Тарихи мирас Уку өчен 6 минут

Тукай илһамчысы Зәйтүнә: нәсел тарихы һәм фактлар

Г.Тукай әдәби музее бөек татар шагыйренең тормышы, иҗаты һәм эшчәнлеге турында тирән мәгълүмат бирү белән генә чикләнми, ХIХ гасыр ахыры-ХХ гасыр башы татар тарихы һәм мәдәнияте, Тукайның шул чорда яшәгән һәм иҗат иткән замандашлары һәм фикердәшләре белән дә таныштыра. Килгән кунакларны кызыксындырган сораулар аның нәселе, гаиләсе һәм мәхәббәтенә дә кагыла. Музей кунаклары күбесенчә сенсация көтә, 21 нче йөздә бу тема буенча нинди ачышлар булуы белән кызыксына. Сенсация ук булмаса да, кызыклы мәгълүматлар белән бүлешәбез.

 

Чистай ишаны Мөхәммәдзакир Камаловның оныгы Мөнирә Мансурова.

 

 

Мәкаләне әзерләгәндә Татарстан Республикасы Милли музее фондларындагы Зәйтүнә Мәүлүдова архивы, Г.Тукай әдәби музее концепциясе, интернеттагы ачык чыганаклар, Троицк туган як музее хезмәткәрләреннән алынган мәгълүмат, Наталия Назарова (Петербург) һәм Ләйлә Яһүдинаның (Казан) гаилә архивлары кулланылды.

 

 

Фатыйма Камалова кызлары – Шәмсениса, Гөлсем һәм Хәтимә белән.

 

 

Зәйтүнә туташ һәм бөек Тукай мәхәббәте турында күпме китап-мәкалә язылган, фильмнар төшерелгән, спектакльләр куелган. Диссертация генә язылмады бугай. Инде икенчеме-өченчеме тапкыр, кабатлап-кабатлап, Зәйтүнә Мәүлүдованың Яңа Татар бистәсе зиратындагы каберен дә «таптылар». Шулай да укучылар язмабызда әле билгеле булмаган кызыклы фактларны күрерләр, татарның күренекле шәхесләре белән Тукай илһамчысының бәйләнешләрен күз алдына китерерләр дип уйлыйбыз.

 

 

Зәйтүнәнең ракета һәм диңгез кораблары двигательләрен проектлаучы туганнары

 

Зәйтүнәнең туганнары хакында мәгълүмат бик аз. Әтиләре Хәйдәр («Пыялачы Хәйдәр») үлгәндә Шакирга – 15, Габдрахманга – 12, Рабигага – 11, Бәдриҗиһанга – 10, Зәйтүнәгә 6 яшь була. Зәйтүнә 1893 елда туган. Димәк, Шакир – 1884, Габдрахман – 1888 елгы. Гаиләдәге иң зур бала – Вәли турында, кызганыч ки, мәгълүмат табылмады.

 

Беренче тарих Габдрахман абыйсы белән бәйле. Берничә ел элек Г.Тукай әдәби музеена әби-бабалары хакында мәгълүмат эзләп, Петербургта яшәүче Наталия ханым Назарова килгән иде. Ул Габдрахман Мәүлүдовның оныгы булып чыкты. Нинди дә булса материал табылса, уртаклашуны сорап, электрон адресын калдырды. Соңрак менә шундый эчтәлектәге хат җибәрде: «Исәнмесез, Лена! Сезнең хатыгыз минем өчен бик көтелмәгән булды, күпме вакыт үтте… Мин үземнең фотографиямне һәм ике фотографияне янәшә беркеттем: «копия» дип әйтә алмыйм, ләкин билгеле бер охшашлыкны күрергә мөмкин. Шулай ук гаилә архивыннан Зәйтүнәнең ире һәм улы белән төшкән фоторәсемне дә җибәрәм. Кызганыч ки, ничәнче ел булуын белмим. Мин кечкенә чакта җәй көне әниемнең бабасы янына дачага баруыбызны, ә дачаның Атилла Расихның да бакчасы урнашкан бакчалыкта булганын хәтерлим. Ул әтиемнең туганнан туган абыйсы иде, шуңа күрә без аларда кунакта булдык. Бала чагымда Атилла абыйның дачасында булган туганнары һәм танышларының мине аның әнисе Зәйтүнә апага охшаган дип сөйләүләре гаҗәпләндерә иде. Ул чагында минем ничек аңа охшый алуыма гаҗәпләнә идем. Ләкин, үземнең шәҗәрәм белән шөгыльләнә башлагач, аз гына булса да хәтердә калган туганнарым турында интернеттан мәгълүмат эзләгәндә, Зәйтүнә апаның фотоларын таптым һәм миңа ни өчен шулай сөйләгәннәрен аңладым. Музейга туганнарым, Зәйтүнәнең әти-әниләре һәм бабам, Габдрахман Мәүлүдов, аның бертуганнары турында мәгълүмат эзләргә килдем. Интернетта мәгълүмат бик аз һәм шактый төрле. Мин Зәйтүнәнең әтиәнисе, бабам һәм бабамның әтисе хакында нәрсәдер белә алырмын дип уйлаган идем. Татарстан архивына запрос ясадым һәм Габдрахман Мәүлүдовның 1888 елның 3 маенда Чистайда (иске стиль белән) туганлыгы турында белешмә генә алдым, аның әтисе – мещан Хәйдәр Садыйкович, әнисе – Шәмсеҗиһан.

 

Әтием – Мәүлүдов Рафаэль Габдрахман улы (18.05.1926-08.12.2007), техника фәннәре кандидаты, Казан авиация техникумын кызыл дипломга тәмамлый, аннары Казан авиация институтын бетерә. Мәскәүдә аспирантура тәмамлый, аннан гомере буе Мәскәү өлкәсенең Калининград шәһәрендә инженер-конструктор булып эшли. Хәзер бу Королев шәһәре. Мин шунда тудым. Без дүрт бала идек. Әтиемнең эше космос белән бәйле, «яшерен» иде. Эше турында ул миңа балачакта берни дә сөйләмәде, ләкин космоска һәр очышны игътибар белән күзәтте. Еллар узгач, күп серләр ачылгач, әтиемнең ракета корабльләре двигательләренең ниндидер элементларын проектлаганын, аның патентланган уйлап табышлары күп булуын белдем. Шәһәр яшерен иде, чөнки анда космик очышлар белән идарә итү үзәге урнашкан, барлык производстволар һәм фәннитикшеренү институтлары космос белән бәйле иде. Әти «Энергия» РКК (Российская космическая корпорация) бүлекчәләренең берсендә бүлек башлыгы булган.

 

2007 елда аны җирләгәндә элекке хезмәттәшләре дә бар иде. Алар әтием уйлап тапкан детальләр белән космик корабльләрнең хәзер дә очуын әйттеләр, гәрчә, инде ул пенсиядә булса да һәм 1998 елдан бирле эшләмәсә дә, хезмәтләре танылу алган.

 

Әтиемнең ике абыйсы булган. Олысы Шәүкәт Габдрахман улы Мәүлүдов Бөек Ватан сугышында Смоленск янында һәлак булган. Кечесе Марат Габдрахман улы Мәүлүдов Санкт-Петербургта яшәгән һәм эшләгән, диңгез корабларының двигательләрен проектлаган. Аның да уйлап табулары бик күп. Лена, әгәр сезгә нинди мәгълүмат кызыклы һәм файдалы булуын язсагыз, мин булдыра алганымча җавап бирергә тырышырмын. Наталия».

 

 

Зәйтүнә һәм Габдрахман Мәүлүдовның оныгы Наталия.

 

 

Наталия ханым турында

 

Наталия Рафаэль кызы Назарова – Зәйтүнә Мәүлүдованың абыйсы Габдрахманның оныгы, Петербургта яши. Психология фәннәре кандидаты, клиник психолог, психолог-консультант, супервизор, «Арт-терапия ассоциациясе»нең хакыйкый һәм мактаулы әгъзасы. Моннан тыш, ул Социаль технологияләр академиясендәге «Сәнгать терапиясе» кафедрасының югары Эксперт советы әгъзасы, Санкт-Петербургның «5 нче психоневрология диспансеры»ның медицина психологы, Санкт-Петербург дәүләт мәдәният институтының психология һәм педагогика кафедрасы доценты.

 

 

Габдрахман Мәүлүдов язмышы Арча белән бәйле

 

Язучы Атилла Расих әнисенең абыйсы Габдрахман Мәүлүдов язмышы хакындагы хатирәләре белән уртаклаша, аларның кайберләре «Ишан оныгы» повестендә дә чагыла. Бу истәлекләр нигезендә шулар билгеле: 1924 елда Атилла әти-әнисе белән Күлле-Киме авылында (хәзер Әтнә районына керә) Габдрахман абыйларында кунакта була. Г.Мәүлүдов бу авылда мәктәп директоры булып эшли. Ул махсус белем алмаган, курслар гына бетергән. Белемгә омтылуы, тирән акылы һәм хезмәт сөюе аны зыялы кеше итә. Соңрак Г.Мәүлүдовны Арчага кантон мәгариф бүлегенә инспектор итеп күчерәләр, ә хатыны Сәүдә укытучы булып эшкә урнаша. 1920 нче еллар ахырында Габдрахманның әнисе Шәмсеҗиһан алар белән яши башлый. Шул вакытта Атилланы да кыш чыгарга Арчага китерәләр. Мәүлүдовлар гаиләсе бу вакытта ишле була: ирле-хатынлы Габдрахман белән Сәүдә, аларның уллары Рафаэль белән Шәүкәт, Шәмсеҗиһан әби һәм Атилла. Шулар өстенә, Габдрахманның мәрхүмә сеңлесе Бәдриҗиһанның ятимә кызы Ләләне дә сыендыра алар. Әле бу гаиләдә асрау Гаҗби дә була. А.Расих истәлекләрендә ул көннәр ачлы-туклы тормыш буларак сурәтләнә. Бигрәк тә нәни Рафаэльнең елавы үзәгенә үткән: ничек кенә тырышмасыннар, аны беркем дә, хәтта әти-әнисе күтәреп йөреп тә елавыннан туктата алмаган. Елап аргач, үзе туктый торган булган. Петербургтан Г.Тукай музеена килеп, үз нәселе хакында мәгълүмат эзләгән Наталия Назарова – 1926 елда туган шул Рафаэльнең кызы. А.Расих истәлекләрендәге тагын бер бала – Шәүкәт. Ул 1923 елда туган, 1942 елның 28 мартында Бөек Ватан сугышында һәлак булган.

 

Зәйтүнә һәм аның гаиләсе Казанга күчеп төпләнгәч тә, алар Арчага – Габдрахманнарга кайтып йөри. Соңрак Габдрахман гаиләсе белән Казанда Достоевский урамында яши, Наркомпроста эшли, сеңлесе Зәйтүнә һәм аның улы Атиллага кулдан килгәнчә ярдәм итә, эшлекле киңәшләрен бирә. Аның киңәшен тыңлап, ишан килене Зәйтүнә дә һәм ишан оныгы Атилла да югары белем ала.

 

 

Шакир Мәүлүдов

 

Зәйтүнәнең абыйсы Шакир Мәүлүдов хакында мәгълүмат эзләп төрле чыганакларга, шул исәптән, интернетка да мөрәҗәгать иттек. Пермь өлкәсенең Оса шәһәрендәге «Пермь туган якны өйрәнү музее филиалы – Оса туган якны өйрәнү музее»нда кызыклы мәгълүмат табылды. ОК социаль челтәрендә Оса музее хезмәткәре Алексей Зверев «Мөхәммәтгатаның яки аның улы Касыймның фотосымы?!» дип аталган пост урнаштырган. Фоторәсемдә – чибәр егет, артында – иске татар телендә: «Сөекле сеңлем Мөнирәгә. Альбомыңны актарганда искә төшерү өчен. Шакир Мәүлүдов. 1916.IX\2.» – дип язып куелган. Бу егет мәшһүр шагыйре Габдулла Тукайның илһамчысы Зәйтүнә Мәүлүдованың бертуган абыйсы Шакир булып чыкты.

 

 

Зәйтүнәнең абыйсы Шакир Мәүлүдов.

 

 

Шакир Мәүлүдов белән бәйле тагын бер фотосурәт Чиләбе өлкәсенең «Троицк туган якны өйрәнү» музеенда саклана. Фотосурәт артындагы язма буенча – «Троицк театр вә музыка сәнгатен тәрвиҗ итү җәмгыяте» оркестры. 1910 ел», уртада – оркестр җитәкчесе Салих Айманов, аннан уңда – Шакир Мәүлүдов. Кызганыч ки, әлеге фоторәсемне бик күп китапларда «Шәрык клубы» каршында оештырылган кыллы оркестр дип күрсәтәләр. Телефон аша эләмтәгә кергәч, Троицкида яшәүче пенсионер, туган якны өйрәнүче Рәйсә Исмәгыйль кызы Әбүбакирова бу фотосурәтнең туганнары Мәрьям Таһир кызы Әбүбакировада саклануын, һәм, васыяте буенча, аның үлеменнән соң музейга тапшырылуын әйтте. Фоторәсемгә аңлатма язган «музыкант И.Илялов» – Зәйтүнә Мәүлүдованың укучысы Исхак Илялов, актер, режиссер, педагог һәм мандолиначы.

 

 

Зәйтүнә һәм Шакир Мәүлүдовлар белән Габделкадыйр Рәсүлев.

 

 

Н.И.Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәдә «Троицк театр вә музыка сәнгатен тәрвиҗ итү җәмгыяте»нең һәвәскәр труппасы Г.Камалның «Бәхетсез егет» драмасы куелганнан соң төшерелгән 1911 елгы фотосурәт саклана. Труппа артистлары арасында Шакир Мәүлүдов та бар.

 

Димәк, Зәйтүнәнең олы абыйсы Шакир Мәүлүдов Троицк шәһәрендә яши. 1910 елның 23 августында Иж-Бубый мәдрәсәсендә махсус сынауны уңышлы үтеп, «Татар башлангыч училищесы укытучы-мөгаллимәсе» дигән таныклык алган кыз шуңа күрәдер дә нәкъ шушы шәһәргә килә. Тагын бер факт: 1911 елда ир-балалар мәдрәсәсе таркатылып, Мөхлисә Бубыйның абыйсы һәм энесе кулга алынганнан соң, 1912 елда хатын-кызлар училищесы ябылгач, Зәйтүнәнең укытучысы Мөхлисә Бубый шул елны Троицк шәһәренә күчеп килә. Ул биредә инде 1910 елда ук ачылган башлангыч хатын-кызлар мәктәбен җитәкли. Бер үк вакытта 1913 елдан хатын-кызлар гимназиясендә дин гыйлеме укыта. Мөхлисә Бубый 1914 елда, сәүдәгәр Яушевларның матди ярдәме белән, – хатын-кызлар мәдрәсәсен, 1915 елда мөгаллимәләр семинариясен ачуга ирешә һәм аның мөдире була. Ул Троицкида кызлар мәдрәсәсендә укытканда аеруча зур популярлык казана. Мөхлисә Бубый үзенең тырыш, сәләтле шәкерте Зәйтүнә Мәүлүдованы укытучы итеп чакыра.

 

А.Расих истәлекләрендә Шакир хакында берничә факт бар. Шакирның театр белән кызыксынуы профессиягә әйләнә, ул актерлар труппасы белән Троицкидан Урта Азиягә китеп бара. Труппа таркалгач, Бохарада, Хива, Чарджоуда яши, сату-алу оешмаларында эшли. Шакирга 50 яшьләр чамасы булганда, ул Сәрвәр Якуповага өйләнә, Фәрит исемле уллары туа. А.Расих та 1930 нчы елларда Үзбәкстанда яшәүче Шакир абыйсы янына килеп чыга, беркадәр вакыт шунда эшләп тә ала.

 

А.Расих Шакирның Троицкида бай гына китапханәсе булуын искә ала. Андагы китаплар барысы да рус телендә икәнлеген, Пушкин һәм Шекспир әсәрләре дә барлыгын хәтеренә төшерә. Атилланың музыкага тартылуына да Шакир сәбәпче була: нота танымаган малай абыйсы бүләк иткән мандолинада уйнарга өйрәнә, соңыннан скрипка аның гомерлек юлдашына әйләнә.

 

 

«Троицк театр вә музыка сәнгатен үстерү җәмгыяте» оркестры. Уртада – оркестр җитәкчесе Салих Айманов, аннан уңда – Шакир Мәүлүдов. 1910 ел.

 

 

Шакир, беренче хатыны Сәрвәр үлгәч, икенче хатыны Фатыйма белән сугыш елларында Казанга әйләнеп кайта.

 

 

Мөнирә – Мөхәммәтзакир Камалов-Чиставиның оныгы

 

Шакир «сөекле сеңлем Мөнирә» дип искә алган туташ – күренекле ишан, мәгърифәтче, II гильдия сәүдәгәре Мөхәммәтзакир Камалов-Чиставиның оныгы. Мөнирәнең әнисе – Җүәйрә, оныгы язмабыз башында искә алган Ләйлә Яһүдина була.

 

Камаловлар гаиләсендә 10 кыз үсә. Мөхәммәтзакирның беренче хатыны Бибигасимәдән туган кызы Бибиганделип имам Мөхәммәтшәһит Мөхәммәтҗан улына кияүгә чыга, Бибихәдичә исә имам Шиһабетдиннең хатыны була. Икенче хатыны Бибифатыймадан туган кызлары: Әминә – мулла Мөхәммәтнәҗип Шәмсетдиновның (Түнтәри), Камиләтенниса – мулла Мөхәммәтнәҗип Әмирханның (Фатих Әмирханның абзасы), Гарифә – мулла Гариф Уразгильдиевнең, Өммегөлсем – фабрикант Габдулла Акчуринның хатыны. Өммегөлсем Камалова Санкт-Петербургта Бестужев хатын-кызлар югары курсларында Габдулланың апасы белән бергә укый. Шәмсениса – Рөстәм Акчуринның, Җүәйрә – мөгаллим Миргалим Мансуровның хатыны. Мөнирә – аларның кызы. Әсмаи-Галия атаклы дин белгече Муса Бигиевнең хатыны була. Камаловларның улы Ибраһим Мисырда «Әл-Әзһәр» университетында Муса белән бергә укый. Ул аның Әсмаи-Галия белән танышуына ярдәм итә. Камаловлар гаиләсендә үскән тагын бер кыз бала – Хәтимә яшьләй үлә.

 

Габдулла Тукай

«Мәхәббәт»

 

Җир яшәрмәс, гөл ачылмас — төшми яңгыр тамчысы;

Кайдан алсын шигъре шагыйрь, булмаса илһамчысы.

 

Бер гүзәлдән кайсы шагыйрь, әйтеңез, рухланмаган?

Байроның, Лермонтовыңмы, Пушкиныңмы — кайсысы?

 

Файдасыз бер ит кисәгеннән гыйбарәттер йөрәк, —

Парә-парә кисмәсә гыйшык-мәхәббәт кайчысы.

 

Тешләренең гәүһәреннән кабызып алдым менә

Мин бу шигъре, — әйтсәңез лә, энҗедән ким кай төше?

 

Бу татар шагыйрьләрен мөмкиндер артка калдыру,

Алга сөрсен гашыйкый анчак мәхәббәт камчысы.

 

Һич хуҗалыкны кабул итмәм бөтен дөньяга мин,

Булмага мөмкин икән гыйшык, мәхәббәт ялчысы.

 

Әмма ләззәтле дә соң яшьрен газап, яшьрен яну! —

Бар микән, белмим, моның миннән бүтән аңлаучысы?

 

Барча әхраре мәхәббәт миннән уңда, зан итәм, —

Кайда Фәрһад берлә Мәҗнүн! — мин аларның таңчысы!

«Әлислах»тан, 1908 ел.

 


Шигъре — шигырен.

Гашыйкый — гашыйкны.

Анчак — тик, бары.

Барча әхраре мәхәббәт — иң кайнар мәхәббәт ияләренең барысы.

 

 

Ни өчен әлеге кызлар хакында да тәфсилләп яздык соң? Мөхәммәтзакир Камаловның икенче хатыны Бибифатыйма – Зәйтүнәнең әтисе Хәйдәрнең сеңлесе, кыз фамилиясе – Мәүлүдова. Мөхәммәтзакир белән Бибифатыйманың кызлары – Зәйтүнәнең туганнан туган (двоюродный) апалары. Алар арасында татар дөньясына мәшһүр кызлар – Өммегөлсем Акчурина белән Әсмаи-Галия Бигиева да бар. Зәйтүнәнең истәлекләреннән күренгәнчә, Бибифатыйма апалары Хәйдәр гаиләсенә югарыдан караган: киленнәре Шәмсеҗиһанны (Хәйдәрнең хатыны, Зәйтүнәнең әнисе) хезмәтче итеп, идән-сәке, кер юарга чакыра торган булган.

 

Зәйтүнәне Тукай белән 1908 елда Фатих Әмирхан таныштырган. Ә Фатих белән Зәйтүнә Казанга килгәнче үк таныш булган. Фатих Әмирханның абзасы Мөхәммәтнәҗипнең хатыны Камиләтенниса (Әмирханова) белән дә, Фатих гыйшык тотып йөргән Шәмсениса Камалова (Акчурина) белән дә кызны туганлык җепләре бәйләгән. Алда әйткәнемчә, Зәйтүнә – Камиләтенниса һәм Шәмсениса белән туганнан туган.

 

Шакирнең фотосурәте Пермь, Оса якларына ничек барып эләккән соң? Мөнирә (1902 елда туган) – Шакир Мәүлүдовның туганнан туган апасы Җүәйрәнең кызы, ягъни племянницасы булып чыга.

 

Җүәйрә Камалова (1882-1978) 18 яшендә Солтанай авылына (хәзерге Барда районының Пермь өлкәсе) – мөгаллим Миргалим Мансуровка кияүгә чыга. Гаилә 1-2 елдан Оса шәһәренә күчеп китә. Мөнирә Оса шәһәрендә рус кызлары гимназиясендә укый. Революция башлангач, гаилә Семипалатинск (Казакъстан, Симей) якларына килеп чыга. 1918 елда Миргалим тимер юл фаҗигасендә һәлак була. Җүәйрә белән Мөнирә, зур авырлыклар белән, Казанга кайтып урнаша, озак еллар Каюм Насыйри урамында яшиләр. 1970 нче елларда Бертуган Касыймовлар урамындагы 18 нче йорттан фатир алалар.

 

 

Зәйтүнәнең дус кызлары

 

Зәйтүнәнең истәлекләреннән күренгәнчә, 1906 елда ул, белем алу максатыннан, әнисе Шәмсеҗиһан, апалары Рабига һәм Бибиҗиһан белән Казан шәһәренә килә. Мәүлүдовларның ишле гаиләсе Заводская урамында (ул урам хәзер дә бар) дүрт бүлмәле фатирны арендага алып яши. Аларның Мещанская урамындагы Алат Хәким йортында торулары да билгеле.

 

 

Сабур хатыны Фатыйма белән.

 

 

Бу вакытта Зәйтүнә кемнәр белән аралаша соң? Истәлекләрендә ул рәссам, каллиграф, педагог Шакирҗан Таһировларда еш булуы, аларның кызлары Суфия һәм Зәйнәб белән аралашуы турында яза. Суфия белән Зәйнәб соңрак Фатиха Аитова гимназиясендә укыта. Зәйтүнә мәгърифәтче Таһировларның Екатерининская урамында урнашкан йортында рус, татар, гарәп һәм төрек телләрендәге басмалар тупланган бай китапханә булуын да искә ала.

 

Шулай ук кыз «Әлислах» редакциясе урнашкан бинага да еш керә, чөнки йорт хуҗалары Апаковлар – Мәүлүдовлар белән ерак кардәш. Габдешәкүр Апаковның (1863-1923) хатыны Мәрьямбану (1876-1919) – аларның җизнәләре Мөхәммәтнәҗип Хөсәен улы Әмирхановның (1859-1921) сеңлесе. Зәйтүнә бу гаиләдәге ике кыз – Фатыйма (1891-1971) һәм Өммегөлсем (1897/98) белән дуслаша. Фатыйма Апакова үзенең «Бөек шагыйрь Габдулла Тукаев турында исемдә калганнар» дигән язмасында Зәйтүнәне һәм аның Г.Тукаев белән танышу тарихын искә ала.

 

Г.Тукай әдәби музее экспозициясендә Зәйтүнәнең тагын бер иптәш кызы белән төшкән фотосурәте бар. Ул – Фатыйма Әбүбакирова-Рәсүлева – Зәйтүнәнең килендәше, ире Габделкадыйр Рәсүлевнең энесе Сабурның беренче хатыны. А.Расих аны бик чибәр, түгәрәк йөзле, тулы гәүдәле дип исендә калдыра. Фатыйма Троицкиның иң бай сәүдәгәре, «чәй короле» Әбүбакировлар нәселеннән. Алда искә алган Рәйсә Исмәгыйль кызы һәм Мәрьям Таһир кызы Әбүбакировалар да шул нәселдән. Әтнә районының Олы Мәңгәр авылыннан чыккан Вәлиулла Бакировны да Троицк Әбүбакировлары белән туганлык җепләре бәйли.

 

***

 

...Зәйтүнә Мәүлүдова – күренекле дин эшлеклесе, Зәйнулла ишан Рәсүлевнең килене. Ишанның улы Габделкадыйр ерак Чистайлардан килгән чибәр туташ Зәйтүнәгә өйләнергә уйлаганда, һичшиксез, кызның укымышлылыгына, нәселенең Мөхәммәтзакир хәзрәт Камаловлар белән бәйле булуына да игътибар иткәндер...

 

 

 

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 9
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи