Ләкин аларның уртак тормышы бар иде.
Шул төн Зифа беренче тапкыр: «Ә бездә нәрсә бар?» – дип уйлады. Аларның матур кичләре бар. Сәяхәтләре бар. Камилнең җылы тавышы, игътибары бар. Ләкин тормышның үзе бармы? Бу сорау җавапсыз калды.
Бер көн Зифа:
– Мин сине яратам, – диде.
Камил:
– Беләм.
– Син дә мине яратасыңмы?
Ул озак дәшмәде.
– Менә анысын инде мин белмим.
Зифа аңа карады.
– Ничек инде белмисең?
Зифа аның кулына кагылды.
Зифа үпкәләде. Ләкин шул ук вакытта күңелендә сорау туды: «Әгәр дә барысы да башкача булса, мин аны шулай ук яратыр идемме?» Ул җавап таба алмады.
Камил дә тыныч түгел иде. Зифа йоклаганда, ул аңа карап: «Аның бөтен тормышы алда», – дип уйлый. Ә үзенең тормышы инде уртасыннан узган.
Зифа иртә белән торганда фатир, дару, сәяхәт, эштәге проблемалар турында борчылмый. Камил хәл итә. Зифа моны акча дип атамый. Ул моны мәхәббәт дип атый. Беркөн кибеттә бер хатын баласына:
– Әтисе кайткач алырбыз, – диде.
«Әтисе...»
Шул сүз Зифаның йөрәгенә тиде. Камил бар. Ләкин аның тормышында Камилнең урыны юк. Ул аныкы түгел. Шуннан соң бала турында уй аның башыннан китмәде. Бер кич ул:
– Әгәр безнең балабыз булса? – дип сорады.
Камил шунда ук:
– Юк, – диде.
– Нигә?
– Минем балаларым бар инде.
– Алар синең балаларың. Ә минем белән?
Камил дәшмәде.
– Син мине яратасың бит?
– Әйе.
– Алайса нигә минем белән генә булырга теләмисең?
– Чөнки мин синең киләчәгеңне үземә бәйләргә теләмим.
Зифа аңа карады.
– Ә синең белән булуым бәйлелекме?
Камил җавап бирмәде. Зифа ишеккә таба китте.
Шул көннән соң Зифа үзен сынап карый башлады. Камил аны матур ресторанга алып керә. «Миңа аның белән утыру ошыймы, әллә бу урынмы?» Бүләк бирә. «Мин аның үзен яратаммы, әллә аның мине уйлавынмы?» Әгәр Камил машина белән түгел, җәяү килеп, аның белән ярты сәгать кенә сөйләшсә – ул шулай ук бәхетле булыр идеме?
Ул Камилне ярата иде. Шул ук вакытта аның янында булган тынычлыкны, иркенлекне һәм кайгыртучанлыкны да ярата иде. Кайсының кайдан башланып, кайсының кайда беткәнен генә белми.
Камил дә үзен алдый алмый башлады. Ул аңлады: гөнаһны «мәхәббәт» дип атау белән ул гөнаһтан котылмый. Тагын бер нәрсәне дә аңлады. Ул Зифаны гына түгел, Зифа янындагы үзен дә ярата. Аңа кирәк булуын. Яшь кызның аңа сокланып каравын. Үзенең әле дә яшь икәненә ышанасы килүен.
Димәк, бу мөнәсәбәттә Зифа гына үзен алдамый. Камил дә алдый.
Беркөнне авыр сөйләшүдән соң аерылышырга карар кылынды. Зифа ишеккә таба китте. Аннары туктады. Ул Камилне ярата. Ләкин аның янында калу теләгендә курку да бар: ялгыз калу, элекке тормышка кайту, барысын яңадан үзең хәл итү куркынычы.
Беренче айларда Зифа аның шылтыратуын көтте. Аннары көтү бетте. Сагыну гына калды. Ул Камилне дә сагынды. Аның белән булган тормышны да.
Зифа үз тормышын яңадан корды, эшен алыштырды, кечкенә фатир алды. Акча азрак иде, әмма борчулары үзенеке иде.
Беркөн суыткычы ватылды. Элек ул Камилгә шылтыратыр иде. Хәзер үзе сервис тапты, остасын чакырды, түләде. Ишекне япкач, кухня уртасында басып торды.
Аннары елмаеп:
– Үзем хәл иттем, – диде.
Бу сүз элек Камилнеке иде. Хәзер аны ул үзенә үзе әйтә алды.
Бер елдан соң алар очрашып, кофе эчтеләр.
Зифа сорады:
– Син ул вакытта мине чынлап яраттыңмы?
Камил уйлады.
– Мин сине яраттым дип уйладым.
Зифа елмайды.
– Мин дә.
– Ә хәзер?
– Хәзер мин «белмим» дип әйтүдән курыкмыйм.
Камил аңа карады.
– Мин сине яратканмын. Моңа шикләнмим.
Зифа башын какты.
– Һәм.. синең белән булган тормышымны да яратканмын.
Бераз тын торды.
– Кайвакыт мин сине түгел, синең яныңдагы үземне сагынам бугай.
Алар саубуллашты. Зифа урамга чыкты. Һава салкын иде. Элек Камил аның өчен салкынны да сиздерми иде: машина, җылы бүлмә, кайгырту. Хәзер ул салкынны сизә. Ләкин курыкмый.
Камил машинасында утырып, озак уйланды. Ул Зифага акча бирде. Уңайлылык бирде. Иминлек бирде. Игътибар бирде. Ләкин аңа иң кирәкле нәрсәне – ирекне соңыннан гына бирә алды.
Зифа фатирында тәрәзәне ачты. Шәһәр өстендә томан иде. Салкын һава бүлмәгә керде. Томан әкрен генә тарала башлады. Ул тәрәзә алдында озак басып торды. Төтеннең дә җылысы була, ул кайвакыт күзгә керә. Аларны яшьләндерә. Кайвакыт җылыта да. Ләкин ул ут түгел. Һәм кеше моны ут сүнгәч кенә аңлый.
Автор турында
Зөһрә Раил кызы Исмәгыйлева Татарстанның Мамадыш районы Югары Ушмы авылында туган. Хәзерге вакытта Казан федераль университетының Алабуга институтында белем ала. Шулай ук ул күп кенә фәнни-тикшеренү конкурсларында актив катнаша, үзен төрле өлкәләрдә сынап карый. Киләчәктә үз һөнәренең остасы булып, иҗат өлкәсендә дә зур уңышларга ирешергә хыяллана.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала