Габдулла Тукайның иҗаты татар һәм башкорт, гомумән, төрки халыклар әдәбияты үсешенә зур йогынты ясап, якты маяк булып торды.

Җәмилә Хөрмәтуллина Габдулла Тукай кабере янында. 2001 ел. /Фото – Җ.Хөрмәтуллинаның шәхси архивыннан.
...Тукай җыры безнең белән килде,
Җыры ялкын аның бүген дә.
Тукай... Ул бит безнең якты йолдыз
Поэзиянең аяз күгендә, –
дип язды Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәрим «Тукайга» шигырендә.
Бүген дә Тукай исеме һәм иҗаты белән рухланып иҗат итүче замандашларыбыз шактый. Төрле телләрдә әдәби әсәрләр, публицистик язмалар, фәнни хезмәтләр дөнья күреп тора һәм алга таба да һәр буын үз сүзен әйтәчәк әле. Чөнки Тукай шәхесенең бөеклеге еллар үткән саен ныграк ачыла бара. Бүген аның «Туган тел» шигыре ана телен сакларга өндәгән азан тавышы кебек яңгырый.
Миңа Габдулла Тукай исемен беренче тапкыр кечкенә чагымда зыялы нәселдән булган әнием ишеттерде. Ул Габдулла Тукай, Мәҗит Гафури кебек классик әдипләрнең иҗатын яхшы белеп, аларның шигырьләрен яттан сөйли иде. Сеңлемне бишеккә салганда моңлы итеп «Бишек җыры»н көйләвен, «Бала белән Күбәләк» шигырендәге күбәләк рәсемен кәгазь битенә төшереп, минем кулыма беренче тапкыр каләм тоттырганын әле дә хәтерлим. Туган телебезгә хөрмәт, Тукай иҗатына мәхәббәт тәрбияләүдә әниемнең роле ни дәрәҗәдә зур булганын аңлатып тору кирәкмидер.
Мәктәптә барлык дәресләрне татарча укысак та, бу миңа рус телен дә яхшы үзләштерергә комачауламады – имтихан сынауларын уңышлы узып, югары уку йортына кердем. Башкорт дәүләт университеты филология факультетының рус һәм татар бүлеген тәмамлап, татар теле укытучысы белгечлегенә ия булдым. Белем бирүгә багышланган олы хезмәт юлымда югары исемнәр яуладым. Бүген дә балаларга Тукай исеме белән бәйләп, татар телен өйрәтәм, киләчәкләренә якты өметләр уятам. Шул юлда хәзер үзләре дә татар теле укытучылары булып хезмәт куя торган элекке укучыларым, миңа ияреп, зур уңышлар казана.
Минем бер хыялым бар иде, ул – Казанга килеп, Габдулла Тукайның каберенә чәчәкләр кую. 2001 елның матур май аенда, якташыбыз Резеда Вәлиеваның юбилее уңаеннан Казанга бару бәхете тиде. Шул көннәрдә теләгем тормышка ашты да инде. Казанның Яңа Татар бистәсендәге зиратта шагыйрьнең кабер ташына язның беренче чәчәкләрен куйган мизгелләр күңелемдә мәңге саклана. Шагыйрь белән шушы сүзсез очрашудан мин рухланып кайттым. Тукай шәхесенең халыкның бүгенгесенә һәм киләчәгенә тәэсире ни дәрәҗәдә көчле һәм елдан-ел тагын да арта баруын аңладым. Бүген минем әдәби иҗат җимешләрем төрле басмаларда дөнья күреп тора. Бу шигырьләрем Тукайга карата якты уйларымны чагылдырадыр дип ышанам.
ТУКАЙГА
Еллар үткән, сезнең буын
Күптән калган теге буатта*.
Ә син, Тукай, һаман безнең белән,
Җилдерәсең җитез Пар атта.
Дөньяларны шау-шуларга күмеп,
Үтте күпме шигъри парадлар!
Тезгеннәре өзелеп, торып калды,
Егылып калды күпме пар атлар...
Туган телгә биргән канатларың
Талмый кагына милләт күгендә.
Шигъри сүзең көрәш ялкыны ул,
«Әллүки»ең күңел түрендә.
Замананың корыч атын җигеп,
Кем айкамый бүген Җиһанны!
Синең Пар ат һаман алдан бара
Уза алучылар юк аны!
*Буатта – (баш.) гасырда.
ТУГАН ТЕЛЛЕ ГАИЛӘМ
Туган телем – татар теле.
Дөньяда иң матур тел!
Иң кадерле моңым итеп,
Янда гына йөртәм гел.
Әби-бабам да сөйләшкән,
Нәкъ минем күк татарча.
Укыганнар Тукайларны
Туган телдә – татарча.
Мин дә бүген алар кебек,
Сөйлим, яшим татарча.
Атам-бабам мирасы бу,
Булып куйма – башкача!
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала