Аксубайда II Әнвәр Хәйри укулары булды, алдагысын туган авылында үткәрү тәкъдим ителде
Аксубайда “II Әнвәр Хәйри укулары. Мәктәпләрдә милли тәрбия һәм төбәк тарихын өйрәнү” фәнни-гамәли конференциясе уздырылды. Исламны өйрәнү белеме буенча зур белгеч, текстолог, тәрҗемәче, язучы, Татарстанның атказанган хезмәткәре һәм атказанган фән эшлеклесе, Каюм Насыйри һәм Кол Гали исемендәге премияләр лауреаты Әнвәр Хәйри истәлегенә багышланган әлеге чарада Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, Татарстан мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова, Аксубай районы башлыгы Камил Гыйльманов, галимнең гаиләсе, танылган язучылар, мәдәният хезмәткәрләре, педагоглар катнашты, дип хәбәр итә районның “Сельская новь” газетасы.
Аксубайның конференция үткәрелгән 2 нче номерлы мәктәбе фойесында Әнвәр Хәйри китаплары, музей экспонатлары, шушы төбәкне өйрәнгәндә табылган әйберләр, укучыларның иҗади хезмәтләре куелган иде.
Министр урынбасары Гүзәл Шәрипова, Әнвәр абый Хәйри – татар милләтенең мәшһүр эшлеклесе, ул республикадан һәм илдән читтә киң танылу алган, диде. “Былтыр Татарстан Мәдәният министрлыгы , Шаһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты Әнвәр Хәйри истәлегенә фәнни-гамәли конференция уздыру һәм аның өйрәнүләрен дәвам иттерү башлангычы белән чыккан иде. Беренчесе республиканың Милли китапханәсендә булды. Безнең кызыксынуыбыз һәм район хакимиятенең актив ярдәме белән икенче укулар биредә үткәрелә”, - дип, Аксубайга фикерләшергә, Әнвәр Хәйри мирасын дәвам иттерергә килгән республиканың һәрбер мәшһүр мәдәният һәм фән эшлеклесе белем туплап, культурасы артып, илһам алып китәр дигән ышаныч белдерде. Район башлыгы Камил Гыйльманов әлеге чараны Әнвәр Хәйринең туган җирендә уздыру мөмкинлеге бирелүе, галим мирасы саклануы һәм җәелдерелүе өчен рәхмәт әйтте.
Әнвәр Хәйри – ул Разаэддин Фәхреддинне, Мәрҗанине тарихчы буларак ачкан беренче галим, моның өчен татар халкы аңа бик рәхмәтле, диде пленар утырышта Татарстан Фәннәр академиясенең А.Халиков исемендге Археология институты директоры урынбасары Фаяз Хуҗин һәм дустының фәндәге эшчәнлеге турында сөйләде. XIX-XX гасыр татар мәгърифәтчеләренең һәм язучыларының берничә дистә китабын әзерләп бастырды, җыеп кына әйткәндә, 86 китап һәм 800ләп фәнни хезмәт әзерләп бастырган, дип искәртте. Хәйринең төп хезмәте – Әхмәд ибн Фадланның 921-922 елларда Идел буе Болгар дәүләтенә сәяхәтнамәсе турында, дип, элек аны гарәп теленнән укыткан Лена Таҗиева чыгыш ясады. Әнвәр Хәйринең милли-мәдәни мирасын өйрәнү, саклау һәм арттыру турында Тарих институтының яңа тарих бүлеге мөдире Илдус Заһидуллин һәм башкалар сөйләде. Галимнең авылдашлары исеменнән чыгыш ясалгач, галимнең кызы - Казан дәүләт консерваториясенең опера студиясе солисты Айгөл Фәхри җыр башкарды.
Аннары мәдәният хезмәткәрләре “Авыл клубы – авыл тормышының мәдәни үзәге”, музей хезмәткәрләре, китапханәчеләр һәм тарихчылар “Тарихи хәтер һәм туган як тарихы” темаларына оештырылган секцияләргә ашыкты. “Язучының иҗат лабораториясе” секциясендә әдәбият өлкәсендә гомуммәгълүм Разил Вәлиев, Зиннур Хөснияр, Нәбирә Гыйматдинова укучылар белән очрашты. Дүртенче секциядә Ризаэддин Фәхреддин һәм Әнвәр Хәйринең әхлак дәресләре турында сүз алып барылды.
Фәнни конференция – олуг галим турында хәтер яңартуның иң яхшы чарасы, дип, соңыннан Аксубай муниципаль районы башлыгы Камил Гыйльманов III Әнвәр Хәйри укуларын аның туган авылы Шәрбәндә үткәрергә тәкъдим итте, диелә Алексеевск районы газетасында.
“Татар-информ”, “Авыл таңнары”
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА