Чәчәкле, хуш исле май аена килеп кердек. Күңел табигатькә, бакча-дачаларга тартыла торган истирәхәт ял көннәре. Тик Татарстан радиосында эшнең иң кызган чагы – Май бәйрәменә, Җиңү көненә багышланган тапшыруларны әзерләп өлгерергә кирәк. Бигрәк тә атаклы журналистыбыз Рәзин Нуруллинның бетмәс-төкәнмәс мәшәкатькә күмелеп йөргән вакыты.

Яшь журналист Рәзин Нуруллин. 1975 ел.
Ярты гасырдан артык тарихы булган «Пар канатлар» тапшыруының алыштыргысыз мөхәррире һәм алып баручысы буларак, ул быел да 15 май – Халыкара гаилә көне уңаеннан яңа программа әзерли. Никадәр кешеләр белән очрашасы, әңгәмәләр яздырасы, монтажлыйсы, тыңлаучыларның күңелен кузгатырлык тапшыру рәвешенә кертәсе бар. Кыскасы, Рәзин Нуруллинның бәйрәм яллары бу юлы да эштә үтә.

Тавыш операторы Айсылу Гыйлаҗетдинова белән тапшыру әзерләгән чаклар. 1980 еллар башы.
Әгәр радиожурналистлар арасында «Иң тынгысыз микрофон» дигән конкурс үткәрелсә, аның баш бүләге, валлаһи, Рәзин Нуруллинга эләгәчәк. Еллар үтеп тә, тәнендәге дәрт-дәрманын гына түгел, һәр яңалыктан кызык таба белү, матурлыкка соклану, яхшылыкка сөенү кебек сабыйларга хас ихлас хисләрен җуймаган бу тиктормас кешене игенчеләр, терлекчеләр янында, завод цехларында, депутатлар арасында, җитәкчеләр даирәсендә һәм тагын әллә кайларда очратырга мөмкин. Артыннан ияреп өлгерсәң, әлбәттә.

Рәзин Нуруллин хатыны Вәсилә ханым (уң ягында), кызы Чулпан, һәм музыкаль тапшырулар мөхәррире Сиринә Латыйпова белән.
...КДУның журналистика бүлеген тәмамлаган япь-яшь егет 1973 елда Татарстан радиосына эшкә кабул ителә. Әйе, нәкъ менә кабул ителә. Чөнки әле ул елларда чат саен бер радио сөйләп, урам саен бер татар газетасы чыгып торган чак түгел. Республикадагы бердәнбер радиода – Казанның үзендә эшләп калу өчен студент елларыннан ук үзеңне күрсәтеп өлгерергә, мең төрле сынау үтәргә кирәк. Бүгенге яшьләргә карап сөенерлек шул: теләсә кайсы редакциягә кереп, шатырдатып гаризасын яза да эшкә керешә. Әйе, хәзер журналистларга ихтыяҗ зур. Яхшыларына – икеләтә кытлык.
«Пар канатлар» гаилә бәйрәмендә Һадиевлар һәм Ибраһимовлар гаиләсе.
...Әнә шул вакыттан бирле Рәзин Нуруллинның хезмәт кенәгәсендә эш урынын алыштыру турында язма юк. Дөрес, кадрлар бүлеге мөдиренә хәбәрче булып кабул ителгән егетнең берничә елдан мөхәррир, аннары өлкән мөхәррир, соңрак баш мөхәррир дәрәҗәсенә күтәрелүен теркәп барырга туры килгән. Хәзер ул – мәгълүмат һәм иҗтимагый-сәяси тапшырулар редакциясендә программалар алып баручы, Татарстан радиосының сәясәтен билгеләүче, эфирда яңгыраган һәр сүз өчен җаваплылыкны үз өстенә алучы затларның берсе.
«Пар канатлар» кичәсе һәр елны тулы заллар белән үтә.
Журналистлык эше белән бераз гына булса да таныш кешегә мәгълүм: монда иң авыр, җелекне суыра торган хезмәт – хәбәрләр бүлегендә. Ил-көндәге яңалыкларның барысын да колачлап җитешергә, арадан иң мөһимнәрен таный белергә, соңартмыйча тыңлаучыга җиткереп өлгерергә кирәк. Югыйсә беренчелекне башкалар эләктерәчәк, халык алдында абруең төшәчәк. Зур сәләт, үткенлек, сабырлык һәм сәламәтлек таләп итә торган хезмәт бу. Шуңа күрә журналистлар хәбәрләр бүлегендә озак тоткарланмаска тырыша, беркемнең дә күрәләтә инфаркт суктырасы килми. Рәзин абый бу бүлектә 53 ел (!) эшли, шушында аның чәче ап-ак ефәк төсенә керде.
«Пар кантлар» кичәсендә театрлаштырылган күренеш.
– Бу еллар минем өчен чын мәктәп булды, – дип сөйли ул үзе. – Хәбәрләр туплаучы журналистлар һәр тармактагы яңалыкны иң беренчеләрдән белеп, республика сулышын тоеп яши, барлык җитәкчеләр белән аралашып-белешеп тора. Шул чакларда салынган элемтәләр әле бүген дә хезмәттә.
Рәзин Нуруллин диюгә, радиога табынган тыңлаучы аның тарафыннан төрле елларда әзерләнгән «Авыл офыклары», «Иртәнге дулкында», «Кеше һәм закон», «Депутат каналы» кебек тапшыруларны искә алыр. «Көн үзәге» информацион-нәфис каналында Татарстан радиосында беренче тапкыр татар телендә турыдан-туры элемтә үткәрүен, Татарстан-Башкортстан радиокүперләре оештыруын хәтерендә яңартыр һәм, һич шөбһәсез, «Пар канатлар»ы хакында уйланыр.
Әйе, Рәзин абый үзенең остазы, университеттагы диплом җитәкчесе журналист Варис Зиннәтуллин башлап җибәргән бу тапшыруны мирас буларак кабул кылып алды һәм менә инде 50 ел аны лаеклы рәвештә дәвам итә. Әхлак качкан, ятимнәрне ишәйтеп бер-бер артлы гаиләләр таркалып барган шушы көндә: «Без кая барабыз, нигә, заман авырлыгына сылтап, нәселебезне корытабыз?» – дип, милләттәшләргә оран сала кебек бу тапшыру. Юк, ул, кайберәүләр кебек, мораль укып ми черетми, фәкать тыңлаучыны озак еллар бер-берсенә пар канатлардай терәк булып яшәүче, мәхәббәтләрен әллә нинди кырыс сынаулар аша саклап үткән ир һәм хатыннар белән очраштыра. Андый гаиләләрдә дә төрле чаклар булган, әлбәттә. Савыт-саба да шалтыраган, көнчелеге дә килгән, каенана-килен, каената-кияү мөнәсәбәтләре дә четерекләнеп алган, кайгысы да башка төшкән, әмма гаилә таркалмаган, авырлыклар туган саен ул ныгый гына барган. Моңа алар ничек ирешкәннәр? «Пар канатлар»ның каһарманнары яшьләргә әнә шул хакта сөйли, тәҗрибәләре белән уртаклаша. Бу инде сиңа психология, педагогика китапларын ятлаган белгечләр чыгышы гына түгел, ә чын тормыш мәктәбе!
Татарстан радиосының иң шөһрәтле тапшыруларыннан булган «Пар канатлар» 15 май – Халыкара гаилә көнендә күп еллар дәвамында сәхнәгә чыкты. Тапшыруны үз тыңлаучылары белән әнә шул рәвешчә очрашуы республика күләмендә вакыйга булырдай бер күркәм традициягә әверелгән иде. Мондый йола 1994 ел – Халыкара гаилә елында, Балтач районының Шубан авылында, Кукмарада, Башкортстанның Яңавыл төбәгендә уздырылды, ә инде тапшыруның 10 еллык юбилее Чаллының «Энергетик» мәдәният сараенда үтте. 15 еллык юбилее Рәзин Нуруллинга 50 яшь, аның радиода эшли башлавына 30 ел тулган көннәргә туры килде. Кичә турыдан-туры эфирга бирелде. Тора-бара мондый очрашулар Бөтендөнья татар конгрессы һәм «Таттрансгаз» АҖ белән берлектә «Татар гаиләсе» бәйрәме итеп оештырылды.
...Һәр атнаны дүшәмбе һәм чәршәмбе көннәрендә иртәнге сәгать 6 да Татарстан радиосының «Яңа көн» тапшыруында безне Рәзин Нуруллин сәламли. Мин инде эчтән генә уйлап куям: әһә, бүген аңа дүрттән үк сикереп торырга туры килгән, әле аның көн буе ут уйнатып эшлисе бар һәм ул өенә кич кенә кайтып керәчәк. Гомере буе шулай. «Хатыны ничек түзә бу бәндәнең?» – диярсез. Вәсилә апамы? Вәсилә апа бит ул! Күпме журналист, язучы әнә шул хатыннарының иҗат кешесен аңлый алмаганы аркасында күз алдында харап булды. Рәзин абый бу дөньяда нинди биеклеккә күтәрелсә, барысы да Вәсилә апа хезмәте. Рәхмәт аңа.
Моны Рәзин Нуруллин үзе дә бик яхшы аңлап-белеп яши: «Минем пар канатым бар, – ди ул, – берсе – яраткан эшем, икенчесе – гаиләм. Яшьлегемдә үк чын мәхәббәт белән тормыш корган хатыным, кызларым Чулпан белән Резидә, оныкларым Әмирхан, Нурислам, Искәндәр, Зөләйха һәм Татарстан радиосыннан башка мин тормышымны күз алдына да китерә алмыйм».
2012 елда үткәрелгән «Пар канатлар» Гаилә бәйрәме язмасыннан бер өзек тыңларга тәкъдим итәбез. Фәния һәм Гасыйм Һадиевлар чыгышы. 12+
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала