Берничә көн элек ТФАнең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты хезмәткәрләре – директорның фәнни эшләр буенча урынбасары Марат Гыйбатдинов, иң яңа тарих бүлеге мөдире Илнара Хәнипова, яңа тарих бүлеге мөдире Хәлим Абдуллин, иң яңа тарих бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре Алинә Галимҗанова белән бергә Алабуга шәһәрен гизеп кайту насыйп булды.
Галимнәр КФУның Алабуга (филиалы) институтында – мөгаллимнәр, студентлар, Алабуга музей-саклаулыгына караучы «Көмеш гасыр» китапханәсенең җыелышлар залында китап сөючеләр, төбәк тарихчылары белән очрашып, «Календарь победы. Татары и татарстанцы в годы Великой Отечественной войны 1941-1945», «Духовные управления мусульман 1941-1945», «Татарские селения Восточного Предкамья» хезмәтләрен тәкъдим итте.
Без сугышта юлбарыстан көчлебез
Үз балаң турында яхшыны гына ишетәсе килә, начарын ишетсәң дә, ышанып җитмисең, ышанасы килми, диләр. Авторларына, туплаучыларына һәр китабы баласы кебек якын. Шул сәбәпле бу юлы тарихчыларның әлеге тәкъдим итү чарасында китап эчтәлеген ничек бәян иткәннәренә бөтенләй диярлек тукталып тормыйча, үзем кабул иткәнчә бәһаләргә булдым. Әлеге хезмәтләр белән танышып чыкканнар килешер: төпле, затлы хезмәтләр дөньяга килгән (дөрес, алар барысы да рус телендә; ни кызганыч, хәзер күп кенә даирәләр, аудиториясе зуррак, күпләргә аңлашыла дип, русча язуга күчте, мондый шартларда татар теле фән теле буларак үсми, югала бара дип искәртүне чиновниклар гына түгел, галимнәр дә диварга борчак аткан кебек кенә кабул итә хәзер; югыйсә, Татарстан Республикасы Конституциясендәге, татар теле – дәүләт теле, дигән маддә юкка чыгарылмаган).
Яу-орышлар бүгенге көндәлек сөйләшү-аралашуларда, мәгълүмат кырында әледән-әле күренеп алганга гына түгел, Бөек Ватан сугышы темасына яңача якын килгәнгә, әлеге өч китап арасыннан иң әһәмиятлесе, саллысы, гыйбрәтлесе, әлбәттә, 800 битле «Җиңү календаре» («Календарь Победы»). Күләм ягыннан 1941-1945 елларда илебездәге мөселман Диния нәзарәтләре эшчәнлегенә кагылышлысы да әллә ни калышмый: 630 бит тәшкил итә. Тарих институты хезмәткәрләре әлеге хезмәтләре белән гавамны инде ел башыннан таныштырып килә (өч китап та 2025 елны дөнья күргән). Менә таныштыру чираты Алабугага җитте. Миңа калса, мәрҗаничеләр узган елда барча эшләрен читкә куеп, шушы Җиңү көндәлеген туплау, барлау, нәшер итү белән генә шөгыльләнсә дә, милләткүләм әһәмиятле булганга, узган елгы эшчәнлекләрен «бишле»гә генә бәяләп булыр иде.
Китапның иң отышлы ягы шунда: ул элекке СССР туфрагында яшәгән барча милләттәшләребезгә кагыла. Ниһаять, тарихчыларыбыз ТАССР кысасыннан чыгып, Советлар берлеге туфрагында яшәгән барча атаклы яугир милләттәшләребезне бер китапта җыярга тырышкан. Исеменә генә игътибар итик: Бөек Ватан сугышы елларында (1941-1945) татарлар һәм татарстанлылар. Әнә «Ватаным Татарстан», «Мәдәни җомга» газеталарында хезмәт куйган өлкән каләмдәшебез Нургали Булатов 1990 елларда Бөек Ватан сугышы каһарманнары турында «Йолдызлы йолдызлар» дигән китап чыгарган иде. Тик анда Татарстаннан читтә туып үскән мәшһүр яугирләрнең байтагы телгә алынмады. Биредә җөмһүриятебезгә терәлеп торган Башкортстан Республикасында «канат ныгыткан бөркетләр»нең дә, СССРның якын-ерак республика-өлкәләре тумасы булган яугирләрнең дә исем-фамилияләре, кылган батырлыклары бәян ителә.
Башкортстанны аерым атап искә алуыбыз тиктомалдан түгел. Әйтик, ике мәртәбә Советлар Союзы Герое булган очучы Муса Гәрәевне үзара гәпләшкәндә «татар бөркете» дип искә алсак та, татарлыгын авыз тутырып әйтә, дөресрәге, болай язып чыга алганыбыз юк иде (620 б.). Инде менә форсат чыкты.
Тәгаен алганда, атаклы партизан отряды командиры, «Кара сакал» кушаматы белән танылган, Гитлерның шәхси дошманы дип табылган, 68 медаль һәм орден иясе Даян Мурзин турында китапта язылганнарга күз салыйк.
«Британец Джон Хауланд, отец которого служил в отряде Д.Б.Мурзина, написал о нем книгу, где сравнил его с Джеймсом Бондом... Но своей главной награды – звания Героя Советского Союза – не получил. Он мог это сделать в послевоенные годы, если бы согласился с поступившим от руководства Башкирской АССР предложением поменять в наградном листе свою национальность с татарина на башкира. Но принципиальный Даян Баянович отказался» (268 б.).
Башкортстанның Кырмыскалы районындагы Биштәкә татар авылында (авыл исеме 1965 елны мәшһүр милләттәшебез хөрмәтенә Шәйморат дип үзгәртелгән) туып үскән кушйөрәкле генерал-майор, кавалерия дивизиясе башлыгы Миңнегали Шәйморатовны элегрәк башкорт тарихчылары күкләргә чөеп мактаса, хәзер «башкортстанлы каһарман» дию белән чикләнә (комдив шәхси эшендә милләтен – «татар», туган телен «татар теле» дип язган). 2020 елны атаклы яугиргә Россия Федерациясе Герое исеме бирелә, 2023 елны аңа Уфада һәйкәл куела. Каһарман үзе 1943 елның 23 февралендә Украина туфрагында һәлак булган (128-129 бб.).
Бу каһарманнарны искә алганда даһи шагыйребез Габдулла Тукайның үлемсез шигырь юллары күңелгә килә:
Без тынычта аттан артык эшлибез,
Без сугышта юлбарыстан көчлебез…
Шул халыкныңмы хокукка хакы юк,
Хакыбыз уртак ватанда шактый ук.
Әлеге саллы хезмәтнең икенче үзенчәлеге шуннан гыйбарәт: анда 1 гыйнвардан башлап 31 декабрьгә кадәр елның һәр көне искә алына. Дөрес, елның ул көне Бөек Ватан сугышы барышындагы ниндидер истәлекле хәл-вакыйгага, каһарманлык очрагына багышланган булсын. Әйтик, календарьның беренче сәхифәсе, 1942 елның 1 гыйнварына кагылышлы беренче хәбәре Казан университеты профессоры Геннадий Николаевның балачак хатирәсе белән башлана. Икенче хатирә – 1945 елның 1 гыйнварын сугыш кырында каршы алган шәфкать туташы, Алексеевск районының Урманасты Шенталасы авылы тумасы Рәшидә Галиеваныкы. Янәшәдәге биттә «Ватан өчен сугышка», «Ватан намусы өчен» татар фронт газеталарының 1944 елгы 1 гыйнвар саннары беренче бите фотокүчермәләре урнаштырылган. Бераз соңрак та сугышка кагылышлы вакыйга-чаралар телгә алына. Әйтик, 3 гыйнварга багышланган сәхифәдә Арча районының Иске Масра авылы тумасы Шәйхелислам Хөсәенов сугышчан дусты Шакир Әхмәровның хатыны Тәскирәгә хат язып, иптәшенең ни рәвешле һәлак булуын хәбәр итә, «Исән кайтсам, кереп хәлегезне белермен», дип вәгъдә бирә. Тик вәгъдәсен үти алмый: 1943 елның 2 маенда үзе дә һәлак була. Янәшәдәге бит инде 1957 елның 3 гыйнварына багышлана. Бу көнне, сугыш бетеп 12 ел үткәннән соң, әсирлеккә эләгеп күп михнәткә тарыган Брест крепосте каһарманы, Питрәч районының Күн авылы егете, укчы полк командиры, милләттәшебез, майор Петр Гавриловка Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Кем әйтмешли, бүләк иясен таба.
1943 елның 31 октябрендә Әгерҗе шәһәре егете, диңгезче, өлкән лейтенант Асаф Абдрахманов, фашистларның ут яудырып торуларына карамастан, бронекатерында десантчыларыбызның Керчь бугазын имин кичүен тәэмин итә. Шушы батырлыгы өчен Татарстаннан бердәнбер диңгезче офицер Советлар Союзы Герое исеменә лаек була. 1967 елның 31 октябрендә Казанның Горький исемендәге Үзәк паркында Билгесез солдатка – шәхесләре ачыкланмаган мәрхүм яугирләргә һәйкәл ачыла. Бүгенгә кадәр Бөек Ватан сугышында катнашкан 280 мең татарстанлы хәбәрсез югалган дип санала. 1941 елны гитлерчылар сугыш кырыннан 3 миллионнан артык солдат медальоны һәм документы табып ала. Фашистлар, бу хәл – Советлар Союзының хәрәкәттәге армиясен кырып бетерү билгесе, дип белдерә. Шушы очрактан соң, Сталин солдат медальоннарыннан ваз кичү, һөҗүм алдыннан сугышчыларга кызылармияче билетларын старшиналарга тапшыру турында карар кабул итә. Бу чара үз чиратында һәлак булган Кызыл Армия солдатофицерларының шәхесен ачыклауны шактый катлауландыра, еш кына бернинди мөмкинлек калдырмый.
1944 елның 2 гыйнварында дөнья күргән «Сталин байрагы» фронт газетасында Бәләбәй шәһәре тумасы Зөфәр Исмәгыйлевның батырлыклары тасвирлана. Шул ук санда «Татарстаннан килгән хәбәрләр» рубрикасында ВКП(б)ның Мөслим райкомы секретаре Ф.Әминовның фронтовик гаиләләренә ярдәм айлыгы барышында кызылармияче гаиләләренә утынлата һәм азыклата булышу турында мәкаләсе басыла.
1944 елның 27 апрелендә Г.Камал театрында Мирсәй Әмирнең «Миңлекамал» пьесасы буенча спектакль куела. Анда Галия Булатова, Хәлил Әбҗәлилов, Зифа Басыйрова кебек әйдәп баручы артистлар катнаша. Әсәрне сәхнәгә Хөсәен Уразиков куя. Баш геройның прототибы – Әлмәт районының «Политотдел» колхозы рәисе Миңлекамал Сөләйманова. Ул дәүләткә икмәк тапшыру һәм фронтка ярдәм итү буенча Татарстанда беренче урынны яулый. Әдәби әсәрдә бер факт әйтелми калдырыла: Миңлекамал, югары органнарга белдермичә генә, колхозчылар юньләп эшли алсын өчен, эш урыннарында ипи пешереп тукландыруны оештыра.
Окопта динсезләр булмый
Мәскәүнең «Историческая литература» нәшриятында басылган, нигездә Татарстан тарихчылары тырышлыгы, башлангычы (Әлфия Галләмова, Илнара Хәнипова) белән барлыкка килгән, «Наркомы Великой Победы» сериясендә дөнья күргән «Духовные управления мусульман 1941-1945» басмасын берникадәр дәрәҗәдә «Календарь победы» китабының дәвамы дип карарга мөмкин. Советлар Союзындагы мөселман Диния нәзарәтләренең, ватаныбызда яшәгән өммәттәшләребезнең Бөек җиңүгә керткән өлеше турындагы саллы хезмәт бу.
Совет чорында, 70 еллык дәһрилек елларында илебездә дин тыелды, халыкның гыйбадәт кылуына зур киртәләр куелды, дип раслаулар дөреслеккә туры килсә дә, гыйбадәт кылу мөмкинлеге бирелгән «җепшеклек еллары» да булды. Әлеге «җепшеклек еллары» – сугыш чоры.
Шунысы да мөһим: әле 1939 елда да мөселманнарыбыз мәчетләребезне саклап калырга, дингә каршы котыртуларга бирешмичә, намаз-гыйбадәтләрен үтәп яшәргә тырышкан. 1939 елның 7 маена алынган мәгълүматларга караганда, Татарстанда 612 мәчет эшләвен дәвам иткән (инкыйлабка кадәр ТАССРга караган туфракта 1598 Аллаһ йорты гамәл кылган). Әйтик, Юдино һәм Столбище районнарында бер мәчет тә ябылмаган. Аксубай районының Иске Ибрай авылындагы дүрт мәчетнең дүртесе дә эшләп торган, Чистай районының Татар Талкышы авылында да барча мәчеттә намаз укылган. Теләче районының Олы Кибәхуҗа, Шәдке авыллары мәчетләрендә колхоз икмәге сакланса да, гыйбадәт кылу дәвам иткән.
Тәгаен алганда, үзебезнең Татарстан, Идел-Урал төбәгенә килсәк, 1936 елны мөфти Ризаэддин хәзрәт вафат булганнан соң, хакимиятләр мөселманнарның Үзәк Диния нәзарәтен ябу-кысу эшенә керешә. Җитәкчелектә фетнәчеләр оешмасы эшләгән дигән уйдырмага нигезләнеп, утыздан артык дин әһеле зур михнәткә дучар була, 13 меңнән артык мөселман мәхәлләсе ябыла. ТАССРда 1065 дин әһеле репрессиягә тарый. Шулай да яңа хакимиятләр дини идарәне бөтенләй ябып куярга базмый. Нәзарәт рәисе итеп яңа мөфти – Габдрахман Рәсүлев билгеләнә. Бөек Ватан сугышы чоры Габдрахман хәзрәт эшчәнлегенең иң нәтиҗәле еллары исәпләнә (большевиклар, халыкны фашистларга каршы көрәшкә күтәрү өчен, мөмкин булган барча ысулны файдаланырга, шул исәптән динне, дин әһелләрен җәлеп итәргә мәҗбүр була). Г.Рәсүлевнең Ватаныбызны сакларга өндәп язган 1941 елның 18 июль, 7 август, 2 сентябрь көннәрендәге шәхси мөрәҗәгатьләре, 1942 елның 15 маендагы СССР дин әһелләренең күмәк мөрәҗәгатендә катнашуы илебезнең барча мөселман республикаларында хуплау таба. Моның нәтиҗәсе – дошманга каршы торуны дини-идеологик җөпләү генә түгел, илебезнең мөселман халыклары тарафыннан фронтка матди ярдәм оештыру да. Фронтта һәм тылда хәлләр аеруча киеренкеләнгәч, шәхси үрнәк күрсәтү зарурлыгы туа. Үзәк Диния нәзарәте башлыгы Г.Рәсүлевнең 1943 елның 3 мартында, танклар ясау өчен, шәхсән 50 мең сум акча күчерүе һәм мөселманнарны үз үрнәгенә иярергә чакыруы (бу хәбәр «Известия» газетасында басыла) бик зур әһәмияткә ия була. 1943 ел дәвамында гына, Нәзарәт өндәвен хуплап, танк колонналары булдыру өчен, 10 миллион сумга якын акча җыеп тапшырыла.
Без биредә Үзәк Диния нәзарәтенең кайбер гамәлләренә генә тукталдык. Совет хакимиятләре, мөселманнар башлангычын хуплап, 1943 елны – Урта Азия мөселманнары Диния нәзарәтен (САДУМ), (гомумән алганда ул Урта Азия һәм Казахстан мөселманнары Диния нәзарәте буларак эшен башкара), 1944 елны Кавказ арты мөселманнары Диния нәзарәтен (ДУМЗАК), Төньяк Кавказ мөселманнары Диния нәзарәтен (ДУМСК) оештырырга мәҗбүр була. Әлеге нәзарәтләр дә дошманга каршы торуны һәм фронтка матди ярдәм итүне оештыруда шактый зур эш башкара. Китапта моның бик күп мисалы китерелә.
Әгерҗе тарихы сәхифәләре
Һичшиксез, тәкъдим ителгән өченче китап – Әгерҗе районы тарихына багышланган «Татарские селения Восточного Предкамья» дигән хезмәт тә халкыбызның хәтерен саклау йөзеннән, дини-милли үзаңын, милли тиңдәшлеген кайгыртып язылган. Әлеге басмага Тарих институтының дистәдән артык хезмәткәренең көче кергән.
Бу хезмәтне Тарих институты галимнәре 22-24 апрель көннәрендә Иж буе татарларына багышлап уздырылган конференция барышында, 23 апрель көнне Иж-Буби авылының туган якны өйрәнү музеенда шактый әтрафлы тәкъдим иткәнгә, һәм без бу хакта газетабызның быел 29 майдагы 20 нче санында язып чыкканга тукталып тормыйбыз.
Шулай да институтның яңа тарих бүлеге мөдире Хәлим Абдуллинның Алабугада булган очрашу-тәкъдим итү кичәләрендә җиткергән бер фикерен тәкрарлап узмый булдыра алмыйбыз. Чөнки байтак кына төбәк-авыл тарихы язучылар метрикә, ревизия документларында «башкирцы», «чюваши» (болай атау бигрәк тә Тау ягы районнарына кагыла) дигән атама-терминга тап була да, әби-бабаларыбыз башкорт, чуваш булган икән, дигән нәтиҗәгә килә. Патша Россиясе хөкем сөргәндә дәүләт чиновниклары халыкларны милләтләргә бүлеп-атап йөртү турында уйлап та карамаган. Чиновниклар халыкка беренче чиратта салымналог түләүче итеп караган. Шул сәбәпле халыкны төрле сословиеләргә бүлгән. Тәгаен алганда, «башкирцы», «чюваши», шул исәптән «типтәр» дию милләтне түгел, сословиене белдерә. Борынгы бабаларын билгеләргә теләүчеләр менә шуны хәлне хәтердә тотса иде.
Йомгак урынына
Алабуганы гизеп кайту күңелдә бик күркәм тәэсир калдырды. Тарих институты хезмәткәрләре гаять зур эш башкара. Шулай да күңелдә бер канәгатьсезлек калды. Нигә икән дисәгез, Алабуга институтында да, музейда төбәкчеләр белән күрешкәндә дә бер татарча чыгыш яңгырамады. Татарстан халкының 50 проценттан артыгы – татар, туган телебез дәүләт теле була торып, халкыбызга татар сүзенең аһәңен, татар теленең матурлыгын, йомшаклыгын, сыгылмалылыгын, куәтен, фикерләрне кыска һәм тиз белдерү хасиятен җиткермәү, рус теле белән беррәттән туган телебезне дә кулланмау галим-голәмаларыбызны һич тә бизәми. Теләсә нинди аудиториядә туган телебезнең тәмен-күркәмлеген тойган, шуннан рухына шифа, күңеленә ләззәтканәгатьләнү алган бер милләттәшебез булса да бар лабаса…
- «Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала