Тарихи мирас Уку өчен 6 минут

Сүнмәскә кабынган «Балкыш»

Безнең көннәрдә һәр җомга иртәсендә Татарстан радиосында эфирга чыгып килә торган «Иртәнге нур» тапшыруының тамырлары хәзер инде шактый ерагаеп баручы туксанынчы еллар башына барып тоташа. Нәкъ менә шул вакытта Татарстан радиосында дини эчтәлектәге «Балкыш» исемле информацион-публицистик программа барлыкка килде. Аны тапшыруның мөхәррире Гадилә Нургали-Бадыйкова (1949-2023) үзе алып бара иде. Архивыбызда Гадилә ханымның шушы тапшыруның яралу тарихына кагылышлы истәлекләре саклана. Укып, хәтер яңартыйк.

 

(Сулдан утырганнар): Мидхәт Миншин (баш мөхәррир), Гадилә Нургали-Бадыйкова, Эльвира Кудрецкая, Рәзин Нуруллин; басканнар: Раил Миңнуллин, Наилә Вазыйхова, Ильяс Латыйпов. 1997 ел. /Фотолар – Татарстан радиосы архивыннан.

 

 

***

 

Совет елларында халкыбызның иң зур, иң газиз рухи байлыгы – иманы радио өчен катгый тыелган өлкә булып килде. Тыңлаучыларның күңел кылларын кузгатып, һәрчак телләребездә тибрәнгән, гасырлар дәвамында йөрәк тамырларыбызда типкән иң изге, иң садә хисләребезне чагылдырып, изге җомга иртәләрендә таң кояшы белән бергә яктырган «Балкыш» тапшырулары шулай ук чалт аяз таңда гына тумады.

 

 

Гадилә Нургали-Бадыйкова.

 

 

Шагыйрь Зөлфәт «Балкыш» тапшыруының эфирга чыгуына ихласыннан куанып, аңа шигырь белән хәерле юл теләде:

 

Син тапкансың кара чорларның да

Тик үзенә лаек яктысын.

Сөйләп туймас кыйсса булып

Татарстаным минем балкысын!

Исән калып җиңә белгән өчен!

Тиештер лә сиңа мең алкыш –

Татарстан гына түгел бит син,

Һәм ил генә түгел, син – балкыш!

Борынгыдан килгән васыятьне

Изге иман итеп саклыйбыз.

Безнең яшәү – яшәү генә түгел,

Без яшибез, димәк, балкыйбыз!

Тез чүгеп без яшәмәдек җирдә,

Һаман шулай булсын бу язмыш.

Татар гына түгел без бу җирдә,

Халык кына түгел, без – балкыш!

 

Сер түгел, динсезлек елларында тар күңеллелек, кара көнчелек, сәрхүшлек һәм башка бик күп түбәнлекләр тормышыбызда тамыр җәеп өлгергән иде. Нәкъ менә шушы көннәрдә миңа бер уй килде. Ул радиода динебез кануннарын яңарта, әхлагыбызны торгыза, мәдәниятебезне сафландыра, яшәү көче бирә торган бер тапшыру тудыру теләге иде. Халкыбызның әхлаксызлык дәрьясына чумуына көенеп йөргәндә иң элек күңелемдә әрнүле әлеге шигъри юллар туды:

 

Елый күңел, күңел күзе аша,

Күпне күргән маңгай күзе аша...

Кешелекнең нуры булган сафлык, пакьлек

Безне ташлап мәңгелеккә күккә аша.

Елый күңел, йөрәкләрне телә-телә елый,

Табигатьнең таҗы булган Адәм улы

Горурлыгын таптап, хәмер белән йөзен юды,

Елый күңел, җан сыкрый таң атканда.

Күргән төшем тормышка ашты,

ятим калган горурлык та ташлап качты…

 

Әле ул көннәрдә мин Татарстан радиосының программалар һәм тапшыруларны эфирга чыгару бүлегендә һәм диктор булып та эшли идем. Шушы елларда шәфкатьлелек циклыннан «Йөрәгемә куеп кулымны» дигән тапшыру да алып бардым. Нәкъ менә шул вакытта карт-карчыклар, аларның моң-зары, рәхимсез балалар, каты күңелле күршеләр, эчкечелек, әхлаксызлык күренешләре белән бик еш очрашканга, күңелемдә милләтемә ярдәм итү теләге туды. Ә ничек? Радио гомер-гомергә халкыбызның тормышында әһәмиятле урын алып торды һәм тора. Әхлакый темага, дин кануннарын, әдәбият-сәнгать, милли гореф-гадәтләребезне кабат кайтарырга ярдәм итә торган тапшырулар әзерләп, халкыбызга ярдәм итеп буласы ачык иде.

 

Тапшыруның исемен уйлап йөргәндә миңа бер төш керде. Зәп-зәңгәр күккә ап-ак болытлардан «Балкыш» дип яздылар. Шатлыгымнан күзләремә яшь килде, чөнки бу милләтебезнең киләчәктә балкып яшәвенә ишарә иде кебек. Мине бу төш чиксез рухландырды.

 

...Яңа тапшыруны турыдан-туры эфирда алып барырга кирәк, дигән фикергә килдек. Студиягә Татарстанда гына түгел, республикадан читтә яшәүче тыңлаучыларыбыз да шалтыраталар иде. Журналист Шамил Баһаветдинов безне даими рәвештә Самарада яшәүче милләттәшләребез, андагы яңалыклар белән таныштырып барды. Тапшыруның беренче көннәреннән үк күренекле галимнәребез – профессор Фоат Ганиев, Флера Сафиуллина, Флера Баязитова, Тәэминә Биктимерова, профессор Фирдәвес Гарипова, журналист һәм галим, Кол Гали исемендәге бүләк лауреаты Әнвәр Хәйри һәм башка бик күп күренекле шәхесләр катнашып килде.

 

Тапшыру максатына иреште, чөнки халкыбызның рухи аңы уяна. Төрле мәсьәләләрне күтәреп язган хатлар да шул хакта сөйли. Хатларның эчтәлеге дә, авторлары да төрле, әмма аларда уртак бер фикер бар: «Җомга көн «Балкыш» тапшыруын тыңлагач, бөтен дөнья яктырып, сафланып, нурланып китә, күңелләргә изгелек, шәфкатьлелек иңә». Үзем дә радиотыңлаучылар белән ниндидер бер биеклеккә күтәреләм кебек.

 

1996 ел.

 

 

Шигъриятле  радио

 

 

 

Җәүдәт Дәрзаман (1945-2019)

 

Гармун

 

Гармуным алты телле,

Тавышы – алты төрле.

Бармаклар бишәү генә,

Юк инде нишләү генә.

Уйнап карыйм көйләп тә,

Җырлап, шигырь сөйләп тә...

Җыр да чыга, шигырь дә,

Көй генә чыкмый бер дә.

Тик боекмыйм юкка мин,

Уйныйм һаман, туктамыйм.

– Ура! Бу бит «Әпипә» –

Тырышкач, чыкты бит ә?

 

 

 

Иң зур хикмәт

 

Әйтерсең лә кайнар мичтән

Яңа чыккан икмәк,

Җылы бөркеп тора кояш –

Ичмасам, бу – хикмәт!

 

Аның нуры төшкән җирдә

Гөлләр чәчәк ата,

Уҗымнары шытып чыккан

Кырлар җәйрәп ята.

 

Көн тудымы, көнбагышлар

Аңа багып тора.

Елгалар да, сөенешеп,

Дулкын кагып тора.

 

Һәркөн иртән баш иеп мин

Сәлам бирәм аңа.

Иң зур хикмәте дөньяны –

Күктә кояш яна!

 

 

 

 

Сабан туе күчтәнәче!

 

 

«Мин әтине өйрәтәм» радиосериалының «Сабантуйлар – җанда якты уйлар» исемле чыгарылышын тыңлагыз. Сериалның каһарманнары – Ногмановлар гаиләсе бәйрәм мәйданына җыена. Шул арада аларның татар гимназиясендә укып йөрүче балалары Гөлназ белән Камил өйдәгеләрне өйрәтергә дә өлгерәләр.

 

Рольләрне Хәлим Җәләй, Дания Нурлы, Алинә Мөдәррисова, Гөлназ Ибраһимова, Ания Гыйбадуллина, Рамил Һидиятулла башкара. Тыңлагыз әле дуслар, безнең «күчтәнәчне», авыл яисә район Сабан туена баргач, бәйрәм күңеллерәк, аның асылы аңлаешлырак булып тоелыр. Әлеге сериал Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән әзерләнде.

 

 

 

 

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 1
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи