СССРның халык артисты, республикабызның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Хәлил Әбҗәлиловның тууына 130 ел тулды. Шул уңайдан татар театры корифееның тормыш һәм иҗат юлындагы гаҗәеп хәлләрне барлыйбыз.
Җәлиловмы, Әбҗәлиловмы?
1928 ел. Әбҗәлилов инде танылган артист. Казанга театрга чакыру алып, пароходта башкалага барган чагы. Актерны танып, янына бер егет килә. Кави Нәҗми булып чыга ул. Сөйләшеп китәләр. «Син Муса Җәлилгә туган тиешле кешеме?» – дип сорый Кави. Ник дигәндә, икесе дә Оренбургның Мостафа авылында дөньяга килгән. Һәм Кави Нәҗми белән шушы очрашуга кадәр Хәлилебез Җәлилов фамилиясен йөрткән була. 1914 елда рус-герман сугышына солдатка алганда ялгыш ишетеп, фамилиясен кыскартып язганнар икән. Сүз уңаеннан, Хәлил Җәлилов сугышта зур батырлык күрсәтеп, башта – Георгий медале, аннары Георгий тәресе белән бүләкләнә. Ике елдан җилкәсе яралангач исә аны кайтарып җибәрәләр. Шулай ул ундүрт ел Җәлилов булып йөри. Пароходта булган очрашу исә артистка кабат бабасы исеменә кайтырга бер сәбәп-этәргеч була.
Сикәлтәле иҗат юллары
СССР ның халык артисты дигән дәрәҗәле исемгә ирешсә дә, Хәлил Әбҗәлиловның артистлык юлы гел тигез генә булмаган. Иң элек аның театр юлына ничек кереп китүен аңлар өчен 1909 елгы вакыйгаларга кайтыйк. 1905 елда авылларындагы корылыктан соң иген уңмагач һәм балалары могҗиза белән генә исән калгач, әтиләре Гали абзый гаиләсен Оренбургка алып китә. 1909 елда Хәлил беренче тапкыр циркка барып, күзен дә йоммыйча клоун кыланмышларын карый һәм аның кебек сәхнәдә чыгыш ясау теләге белән яна башлый. Атаклы артист Виталий Лазаренко була ул. 1932 елда цирк артисты Казанга гастрольгә килгәч, Хәлил Әбҗәлилов артист булу теләге нәкъ аның чыгышын караганнан соң тууын үзенә сөйләп тә бирә әле... Ләкин бер теләк кенә аз. Ул елларда Оренбургта «Ширкәт» труппасы спектакльләр күрсәтә. Хәлил аның җитәкчесе Вәли Мортазин-Иманский белән танышып, үзен труппага алуларын сорый. Егетне алалар. Әмма беренче тапкыр сәхнәгә чыккач, егет каушавыннан әйтергә тиешле сүзен, хәрәкәтләрен генә түгел, үзенең исемен дә, биредә нишләп йөрүен дә оныта. «Юк, синнән артист чыкмаячак», – дип Хәлилне «Ширкәт»тән куалар. Әмма күңеленә кереп оялаган хыял аңа карап кына юкка чыкмый, киресенчә, ныгый-үсә бара. Икенче тапкыр труппага килә егет. Анда исә артистлар һәрвакыт кирәк. Үз биналары, декорацияләре юк, артистлар саны санаулы гына, чөнки түләргә акча җитенкерәми. Шуңа күрә сәхнәгә чыгарга теләк белдереп килгән берәүне дә кире борып җибәрмиләр. Бу юлы инде Хәлил Әбҗәлилов ролен әйбәт ятлап чыга, труппа җитәкчесе һәм сәхнәдәшләренең ышанычына лаек була. Хәлил Әбҗәлилов Мохтар Мутин, Нури Сакаев, Бари Тархановлар белән бер сәхнәдә уйный. 1917 елгы революция вакыйгалары беренче артистларыбызның тормышын селкетеп ала. Иҗат арбасында шул вакыт кем кала, кем – юк. Хәлил Әбҗәлилов исә үзен тәҗрибәле оештыручы итеп күрсәтә, һәм аны татар кызылармеецлары һәм эшчеләре өчен театр оештыру эшенә билгелиләр. «Шәрык театры» дип атала ул, һәм Әбҗәлилов анда уйнап кына калмый, режиссер буларак спектакльләр дә куя. Шуның өстенә фронт бригадасы оештырып, Гражданнар сугышы гөрләгән җирләрдә чыгыш ясый... Сүзне театрдагы юлының сикәлтәле булуы турында башлаган идек бит әле. Театрдан чираттагы китү инде Казанда була. Фронт бригадаларында үзен яхшы күрсәткән, Үзбәкстанда театрлар оештырган һәм киноларда төшкән Хәлил Әбҗәлиловны Казанга чакырып китерәләр. Башта эшләре майланган арба кебек бара. Режиссер Г.Девишев белән спектакльләр чыгаралар. Әмма режиссерның театрдан китүе була, Хәлилне дә җитәкчелеккә чакырып, театрда бүтән кала алмаячагы турында хәбәр әйтәләр. «Кинематографка туры килсә дә, иҗат алымнарың сәхнә өчен яраксыз», – имеш. Китүенең чын сәбәбен исә артист белми кала. Берәр еллап үткәч, сәхнә тузанына сусап, ул кабат дирекциягә килеп, эшкә алуларын сораячак. Алачаклар. 40 сум оклад белән. Гәрчә моннан бер ел элек ул 180 сум акча алып эшләгән булса да. Әмма иҗат ялкыны бу кимсетүгә түзәргә көч бирә.
Үзбәк киносы йолдызы
Оренбург далаларында фронт бригадасында уңышларын күреп, бер төркем татар артистлары белән Хәлил Әбҗәлиловны да Үзбәкстанга пропаганда эшенә юллауларын әйтергә онытмыйк. Анда да ул уйнап кына калмый, җитәкчелекнең кушуы буенча Бохара, Хивада театрлар оештыра. 1920-1922 еллар була бу. Хәлил Әбҗәлилов хәтта беренче Үзбәкстан артистларын Мәскәүгә укырга җибәрергә ирешә. Бичара артистлар гына башкалага барып җитә алмый. Басмачылар аларны вәхшиләрчә үтереп, мәетләрен суга батыра. Бу вакытта Хәлил Әбҗәлиловның Әстерхан театрында иҗат иткән чагы. Шушы коточкыч хәбәрне ишеткәч, ул кабат Үзбәкстанга бара. Һәм язмыш аңа туып килгән үзбәк кинематографының йолдызы булып балку мөмкинлеген бүләк итә. Ул төшкән кинофильмнарны СССРда гына түгел, чит илләрдә дә күрсәтәләр. Ә Ленинградта 1925 елда «Кинонеделя» басмасында Хәлил Әбҗәлиловның зур портреты белән үзбәк киносының проблемалары турында саллы сүзләре басылып чыга. Бөтен кинофильмнарга караганда да зуррак уңышны артистыбызга «Рәвәт шакаллары» китерә дисәк ялгыш булмас. Хәлил Әбҗәлилов анда капкорсак Абдул Нәби байны уйный. Рәвәт – кинофильмда тасвирланган кышлак исеме. Шунда Абдул Нәби бай халыкны изеп яши, имеш. Аеруча Садыйкның байга бурычы күп булып чыга. Бай аның гүзәлләрдән гүзәл Карамәт исемле кызын хатынлыкка алырга тели. Тегесе исә кызылармеец Җәлилне сөя. Ахыр чиктә Җәлил кызны иреккә чыгара. Бу фильмда Хәлилебез баш рольне башкарып кына калмый, режиссер ассистенты сыйфатында төшерү эшен оештыруда ярдәм итә. 1927 елда исә «Советский экран» журналында «Рәвәт шакаллары» турында зур мәкалә басыла. Анда нинди генә кызык хәлләр булмаган! Башта кышлакка төшерү төркеме килгәч, халык куркып кала, мөселманнарга рәсемгә төшергә ярамый, кыямәт көнендә рәсемнәр җаныңны сорый, өеңнән фәрештәләр кача, Аллаһ догаларыбызны кабул итми, дип, шәригать кануннарына каршы килгәне өчен, сурәтле сәнгатькә каршы булуларын белдерә. Кышлак халкын күндереп кенә бетерәләр, инде мулла фильмга төшәргә ризалык бирми. Бер заман карышудан туктый үзе, ләкин әле озак көттерәләр, әле чәй эчермиләр дип һаман канәгатьсезлеген белдереп тора. Мулла, ярлы Садыйк өенә барып, Абдул Нәби бай өчен кызы Карамәтне димләргә тиеш була. Хәлил Әбҗәлилов мулла өстенә реквизит чапанны кидертә. Мулла чапанны бик разый булып кия, әмма, мин сезгә димләп йөрергә малай-шалай түгел, дип, кушканны үтәүдән баш тарта. Инде реквизит халатны мулладан алыр вакыт җитә. Тегесе исә аяк терәп карыша. Бу миңа кыз димләгән өчен бирелде, йоласы шулай, ник аласыз, дип акырамы-акыра, ди. Ахыр чиктә чапанны мулладан өч сумга сатып алалар. Күмәк сәхнәләрдә төшәргә дә кышлак халкы һәркайсына бер сум илле тиен акча түләгәч кенә риза була. Акчаны Абдул Нәби бай гримындагы, аның киемнәрен кигән актер Хәлил Әбҗәлилов өләшкән, тегеләр исә яза белмәгәнлектән кәгазьгә баш бармаклары белән эз салган. Ләкин төшерү вәгъдә ителгән вакыттан озаккарак сузылгач, халык Әбҗәлиловка ябырылган: «Капкорсак, эксплуататор, син безне фәлән сәгатькә ялладың, үзең исә ике мәртәбә озаграк эшләтәсең», – диләр икән. Әбҗәлилов гримны юып төшереп, костюмнарын салган һәм үзенең кинода төшүче артист икәнен, эксплуататор түгеллеген аңлаткач кына, тынычланганнар, имеш. Ташкенттан Казанга киткәндә исә «Искра» кинотеатрына сугылып, үзе төшкән «Рәвәт шакаллары»н карыйм дисә, билетлар сатылып беткән, артистыбыз керә алмаган. «Служебный» билет бирегез, мин бу кинода байны уйнадым, дигәч исә, шаркылдап көлгәннәр. «Сиңа утыз яшьтән артык түгел, бай исә карт, бар, ялганлап йөрмә монда», – дип куып җибәргәннәр, имеш.
Татар театрын үстерүче
Хәлил Әбҗәлиловның оештыру сәләтен югары бәяләп, Татарстан Югары Советына депутат итеп сайлыйлар, һәм ул татар театры өчен байтак игелекле гамәлләр башкара. Әйтик, Г.Камал исемендәге театр труппасын яшь артистлар белән тулыландыру фикерен Татарстан Мәдәният министрлыгына ул җиткерә. Малый театр каршындагы М.С.Щепкин исемендәге театр училищесында татар студиясе ачтыруга ирешә. 23 егет белән кызны укырга озаталар. Бүген «Щепкинчылар»дан башка татар театрын күз алдына китерүе мөмкин түгел. Хәлил Әбҗәлилов Мәдәният министрлыгы аша Мәскәүдә укучы яшьләрне акча белән тәэмин итеп тора. Туган телебезне онытмасыннар өчен татар теле укытучысы билгеләттерә. Соңрак режиссер Габдулла Йосыповны җибәрттерә. Һәм артистлар каникулларда кайсы-кая таралмасын өчен татар авылларында гастрольләрен оештыра. Уку беткәч, бөтенесен Г.Камал театрына кайтартып урнаштыру хәстәрен күрүче дә Хәлил Әбҗәлилов була. Рус яшь тамашачы театры каршында татар труппасы оештыру да аның эше. Аннары бу төркемне Г.Камал театрына китереп кушу шулай ук аның тырышлыгы белән тормышка аша.
Күргәнебезчә, Хәлил Әбҗәлиловның татар театрын үстерүдә роле зур. Тагын бер хыялы авыл җирләрендә театр түгәрәкләре оештыру була. Бу хыялын кәгазьгә сырлап түрәләр ишекләрен таптый, президиумнарда чыгышлар ясый ул. Шөкер, хыялы тормышка ашты, бүген район, авылларда театрлар гөрләп эшли, Казан дәүләт мәдәният институтында халык театрлары өчен махсус кадрлар – режиссерлар тәрбияләнә.
Хәлил Әбҗәлиловның театрдагы рольләре турында исә легендалар йөри. Г.Камалның «Банкрот»ындагы Сираҗетдины, Ф.Шиллерның «Мәкер һәм мәхәббәт»ендәге Миллеры, Т.Гыйззәтнең «Ташкыннар»ындагы Биктимере, Н.Исәнбәтнең «Хуҗа Насретдин»ында Хуҗа роле, У.Шекспирның «Король Лир»ындагы Лиры, К.Тинчуринның «Җилкәнсезләр»ендәге Мисбахы театр тарихына алтын хәрефләр белән язылган.
- «Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала