Дини мирас Уку өчен 1 минут

Исламны кем сәясиләштерә?

Тамырлары борынгы Мисыр мистерияләренә үк барып тоташкан һәм меңнәрчә еллар аша килгән глобаль идарә бүген инде яңа юнәлеш һәм кискен формалар да ала.

Фото www.tatar-inform.ru сайтыннан алынды.
Фото www.tatar-inform.ru сайтыннан алынды. 

Бу аның илаһият кануннарыннан читләшүе, өстенлекнең күбрәк матди якка бирелүе, глобальләштерү сөрешенең Көнбатыш кыйммәтләре нигезендә һәм мәҗбүрият рәвешендә алып барылуы, нәтиҗәдә, кешелек дөньясының глобаль кризис һәм рухи деградация кичерүе белән аңлатыла. Исламда исә мондый хәл ахырзаман галәмәтләреннән санала.

Гомумән алганда, диннәрнең (шул исәптән ислам диненең дә) сәясәт коралы итеп кулланылуы яңалык түгел. Бу аларның Җиргә иңдерелү тарихыннан ук башлана. Хәлбуки, кешенең аң-белем дәрәҗәсе тирәнәя һәм офыклары киңәя барган саен, Хак Тәгаләгә якынаю юлларының да катлаулырак, әмма илаһият кануннарына ныграк нигезләнгәннәре вәхи ителә. Илаһи ислам – аларның соңгысы. Шуңа аны «ахырзаман дине» дип тә зурлыйлар. Ә дөнья тотучылар моны яхшы аңлый. Исламны сәясиләштерү юлында алар тарафыннан ясала торган яңадан-яңа адымнар нәкъ менә шуның белән аңлатыла да.

Мисалга, 1954 елда оешкан һәм бүген дә глобаль идарәнең бер элементы саналган Бильдерберг клубын алыйк. Ул әле 1979 елда ук Әфганстанда совет режимына каршы «Мөселман кардәшләре»н куллану идеясе белән чыккан. Европа Берлеген реформаларга этәрү өчен, Сүрия һ.б. илләрдән анда качаклар ташкынын юнәлтү идеясе дә (2013 ел) аңа карый икән. Клубның 2018 елгы утырышы исә 1-4 июньдә Кушма Штатларда үткән. Анда АКШ, Англия, Франция һәм башка илләрдән эксперт, сәяси аналитик һәм рәсми даирәләр (асылда, идарәдәге кавем вәкилләре) катнашкан.

  • Тулы язманы «Мәдәни җомга» газетасының 36 нчы саныннан (17 сентябрь, 2026 ел) укый аласыз. 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи