Кешеләрдә өмет уята торган юмор

«Уклар» гали фикерле...» парчасына июллюстрация. Әлеге рәсем Габдулла Тукайның 1906 елда «Уклар» журналының 6 нчы (ноябрь) санында имзасыз басылган ***(«Уклар» гали фикерле...») парчасына тәкъдим ителә. «Уклар» журналы татарны бик нечкәләп тикшерергә сәләтле дигән фикер уздырыла. Бу юлы «Уклар» татар кешесенең корсак шәрифләренә игътибарны юнәлтә һәм шактый күп нәрсә күрә. Эченә һәрнәрсә сыя торган киң эчле кешеләрнең күплеге куанычлы хәл, әмма, кызганычка, тук корсак укуга бик йомшак, бик чукрак буладыр, дигән нәтиҗә ясала.
Тукайның иҗади мирасы – зур һәм киңкырлы. Без күбрәк аның шигырьләренә, балалар өчен язылган әсәрләренә игътибар итәбез кебек. Ә бит ул юмор hәм сатира остасы, үткен сүзле журналист, язучы да. Шагыйрьнең замандашы, танылган язучы Фатих Әмирхан (1886-1926) якын дусты Габдулла Тукайны үз чорының иң оста юмористы дип бәяли, hәм бу чыннан да шулай.
Тукай юмор hәм сатира өлкәсендә уңышлы иҗат итә. Уральскида яшәгәндә ул «Уклар» рәсемле айлык сатирик журналында (1906 июненнән ноябренә кадәр нәшер ителә; нашире һәм мөхәррире – Камил Мотыйгый, фактик җитәкчесе – Г.Тукай) басыла. Казанга күченеп килгәч, аның күп кенә сатирик әсәрләре «Яшен» (1908-1909) сатирик журналы (аны оештыруда Г.Тукай да катнаша) һәм әлеге басманың дәвамчысы булган «Ялт-Йолт» (1910-1918) сатирик, юмористик рәсемле журналында (җаваплы сәркатибе – Г.Тукай, ул баш мөхәррир вазифасын да башкара) дөнья күрә.
Әдәбият белгече, профессор Резеда Ганиева язганча, Габдулла Тукайның барлык иҗади хезмәтләрен исәпләсәк (дүрт йөздән артык әсәр), шуның яртысы (ике йөздән артыгы) – юмор hәм сатира жанрында иҗат ителгән.
Тукай юморы шырык-шырык көлү генә түгел. Бу – күз яше аркылы, күңелсез, авыр хәлләрне көлеп сөйли, кешеләрдә ничек тә өмет уята торган юмор.
Шунысы бар: Тукай юморын татар телен яхшы белгән хәлдә генә тирән һәм дөрес аңлап, бәяләп була. Тәрҗемә ителгән әсәрләрдә юмор көче ничектер кими кебек тоела.
Хәтерлисезме, совет заманында бербереңә пародия язу модада иде. Александр Иванов дигән шагыйрь бу жанрда актив эшләде. Ул төрле шагыйрьләрнең әсәрләрендә мәзәгрәк сүзләр табып, аларга пародия яза иде. Аның чыгышлары кызыклы була, билгеле hәм бик үк билгеле булмаган шагыйрь-шогарәне пародияләре белән «туздырып ташлый» иде.
Габдулла Тукай пародияләрне бик оста яза. Аның замандашы Сәгыйть Рәмиев (1880-1926) бер шигырендә үзе турында язып, «...күккә ашыйм» дигән сүзләр куллана. Тукай ирония белән моңа өстәп куя: «Ә мин hаман токмач ашыйм». Бу инде бүгенге көн терминнарын куллансаң, чыпчын пародия булып чыга. Әдәбият белгече Бәкер Яфаров (1888-1954) әдипне татар әдәбиятында сатира hәм пародиянең пионеры дип атаган.
Тукайның сатирасы бик үзенчәлекле. Ул төрле көтелмәгән мисаллар, ысуллар файдалана. Мәсәлән, кайбер очракта ул сатира угына эләккән кешенең исем-фамилиясе белән уйный, аларны үзгәртә, хәтта мәсхәрәли дә. Тукайның яраткан «сатира дусты» – Казан сәүдәгәре Әхмәтҗан Сәйдәшев. Ай-һай кирәген бирә инде аның, чыда гына! Бер шигырендә сәүдәгәр Сәйдәшевкә «Хөрмәтле надан hәм бөек фанатик» дип эндәшә, ә аның исемен мәсхәрәләп, «Ахмакҗанга» әйләндерә. Икенче шигырьдә ул сәүдәгәрне «Наданнарның ханы» дип исемли. Хет ела, хет көл, кемгә ничек!
Билгеле булганча, Габдулла Тукай корсакларын тутырырга яраткан байларга каршы бихисап сатира укларын җибәрә. Җай чыккан саен, алардан көлә. «Сорыкорт, калын корсак, бирән» hәм башка эпитетлар оча гына. «Алар корсаклары белән дөньяны каплый, ул корсаклар Каф яки Кавказ таулары хәтле», – дип көлә Тукай. Байларның, ишаннарның корсакларын – «Кеше хакын җыяр өчен бер аппарат», дип аңлата.
Бер кыска хикәядә («Ике хәзрәт hәм извозчик») шагыйрь ике мулланың аштан чыгуын тасвирлый – әлбәттә, икесенең дә корсаклары яхшы гына тулган. Болар извозчикны туктатып, кая барасыларын әйтә. Извозчик юлга илле тиен түләү сорый. Болар аптырый: «Соң бу юл өчен унбиш тиен генә алалар, ара ерак түгел бит?!» Извозчик җавап бирә: «Сез бит аштан чыктыгыз, сез атка авыр буласыз, шуңа күрә түләү дә арта!»
Менә «Ике иптәш арасында» (1910) дигән бәләкәй генә шигырь. Бер иптәш икенчесеннән бертуктаусыз сорый: нинди яңа хәбәрләр бар? Иптәше: «Вакытым юк, яңалыклар юк» – дип җавап бирә. Тегесе hаман туктамый, яңалыклар ишетәсе килә. Аптырагач, иптәше аңа болай дип җавап бирә:
– Кит, димен, иптәш, йөдәтмә!
Мин беләм тик: син – җүләр;
Нәрсәсен сөйлим моның мин –
инде бу иске хәбәр!
«Былтырның хисабы» (1912) дигән фельетонында Габдулла Тукай драматург, шактый примитив эчтәлекле әсәрләр авторы, педагог Шәриф (Әхмәтшәриф) Саттаров (1887-1972) турында сөйли – аңа татар «җене» кагылган, ул милләт мәсьәләләренә бик нык бирелгән hәм бөтен әйбергә «татар» сүзе өсти. Татар халкы, татар кызы, татар башмагы, татар катыгы, татар токмачы hәм башкалар, барысы да татарныкы. Шундый исемле китаплары белән ул бөтен кибетләрне тутыра. Тукай әйтә: «Мондый кешеләрне, гадәттә, юләрләр өчен «сары йортка» урнаштыралар. Әмма бу кешегә «татар юләр йорты» кирәк, ә бездә андый йорт юк, шуңа иректә йөри». Ул бу кешенең исем-фамилиясен үзгәртә: Әхмәтшәриф – Ахмакшәриккә әйләнә, ә фамилиясе – Сапсатасатаровка.
Тукай шәкертләрнең чит илдә укуына каршы була. Әгәр без аларны Бохарага җибәрсәк, алар аннан – ишәк; Истанбулга җибәрсәк, аннан полицейский hәм шпион булып кайта, дип яза «Хиссияте миллия» (1906) мәкаләсендә.
Тукайның «Бер гәзитә идарәсе хәленнән» (1907) дигән шигыре бүгенге хәлләргә бик тә туры килә. Шагыйрь газетадагы вазгыятьне сөйли: язучылар, машинистлар, хезмәтчеләр акча сорый, ә касса буш, түләргә акча юк. Шигырьне Тукай мондый сүзләр белән тәмамлый:
Сиңа, дустым, сүзем шулдыр:
татарга сатма матбугат.
Трактир ач татарга, – сат та тор
һәртөрле мәшрубат* (*эчемлек)!
Бүген дә татар матбугатының хәле шундыйрак: тиражлар төшә, редакцияләрдә хезмәт куючы журналистлар саны азая, хәтта кайбер газеталар ябыла да! Кая барабыз без, җәмәгать? Матбугатны эчемлек кибетләренә алыштырабызмы?!
Габдулла ТУКАЙ
Фәлсәфи сүзләр
«Җәүһәр җирдә ятмый», дигән булалар, вәхаләнки ул үзе җирдән чыга.
«Сүзең көмеш булса, тик торуың алтын», дигән булалар; алай булса, телсезләр һәммәсе миллионер булып беткән булырлар иде.
«Аз ашасаң, күп ашарсың», дигән булалар, вәхаләнки татар эшчеләре гомерләре буенча аз ашыйлар да, берсенең дә күп ашар дәрәҗәгә җиткәне күренми әле.
«Үлемгә каршы дәва юк», дигән булалар, вәхаләнки терек тору – үлемгә каршы иң яхшы дәва.
«Канәгать – үзе хәзинә», дигән булалар; сата башласаң, бер тиенгә дә алучы булмагач, мин аның хәзинәләре белән ни эшлим?
Билсез казакилы шәкерт: «Милләткә хезмәт итәргә кирәк», – дигән була да, үз башындагы чүпләрен китап базарына ата, әллә «милләт» дигән нәрсәне чүп кәрзинкәсе дип уйлыймы бичара?
«Кешегә баз казысаң, үзең төшәрсең», дигән булалар, вәхаләнки кабер казучылар көненә икешәр баз казыйлар да, үзләре төшмиләр.
«Бирмәсә дә, бай яхшы», дигән булалар, вәхаләнки Кәримовларның бай булуыннан дөньяда берәүгә дә яхшылык килгәне юк әле.
«Байлар сәдакага йөрми», дигән булалар; әллә Оренбургның Госманов, әллә кай җирнең Ишмөхәммәтовларын бай түгел дип уйлыйлармы?
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала