АЙГА КЫРЫН КАРАМА Уку өчен 1 минут

Айга кырын карама

ХАЛЫК МЕДИЦИНАСЫ ЧАРАЛАРЫ БЕЛӘН ДӘВАЛАНУГА КЕРЕШКӘНЧЕ, ТАБИБ БЕЛӘН КИҢӘШҮ ЗАРУР!

Фото www.magnific.com сайтыннан алынды.
Фото www.magnific.com сайтыннан алынды.

Шәм – дару

Салкын тиюдән тиз арада менә болай савыгып була. Шәм кабызырга һәм мөмкин кадәр озаграк шуның янында утырырга кирәк. Әледән-әле шәмне борынга якынрак китереп алалар. 2-3 тапкыр шәм янында утыргач ук, томау үтә, күздән яшь агу туктый, тамак авыртуы басыла.

Серкәле чөгендер

Кызыл чөгендерне вак угычта кырып, 1 стакан согын сыгалар, шуңа 1 аш кашыгы 9 процентлы серкә кушалар. Ангинадан котылу өчен, шуның белән көненә 5 тапкыр тамакны чайкыйлар.

Суганлы сөт

1 баш сарымсак, 3 баш суганны вак кына турап, сөткә салып, йомшарганчы пешерәләр, изеп, 2 аш кашыгы бал өстиләр. Һәр 2 сәгать саен 1 әр аш кашыгы эчәләр. Бронхит булганда, каты ютәлләгәндә, мондый чара бик шәп булыша.

Сарымсаклы май

Үпкә ялкынсынганда, бронхит яки каты ютәл интектергәндә, болай дәвалану булыша. 5 бүлем сарымсакны изеп, 100 грамм атланмайга (яки каз маена) кушалар, әйбәтләп болгаталар. Иртән ач карынга 1 чәй кашыгы кабып, артыннан кайнар сөт эчәләр. Кич сарымсаклы майны күкрәк һәм муенга сөртәләр, җылы итеп төренәләр һәм, тагын 1 чәй кашыгы май кабып кайнар сөт эчкәч, юрган астына кереп чумалар.

Иммунитетны ныгыту

Эпидемияләр чорында чир йоктырудан саклану өчен, яртышар стакан кара торма һәм кишер согын кушып, шуңа 1 әр аш кашыгы бал һәм лимон (яки мүк җиләге) согы салып болгаталар, иртән һәм кичен 1 әр аш кашыгы кабалар. Яисә вак кына туралган ярты лимон һәм 7-8 бүлем сарымсакны пыяла банкага салып, өстенә кайнатып суытылган ярты литр су коялар, караңгы урында 4 тәүлек төнәткәч, суыткычта саклыйлар, иртән ашарга 20 минут кала 1 әр аш кашыгы эчәләр. Болай дәвалануны өзмичә, октябрьдән март азагына кадәр дәвам итү яхшы.

Миләш дәвалый

Дәва максатларында миләшнең кайрысы, бөресе, яфрагы, чәчәге һәм җимеше кулланыла. Миләш препаратлары кан тамырларының тышчасын ныгыта, матдәләр алмашын яхшырта, шешне кайтара, атеросклероз, остеохондроз, подагра, ревматизм, бөер ташы авыруларын нәтиҗәле дәвалый. Ашказаны согының ачылыгын арттыру өчен, көненә 3 тапкыр, ашарга 20-30 минут кала, 1 әр чәй кашыгы миләш согы эчәләр. Төелгән миләш диабетны дәвалауда кулланыла. Миләш баш авыртканда, ютәлләгәндә, эч киткәндә, күңел болганганда булыша. Баш мие тамырлары склерозын дәвалау өчен, 200 грамм миләш кайрысын 2 литр суда 2 сәгать кайнаталар, көненә 3 тапкыр, ашар алдыннан, 30 ар грамм эчәләр.

  • «Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи