Ниһаять, ниһаять, төн пәрдәсен ертып, истәлекле көннең таңы туды – 2026 елның 26 апреле! Күңел очына! Ниһаять, дулкынлану вә сөенеч белән көтеп алган вакыйга – халкыбызның сөекле шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулган көн, Туган тел көне җитте! Без, ягъни мин һәм Башкортстанның Бәләбәй шәһәрендә татар милли-мәдәни учагын сүндермәс өчен җан атып йөргән Рәсүл абый, Галия ханым, Альбина ханым, Уфага – Тукай бәйрәменә, «Нур» татар дәүләт театры каршындагы шагыйрьнең һәйкәленә чәчкәләр куярга барабыз!

Фото – З.Салихованың шәхси архивыннан.
Юуук, безне беркем мәҗбүр итми, махсус чакырмый, без күңел кушканга барабыз. Бу күптәннән, Уфада шагыйрьнең һәйкәле барлыкка килү белән, күңел түрендә туган теләк. Рәхмәт төшкере, бу хыялны быел бөтен татар дөньясы Тукай шәхесен олылап искә алганда тормышка ашырырга язды.
Исегезгә төшереп үтим әле, Уфада Тукай һәйкәлен (авторлары – скульптор Владимир Дворник һәм архитектор Леонид Дубинский) ачу тантанасы Башкортстан һәм Татарстан җитәкчелеге катнашында 2019 елның 18 апрелендә узды.
...Шулай итеп без иртүк җыенып, Рәсүл абый Гәрәевның машинасында Бәләбәйдән Уфага юл тоттык. Машина эчендә җылы аралашу, рәхәт бер халәт хөкем сөрә, ә күңел исә Тукай һәйкәленә, гүя аның үзенә ашкына. Бүген көндәлек мәшәкатьләргә чумып, кулдан телефон төшмәгән заманда менә шулай очрашу-аралашулар бик сирәк була шул. Без Рәсүл абыйга рәхмәтләребезне яудырабыз. Татар конгрессының урындагы җитәкчесе буларак, ул бихисап изге эш-гамәлләр кыла, Бәләбәйдәге татар дөньясының үзәгендә кайный, халкыбыз, туган тел, иман дип җан атып йөри. Галия ханым Әхмәтшина да, «Туган тел» төркеме, ә аннары «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе буларак, җирлектә татар мәдәниятен саклау, халык күңелендә туган тел, милли сәнгать һәм әдәбиятка мәхәббәт уяту өчен тырышып йөргән мөхтәрәм шәхесләрнең берсе.
...Тормыш, Бәләбәй хәлләрен сөйләшеп, Уфага барып җитүебезне сизми дә калганбыз. Әнә ул миллилек, татарлык, гүзәллек чәчеп торган «Нур» театры! Әнә ул сагындырган Тукай һәйкәле! Без машинадан төшеп, театр бинасына керәбез һәм Тукай бәйрәме шаукымына кушылабыз. Бәйрәмнең беренче өлеше – XIV «Тукай моңнары» фестиваль-конкурсының республика этабы тәмамланган һәм ярты сәгатьтән, ягъни 12дә башланачак Тукай һәйкәле янындагы тантанадан соң, йомгак ясалып, җиңү яулаган балаларның исемнәре игълан ителәчәк икән.
Галия ханым белән мин якындагы чәчкә кибетеннән янып торган кызыл канәферләр сатып алып килдек. Һәйкәл янына халык күпләп җыелганчы истәлеккә фотога да төшеп өлгердек.
Менә олысы-кечесе һәйкәлне уратып алгач, «Нур» театры артистлары тантананы башлап җибәрә. Бер-бер артлы рәсми затлар чыгыш ясый. Татар милли-мәдәни мохтәрияте советы җитәкчесе Римма ханым Үтәшева, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин, Башкортстан Язучылар берлеге, Халыклар дуслыгы йорты һәм башка оешмаларның вәкилләре бәйрәм белән котлый. Ниһаять, һәйкәлгә чәчкәләр куяр мизгел җитә. Мин җилдән ышыклап барган канәферләремне, башкалар шикелле үк, һәйкәл постаментына, ипләп кенә Тукайның аяк астына куям. Һәйкәл алдында шагыйрьне чиксез ярату билгесе булып роза, канәфер, нәркис чәчәкләре өстәлгәннән-өстәлә. Бу көнне чәчәк куярга килгән һәркемне, якыннан танымаган-белмәгәннәрне дә, ана телебез, халкыбызның киләчәк язмышы өчен борчылып яшәүче кардәшем-фикердәшем, Тукай белән бертуган итеп кабул иттем мин. Милли гимныбызга әйләнгән «Туган тел»не бергәләп җырлавыбыз да бердәмлекнең зур көч булуын чагылдырды.
Тукай бәйрәме «Нур» театры залында дәвам итте. Биредә «Тукай моңнары» фестиваль-конкурсында җиңүче балалар бүләкләнде. Алар арасында Бәләбәйдән дә өч укучы (Айлина Әхмәтгәрәева, укытучысы Рита Ануфриева; Әхәт Галиәхмәтов, укытучысы Резеда Гыйззәтулина; Мәдинә Салихова, укытучысы Люзия Фәттахова) бар иде.
...Без кайтыр юлда. Күңелдә уйлар кайнаша. Матур, яктылары гына түгел, күңелсезләре дә. Бөтен әдипләр, журналистларны, «Сәхибҗамал», «Ак калфак» оешмаларыннан да ханымнарны күрермен, татарларыбыз дәррәү купкандыр, без – бәләбәйлеләр шикелле, башка тарафлардан да йөрәкләре кушканга Тукай бәйрәменә килүчеләр күп булыр, мәйданга да сыймабыз дип көткән беркатлы күңелем ялгышкан икән. Бар иде инде алар, әмма бик аз иде шул... Әгәр «Тукай моңнары» фестивале шушы көнне узмаса, Тукайга чәчәкләр бүләк итәргә күпме кеше килгән булыр иде икән? Хыялый күңелемдә әле һәйкәл янында шагыйрьләр чыгыш ясар, «ирекле микрофон» оештырылыр, хәтта мин дә берәр шигыремне укырмын дигән нәни генә өмет тә бар иде. Минемчә, Казан тарафларындагы шикелле, бу көнне шундый программа тәкъдим ителсә күркәм гамәл булыр.
Ә шулай да без шат күңел белән кайтып киләбез. Тукай янына тагын һәм тагын килербез. Бездән соң да яңа буыннар Тукайны олылап, һәйкәленә чәчәкләр китерер. Рәхмәт сиңа, Тукай! Рәхмәт сиңа, Тукайлы халкым!
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала