Шагыйрь, язучы, публицист, тәрҗемәче, бихисап җыр текстлары авторы, 1979 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы, Г.Державин, Г.Исхакый, Ш.Маннур, Г.Афзал исемендәге әдәби премияләр иясе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык язучысы Марсель Баян улы Галиев 1946 елның 8 октябрендә Азнакай районындагы Балтач авылында туа. Матбугатта әсәрләре 1970 еллар башында күренә башлый. 1979 елда «Еллар чалымы» исеме белән мөстәкыйль шигырьләр җыентыгы, 1980 елда исә ике повестен эченә алган «Ул чакта» исемле проза китабы дөнья күрә. Кырыклап китап авторы.
Бәгырь авазы
Җилкенсәк тә, җиңелсәк тә, җигелсәк тә –
Барыберме сезгә?
Безгә барыберме?!
Хан китсә дә, Кан китсә дә, Дан китсә дә –
Барыберме сезгә?
Безгә барыберме?!
Тиенсәк тә, тилерсәк тә, тибелсәк тә –
Барыберме сезгә?
Безгә барыберме?!
Көн китсә дә, Дин китсә дә, Ден китсә дә –
Барыберме сезгә?
Безгә барыберме?!
Сөелсәк тә, сөрелсәк тә, сибелсәк тә –
Барыберме сезгә?
Безгә барыберме?!
Җир китсә дә, Ил китсә дә, Тел китсә дә –
Барыберме сезгә?
Безгә барыберме?!
Учарланып, юашланган учакларның
Чал көлендә бөгәрләнеп калырбызмы?
Ут хәтере сүнсә әгәр, су хәтере кала –
С у с ү р ә с е н аңлап, сабак алырбызмы?
Ходай биргән Милләт дигән таҗны җуеп,
Киләчәккә гидай булып барырбызмы?!
Барыберме сезгә?
Безгә барыберме?!
Атлы Болгар ядкәре
Капкаларың ачыламы Көнкарашка;
Мәңгелек гамь уелганмы һәрбер ташка;
Җиһаныңда мондый кала бармы башка?!
Әй, аткынам, атым, аткынаем,
Томыласың,
Тояклардан очкын чәчрәп яна,
Кытыкланып көлә япан дала.
Капкаларда усал җилләр кагышымы;
Тәкъдирме бу, әллә Ходай каргышымы –
Каракошлар дәррәү чукый һәр ташыңны.
Әй, аткынам, атым, аткынаем,
Ник дулыйсың?
Ияреңнән җайдак чәчрәп кала –
Кара сөрем яга япан дала.
Күкләр сорый: болгаттыңмы Болгарыңны,
Йә ашыгып кылычыңны болгадыңмы –
Үз башыңны үзең чабып куймадыңмы?!
Әй, аткынам, атым, аткынаем,
Канлы яшең
Әрем бәбәгенә чәчрәп тама –
Томан каплап җылый япан дала.
Йола
Болгар җәмгыятендә бик тә акыллы кеше үсеп җитсә: «Бу – безгә артык. Бу – Тәңрегә кирәк!» – дип, аны тантаналы рәвештә теге дөньяга озатканнар.
Шанлы ил улларын учта чөеп
Үстерергә мөмкин елларда
Сәер тозак корган борынгылар,
Хәтәр йола булган Болгарда.
Асыл адәм калкып чыга икән,
Сискәндереп халык диңгезен,
Тәхет тирәсендә шаукым купкан:
– Какшатмасмы дәүләт нигезен?!
Бу бит бездән артык акыллырак,
Сирәк ирәклеге – чамасыз.
Аягүрә басса, күпләр чүгә,
«Мин!» дигәннәр кала чарасыз.
Мондыйларга дәүләт чикләре дә,
Дәвер чикләре дә кысандыр.
Гаярь затка олы киңлек бирик!
Халык хуплар, халык ышаныр…
– Ул Тәңрегә кирәк!
Мәйдан гүли,
Гавам өчен – олуг тамаша.
Бөек мәгънә салгач, ышандыра:
Күк әмере – гадел кан аша.
Мәйдан гүли. Олпат аксөякләр,
Иләмәннәр – үзәк төркемдә.
Күндәм, тыйнак булганнарның башын
Бүкәннәргә куймый беркем дә.
Мәйдан гүли. Нинди бәхетле зат –
Тәңре Үз катына сораткан.
Болгар иле күпме гали җанны
Яшьли шулай күккә озаткан.
Ил гөмбәзен иңгә салыр ирләр –
Алтын баганалар киселгән.
Хан бәкләре и тантана иткән
Бу йоланың канлы исеннән.
Нинди гөнаһ! Ходай исеменнән,
Саташтырып, изге саналу.
Баһадирлык бәла булган илдә
Тинтәкләргә кала дан алу.
Гөмбәзләрең кайда, и Болгарым,
Күкләр каргыш көле сиптеме?
Телсез халык – сусыз балык булып
Яшәгез, дип хөкем иттеме?!
Шул дәверне уйлап килдем менә
Хәрабәле Болгар ярына.
Сабак бирми тарих сабаклары,
Шул ук ташка заман абына.
– Тәңрегә кирәк! – дип, йә, кем әйтер,
Мәгънә калганмы ул йоладан?
Калган икән... Бүген дә шул йола,
Тик астыртын калка яңадан.
(Сәләтледән курка һәр заман!)
Киләчәкне уйлап басып торам,
Әрем исе килә даладан…
Табарлар безнең эзләрне
Еланнан елау көтмә син,
Еланнан елау көтмә;
Елатыр елларны йолып,
Дөнья тетмәсен тетмә!
Уйлар уйла, бер утырып
Елантау итәгенә.
Халкыңның гомер агачы
Күрмәде ниләр генә.
Текә язмыш маңгаена –
Күпме әр, күпме яра?!
Янә яшәреп, еланнар
Иске кабыгын сала.
Иске кабыгын сала да
Ысылдап урап ала.
Эчкә елан йотканнарның
Җан күзе салкыная.
Атилла оныкларының
Учагы сүнеп бара.
Үрчи мөгезле еланнар,
Кыйтгалар ятка кала.
Еланнан елау көтмә син,
Еланнан елау көтмә;
Бүген җуйган зурлыгыңны
Үткәннән өмет итмә!
Табарлар безнең эзләрне,
Әйтерләр хәйран калып:
– Үзе үстергән еланнан
Чагылып үлгән халык…
Куркыныч төш
Акыл бик куерган, имеш, Җир йөзендә,
Бар да «беләм», бар да аң иясе.
Шагыйрьләргә көн дә беткән, төн дә беткән,
Сатыла, ди, Пегас дирбиясе.
Гөрли дөнья, үрли дөнья, гүли дөнья,
Тезгеннәрен өзеп, бар да шаша.
Уйлар – шәрә, буйлар – шәрә, туйлар – шәрә,
Акылыңны селтәп сала бу тамаша.
Милләт дигән аермалык беткән, имеш.
Хәтерлеләр хәтәр икән ләса!
Сорау-билге өндәү итеп турайтылгач,
Аумакай кол җаны калыплаша.
Ходай биргән меңләгән тел йотылган да,
Бары бер тел – Иблис теле калган.
Шиңеп төшкән храмнарның гөмбәзләре,
Җирдә яңа алла сөрән салган.
Бар илләрне йотып, калган бер ил – хаким!
Бер әмердән гавам катып кала.
Китаплардан сукмак түшәп, кеше заты
Маймыллыкка җырлап кайтып бара.
Хакимнәрнең мәгъшукасы – елдам тарих
Чынбарлыкны тез чүктерә һаман:
Ваклар – бөек, бөекләр вак булып чыга,
Уйдырмасы – заманага таман.
Яши дөнья, яшьни дөнья, кешни дөнья,
Шигъри дога тыны кысылса да…
Раббы әйтер, җиргә карап: бу кешелек
Хаталанды тагын бусында да…
Ләхет алыр көрәгенә таянган да,
Ахырзаман мышный бусагада…
- «Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала