Татарстан радиосында дөнья күргән бер тапшыруның тарихы
Туфан Миңнуллин Татарстан радиосының «Пар канатлар» тапшыруы бәйрәмендә. 2011 ел, 2 май. /Фотолар – Татарстан радиосы архивыннан.
Бу көннәрдә Татарстан радиосы Тукай рухы белән яши. Сөекле шагыйребезнең тууына 140 ел тулу уңаеннан яңа тапшырулар, әңгәмәләр әзерләнә, шагыйрьләребезнең яңа поэмаларына нигезләнеп эшләнгән берничә моноспектакльнең премьерасы булырга тора. Казанда 26 апрельдә үткәреләчәк Шигырь бәйрәменнән репортаж, һәр елдагыча, эфир дулкыннарында һәм интернет киңлекләрендә дөньяның барлык почмакларына да таралачак. Кыскасы, эш гөрли. Шулар белән бергә, радиобыз фондында дистә еллар дәвамында тупланып килгән архив материаллары да хәрәкәткә килә. Әнә шундый язмаларны актаргалап утырганда, 2012 елга караган бер тапшыру үзендә озаккарак тукталырга, уйланырга, хәтерне яңартырга мәҗбүр итте. Хәер, аны онытылган дип тә әйтеп булмый, истә ул, әле яңа гына булган кебек, баксаң, инде 14 ел үтеп тә киткән икән.
Ул елны да, бөтен республикабызны, татар дөньясын, төрки гавәмне иңләп-буйлап, берничә атна дәвам иткән «Тукай көннәре» – 27 апрельдә Яңа Кырлай авылында үзенең иң югары ноктасына күтәрелеп җитте. Арча төбәгенә Казаннан, Татарстанның башка якларыннан җыелган кунаклар әүвәлдә сөекле шагыйребезнең кендек каны тамган туфракта – Кушлавычта булды, аннары Кырлыйга юл тотты. Биредә Габдулла Тукайның мемориаль музей-комплексындагы мәйданчыкта шигырь бәйрәме үткәрелде.
Менә шул бәйрәмне яктыртырга редакциядән мине җибәрделәр. Хәтердә әле, ел саен уздырыла торган бу чараның ул чакта безгә аңлашылып җитмәгән үзенчәлекләре дә булды. Мәсәлән, башка елларда Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенең яңа лауреатлары бу көнне Кырлайга килеп, Тукай рухы алдында баш ия иде, музей бакчасында яңа лауреатларның агач утыртулары да гадәткә керде. Ул елны бу матур традицияне әллә онытып җибәргәннәр, әллә кирәк тапмаганнар. Хәер, бәйрәм барышында бу китеклек сизелмәде дә кебек. Чөнки ул, һәр елдагыча, гаять югары дәрәҗәдә оештырылган иде.
Шулаен шулай, тик бәйрәм башланып китәргә беринчә минут калып килгәндә магнитофоным хыянәт итте дә куйды, микрофоннан килгән сигналны кабул итми башлады. Нишләргә белмичә аптырап калдым. Бу бит инде язгы чәчүгә чыгар алдыннан – тракторың, яуга кергәндә автоматың сафтан чыгу белән бер. Шул рәвешчә, зур тарихи вакыйга башланырга торганда, коралсыз калдым. Ичмасам, ярдәм сорап мөрәҗәгать итәрлек кеше дә юк, һәркемнең үз мәшәкате. Магнитофонны, алай гына да түгел, профессиональ тавыш яздыру җиһазын ремонтлый алырлык белгеч табу турында хыялланып та булмый. Баштарак югалып калсам да, эшне үзем җайлап карыйсы иттем. Тикшерә торгач, ачыкланды: магнитофонның микрофон шнуры ялгана торган оясында контакт юк. Ни булса, шул булыр дип, штекерны сүтеп ташладым. Шәрәләнеп калган чыбыкларның ояга нинди тәртиптә ялганырга тиешлеген чамалап алдым. Хәзер инде моны ремонтлау өчен кургаш белән ябыштыра торган паяльник кирәк. Бәлки Кырлайда кемдәдер бардыр ул. Әмма тиз арада гына андый эшне башкарып булмаячак. Шул чакта башка даһи бер уй килде («даһи» сүзен шаяртып әйтәм, хәер, хәзер шаяртып сөйләсәң дә ярый инде, тик ул чакта хәлләр бер дә шаяртырлык түгел иде минем). Әйе, уй килде. Музейга чабып кердем. Каядыр ашыгып баручы бер кызның юлын бүлдем дә: «Энәләрегез бармы?» – дип сорадым. Бу бәйләнчек кешедән тизрәк котылыйм дигәндер инде, кыз әллә каян гына берничә тегү энәсе алып килеп бирде. Рәхмәт әйтергә дә онытып, эшкә керештем. Чыбыкларны берәм-берәм энә күзе аша үткәрдем дә, бөтереп беркетеп куйдым, аннары шушы сапланган энәләрне штекер оясындагы тишекләргә керттем. Әгәр аңлатып җиткерә алмасам, укучыларыбыз үзләре аңлар, дип уйлыйм, чөнки алар техник яктан миннән башлырак.
Мин боларны ни өчен шулай җентекләп язаммы? Әйтәм: чөнки әнә шул энәләр – тишек күлмәккә ямаулык сала торган гап-гади тегү энәләре бәрабәренә магнитофон тасмасына тарихи бер вакыйга, кабатланмас чыгышлар язылып калды.
Әйтик, халкыбызның күренекле улы Туфан Миңнуллинның соңгы чыгышы. Хәзер инде безгә – үзеннән соң җирдә яшәп калганнарга бер васыять булып яңгырый торган бу сүзләрне без матбугат битләрендә укып, радио һәм телевидение тапшыруларында әледән-әле ишетеп торабыз. Ә бит әлеге чыгышын ул 2012 елның 27 апрелендә, вафатына нибары берничә көн калып килгән вакытта (ул шул елның 2 май көнендә арабыздан китеп барды) ясаган иде.
«Безнең телебез – татар теле, – диде Туфан ага Арча районы укучылары һәм укытучылары, педагогика көллияте студентлары алдында ясаган әлеге чыгышында. – Ул дөньядагы бер генә халыкның теленнән дә ким түгел. Ялганнарга ышана күрмәгез, дөньяда бөек телләр юк. Әгәр дә теге, яки бу телдә «әти-әни» сүзен әйтә аласың икән, әгәр дә ул телдә «яратам» дип әйтә аласың икән, ул тел – бөек!
Тукай – ул безнең һәрвакытта килеп, иманыбызны яңартып, барыр юлыбызның юнәлешен билгели торган шәхес. Бездә дәүләт ролен шәхесләр үти. Тукай ул – татар халкының дәүләте. Без ул дәүләтне сакларга бурычлыбыз...»
Әйдәгез, шушы тарихи язманы тыңлыйк. Сез анда Татарстан Язучылар берлегенең ул еллардагы рәис урынбасары Вакыйф Нуриевның, күренекле галим Хатыйп Миңнегуловның, шагыйрьләр Рәдиф Гаташ һәм Гәрәй Рәхимнең (2021 елда вафат), Габдулла Тукай исемендәге Бөтенроссия шигырь сөйләүчеләр конкурсының лауреаты Диләрә Булатованың чыгышларын да ишетерсез. (12+)
.jpg)
Беренче микрофоннар. 1930 еллар.
Корал эшләр, ир мактаныр
Кайвакыт хыянәт итеп куя торган тавыш яздыру җайланмалары турында сүз чыккач, Татарстан радиосының техник яктан тәэмин ителү тарихын да аңлатып китик. Хезмәттәшебез, шагыйрь Җәүдәт Дәрзаман туплап калдырган мәгълүматка караганда, студиягә беренче магнитофоннар 1950 еллар башында ук кайтарыла. Алар әлегә камиллектән ерак торса да, радио хезмәткәрләре, тапшыруларда катнашучы артистлар өчен дә чын бәйрәмгә әверелә. Эштән бушаган арада магнитофоннар яныннан кеше өзелеп тормый: һәркем язылып карарга, үз тавышының ничек яңгырашын бәяләргә тырыша. Тора-бара шактый ук күләмле күчмә магнитофоннар кайтартыла, алар белән шәһәр һәм авылларга чыгып, сыйфатлы язмалар эшләү мөмкинлеге туа. Әмма алар алмаш токтан эшләп, әле күпчелек урында аның булмавы сәбәпле, 180 килолы электростанция йөртергә туры килә. Әлбәттә, аны теләсә нинди шартларда теләсә кайда файдалану мөмкинлеге булмый, бу исә журналистларның эшенә җайсызлыклар тудыра. Тора-бара «Киев-2» электростанциясе кайтартыла. Аның авырлыгы инде 60 килограммнан да артмый.
.jpg)
Радиоспектакльләр яздыру студиясенең идарә пульты. 1980 еллар.
Радио бинасының икенче корпусы төзелгәннән соң, 1962 елда һәркайсының аппарат бүлмәсе булган өч студиядән, бер концерт һәм ике тавыш язу студиясеннән торган аппарат-студияләр комплексы барлыкка килә. 1958 еллардан башлап, соңгы хәбәрләр, республика газеталарына күзәтү, ашыгыч ТАСС матераиалларыннан кала, барлык тапшырулар да язмада яңгырый башлый. Болай эшләү бигрәк тә режиссерлар өчен зур уңайлыклар тудыра, музыкаль һәм әдәби-драматик тапшыруларның сыйфаты яхшыра.

Балалар һәм яшүсмерләр өчен тапшырулар мөхәррире Дания Гайнетдинова Венгриядә ясалган репортер магнитофоны белән интервью ала. 1990 еллар.
1968 елда студиядәге барлык җиһазлар Венгриядә эшләнгән өр-яңа аппаратура белән алыштырыла, бу исә үз чиратында тапшыруларның техник башкарылышына сизелерлек уңай йогынты ясый. Әмма еллар узу белән заманча техникага булган ихтыяҗ көчәя, яңадан-яңа үзгәртүләр таләп итә. 1970 елда үзәк аппаратлар залына берьюлы сигез студия белән эш итә ала торган програм җайланмалы яңа пульт кайтартыла, микрофоннар хуҗалыгы да әледән-әле яңартылып тора. Нәтиҗәдә, журналистларның да, техникларның да эше җиңеләя, тапшыруларның сыйфатын арттыру мөмкинлекләре бермә-бер күбәя. 1940 елларга кадәр һәм аннан соң «РВ-17» позывнойлы 10 киловатт егәрлекле бер радиостанция эшләгән булса, 1947 елдан башлап аңа сугыш елларында Мәскәүдән эвакуацияләнгән «РВ-84» радиостанциясе өстәлә. Моннан тыш, ультра-кыска дулкыннарда да радиотапшырулар оештырыла, «Маяк» радиостанциясе тапшырулары трансляцияләнә. 1977 елга кадәр Татарстан радиосы аппаратлар залы аша билгеле бер сәгатьләрдә Мәскәү, Киров, Ульяновск студияләре тапшырулары трансляцияләнә.
1980-1990 елларда жуналистлар кулына бөтенләй башка югарылыктагы заманча техника килеп керә. Әгәр кызыклы дип тапсагыз, теманы киләсе чыгарылышларда дәвам иттерербез.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала