Татар алфавитын 1939 елда латиннан кириллицага күчергәндә, ни сәбәптәндер алты хәреф: Ә, Ө, Һ, Ү, Ң, Җ рус алфавиты ахырына урнаштырылган. Аларны үзләренә тиңдәш А, О, У, Ж, Н, Х хәрефләреннән соң кую дөрес, отышлы булыр иде.
Фәнни нигездә төзелмәгән бу алфавит җәмгыять тормышында һәм үсешендә төрле уңайсызлыклар, кыенлыклар тудырган. Әйтик, энциклопедияләр, сүзлекләр төзегәндә, хәрефләрнең мондый тәртибе аеруча кулай түгел. Мәсәлән, мәшһүр язучы Габдрахман Әпсәләмов турында, рус телендә Абсалямов Татар энциклопедиясе сүзлегендә алдан, энциклопедиядә беренче томда язылды. Татар телендә сүзлек ахырында, энциклопедиядә соңгы томда язылыр иде. Безнең күренекле шәхесләребез күп: язучы, шагыйрь, сәнгатькәрләр, галимнәр, хезмәт һәм сугыш каһарманнары, дәүләт эшлеклеләре һ.б. Алар турында мәкаләләр болай язылса, безнең басмаларны кулланучыга (укучыга) уңайлы булмас иде.
Шуңа күрә ТР Фәннәр академиясе Татар энциклопедиясе институтының ул вакыттагы директор урынбасары, җаваплы мөхәррире галим Гомәр Сабирҗанов, башта татар алфавитын тиешле тәртипкә китерү зарурлыгын исбатлап, көнүзәк бурыч дип чаң суга. Аның җитәкчелегендә «Татар энциклопедиясе сүзлеге»н эшләү башлана, ә алфавит әле төзәтелмәгән. Мәшһүр француз философы, язучы Вольтер (1694-1778): «Сүзлек – алфавит тәртибендәге галәм», – дип язган.
Мәсьәлә бик җитди булганга, галим күренекле тел белгечләренә мөрәҗәгать итә, аларның фикерләренә таяна. Ул чорда мәшһүр тел белгечләре Рәис Даутов (1928-2007), КДУ профессоры Вахит Хаков (1926-2008), ТР Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры, академик Мирфатыйх Зәкиев (1928-2023), ТР Фәннәр академиясе президенты, академик Мансур Хәсәнов (1930-2010) Гомәр әфәнденең бу бик вакытлы, мөһим башлангычын хуплыйлар, тормышка ашыруда уңыш телиләр.
- Тулы язманы «Мәдәни җомга» газетасының 36 нчы саныннан (17 сентябрь, 2026 ел) укый аласыз.
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала