Биш-алты гасырлык тарихыбыз бар, Алтын Урда чорында ук булганбыз, дип күкрәк кагучы авыллар аз түгел. Тик моны дәлилли алучылар сирәк. Дөрес, язма чыганакларыбыз янган, юкка чыгарылган. Гыйбадәтханә, каралты-кура нигезләренә салып калдырылган борынгы кабер ташлары да телсез, үксез. Шул ук вакытта Кайбыч районындагы Кошман авылы кешеләре, Казан ханлыгы чоры документларында, 1565-1567 нче елларга караган Зөя өязенең теркәү кенәгәләрендә авылыбыз телгә алынган, дип горурлана ала.
Бүген Кошман дип бер генә атама белән йөртелсә дә, XIX гасырда Олы Кошман, Кече Кошман дип аталган ике авыл булган монда. Хәер, аларны кечкенә Кошман елгасы гына аерып торган. Шуңа күрә вакытлар узу белән, авылларның берләшүе – Кошманга әйләнүе гаҗәп түгел. Һәрхәлдә, бер гасыр элек кенә, 1920 елда – совет хакимияте аякка баскан вакытта оешкан җирлек идарәсе Олы Кошман авыл советы дип аталган.
Тагын шунысы кызык: елга гына аерып торса да, холыкларында да аермалыклар сизелә. Кошман гомуми мәктәбенең рус теле укытучысы, мәктәптәге туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Розалия Садриеваның сөйләвенә караганда, совет заманында, инкыйлаб булуга ук – 1917 елда ике авылда да мәктәп салынган. Кече Кошманда 300ләп укучы сабакка йөрсә, Олы Кошманда 180 бала гыйлем алган. «Кече Кошман ягыннан укучылар саны хәзер дә күбрәк. Анда ишле гаиләләр дә күбрәк. Заманында 14 балалы гаиләләр дә булган, 8 балалылар да бар. Гаиләдә, ким дигәндә, 6 бала булган. Соңрак Кече Кошман мәчете (Олы Кошманда исә мәчет тә, мәдрәсә дә бар) имам-хатыйбы Илфар хәзрәт Сафиуллин, кече кошманнар гыйлем алуга ныграк тартылган бугай дигән фаразыбызны раслап, Кече Кошманнан мөгаллимнәр күбрәк чыккан, дип белдерде.
Кече Кошманда үзле балчык ятмалары бар: монысы инде – авылның географик үзенчәлеге. Хәер, бу хәл заманында кече кошманнар өчен ышанычлы керем чыганагы булган. Кошманнар бөтен гаиләләре белән кирпеч суккан. Гадәттә, бер гаилә икешәр мең кирпеч сугуга ирешкән. Аны үз кирәк-яраклары өчен дә кулланганнар, сатуга дигәнен исә урамда өй каршына өеп куйганнар. Аңлашыла ки, халык бу кирпечне, беренче чиратта, мич чыгару өчен сатып алган. Ерак тарихта калып барган әлеге кәсеп турында мәктәп музее җитәкчесе: «Ихтыяҗлары булып килүчеләр өчен кирпеч янында шакылдавык куелган. Ошаткан кеше, шуны шакылдатып, хуҗаларны чакырып чыгарган», – дип аңлатты. Хәер, үзле балчыкның үзенчәлекләрен кошманнар онытып бетермәгән. Кошман мәктәбендә технология һәм физкультура укытучы Айдар Насретдинов дистә еллап элек мәшһүр Кошман балчыгына «җан өрүгә» керешкән. Хәзер аның җитәкчелегендә укучы балалар, әлеге бәрәкәтле чималдан чүлмәк-кувшин, чынаяклар ясарга өйрәнеп, төрле күргәзмә-ярминкәләрдә катнаша икән. Мөгаллим, балчык киптерә-чыныктыра торган мич сатып алып, үзле балчык серләрен тагын да ныграк үзләштерергә җыена.
- Тулы язманы «Безнең мирас» журналының 2026 елгы сентябрь саныннан укый аласыз.
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала