Тарихи мирас Уку өчен 4 минут

Символга әйләнгән сүз

Казанның «Хәзинә» милли сәнгать галереясында олуг шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллыгы уңаеннан ачылган күргәзмә искә төшкән саен әдипнең шигъри юллары хәтердә яңара: «Бәйрәм бүген! Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген. Нәрсәдән бу? – Мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!..» Чөнки мондый җитди әзерләнгән күргәзмәне күптән күргән юк иде. Биредә рәсем сәнгате генә түгел, тарих, фән, театр, музыка, әдәбият, журналистика һәм заманча технологияләр бергә катнашкан.

 

Ефим Симбирин. Шагыйрь.

 

 

РӘСЕМ СӘНГАТЕНДӘ ТУКАЙ ОБРАЗЫ

 

Иң элек татар рәссамнарының шагыйрьне сурәтләү тарихы турында кыскача таныштырып үтик. Сәнгать фәннәре кандидаты Динә Диас кызы Вәлиеваның хезмәтеннән Тукайның «Шүрәле» поэмасына беренче рәсемнәрнең 1920 елларда ук иҗат ителүен беләбез. Авторы – Илларион Плещинский. Аның эшен күренекле рәссамыбыз Байназар Әлменов дәвам итеп, башта 1944 елда урман сарыгы турында әсәргә аклы-каралы иллюстрацияләр, 1960 елларда исә төсле рәсемнәр иҗат итә. Бүген китап кибетләрендәге «Шүрәле» китабы нәкъ менә Байназар ага рәсемнәре белән бастырылганын да искәртеп узыйк. 1940-1950 елларда шулай ук Г.Житков, Н.Сокольский, Х.Якупов, Х.Казаков, И.Хәлилуллов Тукайны һәм аның иҗатын үзәккә алып яңа иҗат әсәрләре тудыра.

 

 

Хаҗиморат Казаков. Кечкенә Тукай.

 

 

Бөек шагыйребезнең иҗат дөньясын сурәтләүдә исә ике зур шәхесебез яңалык алып килә: татар рәсем сәнгатенә нигез салган Бакый Урманче һәм шулай ук – Фәйзрахман Әминов. Билгеле булганча, Бакый ага гомеренең шактый елларын туган ягыннан читтә уздыра – башта 1930 елларда биш ел Соловкида утыра, аннан кайткач, Мәскәүдә, Казахстанда, Үзбәкстанда яши. 1958 елда гына Казанга әйләнеп кайта. Чит җирләрдә йөргәндә Тукай һәм аның иҗаты сагынуны басу өчен ут булып янган йөрәгенә бер йотым су кебек кирәк булгандыр. Үзбәкстанда чакта ук Тукайны сынландырырга керешкән рәссам, Казаныбызга кайткач, рәхәтләнеп, кинәнеп Шүрәлене рәсемли. Фәйзрахман Әминов та гомере буе Ленинградта яшәгән, аның өчен Тукаебыз шулай ук татар теле, милли мәгыйшәтнең символы буларак бик кадерле була. Сәнгать белгече Динә Вәлиева Фәйзрахман аганың рәсемнәренә зур бәя биреп, фольклор реализм өслүбендә иҗат ителүен һәм иҗат эшләренең зәркәнчеләрнең зиннәтле әсәрләре дәрәҗәсенә җиткерелгәнлеге турында язган. Бакый Урманчеда исә Тукай иҗатына багышланган 200 дән артык рәсем санап чыгарганнар. Биредә «Шүрәле» поэмасы, «Пар ат», «Исемдә калганнар», «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» поэмасы да бар. Шулай да беренче чиратта «Шүрәле»гә ясалган иллюстрацияләре хәтердә калка. Сәнгать белгече Динә Диас кызы Урманченың Шүрәлесендә гомумтөрки сәнгать төсмерләре күреп кенә калмаган, аның антик чор, эллиннар сәнгате белән уртак сыйфатлары барлыгына да ишарә ясаган.

 

 

Валерий Скобеев. Г.Тукай. Гасыр башы.

 

 

Аннан соң Тукаебызга багышланган зур әсәрләр 90 еллыгы билгеләп үтелгән 1976 һәм 100 еллыгы уңаеннан 1986 елларда иҗат ителгәнен беләбез. Бу елларда рәсем сәнгатебездә «КамАЗ» төзелеше, нефть чыгару, авыл тормышы темалары белән бәйле рәвештә күтәрелеш күзәтелә. Яңа шәһәрләр төзелү, анда авыллардан яңа талантлы рәссамнар тартылу шулай ук рәсем сәнгатен җанландырырга ярдәм итә. Тукайны рәсемле сурәтләүгә метафора, аллегорияләр килеп керә, дигән сәнгать белгече һәм күренекле рәссамыбыз Абрек Абзгильдинның «Тукай төше» һәм «Тукай һәм Шүрәле» картиналарын мисал итеп китергән. Шулар белән бергә талантлы графикларыбыз Т.Хаҗиәхмәтов, Ф.Хәсьянова, Г.Эйдинов, М.Кузнецов иҗат әсәрләрен, И.Колмогорцева офортларын, Т.Зуева рәсемнәрен, Р.Госманов һәм Г.Рахманколова акварельләрен, Р.Килдебәков, С.Слесарскийның мәхәббәт лирикасын, С.Лывин пейзажларын, В.Федоровның театр темасын, В.Скобеевның һәм Е.Симбиринның Тукайны милләт гамен күңеленә сыйдырган ил улы буларак сурәтләвен, скульпторлар В.Маликов, В.Рогожин, А.Әбдрәшитов, Н.Адылов, Р.Нигъмәтуллина эшләрен әйтеп үтәргә кирәк. «1990 елларда Мәскәү, Санкт-Петербург, Уфа, Оренбург рәссамнарының килеп кушылуы нәтиҗәсендә рәсем сәнгатебез тагын да байый төшә», – дигән Динә Вәлиева һәм «Чыңгызхан», «Тамга» иҗат төркемнәренең Тукай темасына яңалык алып килүен билгеләп үткән. Мәскәүдә яшәүче талантлы скульпторыбыз Кадыйм Җәмитовның иҗат әсәрләре белән дә нәкъ шушы чорда киңрәк таныша алдык бугай.

 

 

Кадим Җәмитов. Дуслар – Тукай һәм Әмирхан.

 

 

Ә инде 2000 еллар башында Тукайны рәсемләүнең иң биек ноктасы аның 120 еллыгы алдыннан булгандыр, мөгаен. Бу уңайдан рәссамнар Р.Вахитов, А.Иншаков, И.Байбеков, В.Аршиновны, Ш.Шәйдуллинның башкалардан аерылып торган триптихын һәм әлбәттә каллиграфия остасы Н.Нәккашның иҗат әсәрләрен әйтеп үтү зарур.

 

 

«СИМВОЛГА ӘЙЛӘНГӘН СҮЗ» КҮРГӘЗМӘСЕ

 

«Хәзинә»дәге экспозиция дүрт залга урнаштырылган. Беренчесендә – шагыйрьнең балачагы, икенчесендә – шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе буларак җитлеккән чоры, өченчесендә – Тукайны әйләндереп алган мохит һәм шәхесләр, татар театры һәм мәхәббәт, дүртенчесендә шигырь, поэмалары нигезендә иҗат ителгән сәнгать әсәрләре чагылыш тапкан.

 

 

Виктор Фёдоров. Тукай сүзе.

 

 

Дөресен генә әйткәндә, картина, рәсемнәр алай бик күп тә түгел кебек. Әмма иң мөһимнәрен сайлап куйганнар дигән тәэсир кала. Күп урын исә текстка бирелгән. Алар арасында Тукайның уннан артык шигыре, үзенең һәм замандашларының истәлекләре, Ә.Фәйзинең «Тукай» романыннан, М.Гарифның «Мәңгелек мәхәббәт» повестеннан өзекләр һ.б. бар. Моннан тыш, Татарстан Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәгеннән «Шәрык клубы» кичәләренең афишаларын, Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге һәм КФУның Н.Лобачевский исемендәге китапханәсе сирәк китаплар һәм кульязмалар бүлегеннән шагыйрьнең үзе исән чагында дөнья күргән китапларын, төрле газета-журналларда чыккан мәкаләләрен күрергә мөмкин. Мәгълүмат шундый бөртекләп бирелә ки, музей хезмәткәрләренең җентекләп эшләвенә хәйран калырлык. Мәсәлән, «Әл-Ислах» газетасы, «Ялт-Йолт» сатирик журналы һ.б. матбугат чараларының идеологик юнәлеше, ничәнче елдан ничәнче елга кадәр чыкканы, барлыгы ничә сан нәшер ителгәнлеге, редакторы, сәркатибе кем булганы, Тукайның анда нинди вазифа башкарганы – барысы да тәфсилләп язылганына шаккатып, бу сәнгать күргәзмәсе генә түгел, Тукай иҗаты турында тагын бер фәнни хезмәт, дип хәйран калырлык!

 

 

Рөстәм Килдебәков. Г.Тукай лирикасыннан.

 

 

Күргәзмәдә заманча алымнар аеруча күңелне сөендерде. Әйтик, шагыйрьнең тормыш хәлен язып кына калмыйча, аерым бер диварда Кушлавыч, Өчиле, Сасна, Казан, Кырлай, Җаек пунктлары арасында җепләр тартып, үзенә күрә шагыйрь тормышындагы маршрутны күрсәтүләре хәтердә кала. Яисә тормышыннан иң истәлекле саннарны калку күрсәтеп, 26 ел яшәгән, бала чагында 7 гаилә алмаштырган, Җаекка 18 көн барган, 19 яшендә беренче шигыре басылган, Зәйтүнә белән 5 тапкыр очрашкан, дип шуларга аңлатма язулары күңелгә уелып кала. Бигрәк тә хәзерге китап укымаучы балаларны кызыктырырга ярдәм итәчәк бу алымнар. Балачакны хәтерләрдә торгызган залда тагын дивардагы яулыклар игътибарны җәлеп итә. Бәләкәй Апуш тормышындагы хатын-кызларны гәүдәләндерә икән алар. Һәркайсы янында истәлек язылган. «Үги әбинең алты күгәрченнәре эчендә мин бер чәүкә булганга, мине җыласам – юатучы, иркәләним дисәм – сөюче, ашыйсым-эчәсем килсә – кызганучы бер дә булмаган, мине эткәннәр дә төрткәннәр...» Бу үги әби турында булды. Шулай һәркайсына – кыска гына сыйфатлама.

 

 

Әхсән Фәтхетдинов. Курайда уйнаучы Шүрәле.

 

 

Тагын күңелле бер нәрсә – аудиоязма тыңлау. К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Резедә Сәләховадан «Исемдә калганнар»ны һәм шагыйрьнең Зәйтүнә белән биш очрашуын яздырып алганнар да, аларны ишетергә теләгән һәркем колакчыннар аша тыңлый ала.

 

Тукайның тирәлеге залында талантлы рәссам Е.Симбиринның Фатих Әмирхан һәм Галиәсгар Камал портретлары, В.Федоровның «Сәйяр» труппасы сурәтләнгән картинасы зур кыйммәткә ия булып, сирәк күрсәтелүе белән үзенә тарта.

 

 

Күргәзмәдә Казандагы фәнни институт һәм китапханәләр фондларында саклана торган ядкәрләр – шагыйрьнең үзе исән чагында дөнья күргән китапларын, төрле газета-журналларда чыккан мәкаләләрен күрергә мөмкин. /М.Галиуллина фотолары.

 

 

Тукайның әсәрләре буенча иҗат ителгән сәнгать әсәрләре залында гаҗәеп кызыклы экспонатлар белән танышырга мөмкин. Шундыйларның берсе – «Шүрәле»нең Мексикада куелуын хәбәр иткән афиша. Аны куючы – балет остасы Ренат Ибәтуллин. 1986-1991 елларда ул Воронеж опера һәм балет театры баш балетмейстеры була. Аннан соң 1995 елга кадәр шул ук шәһәрдә хореография училищесын җитәкли. 1996 дан башлап Мексикада балетмейстер һәм мөгаллим эшчәнлеген дәвам итә. Афиша Тукайның юбилее алдыннан Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музеена тапшырылган.

 

Бу экспозициядә Ләлә Мөхәммәд кызы Кальюранд та кызыксыну уятты. Рәссам Таллинда институт тәмамлаганнан соң Казан сәнгать училищесында, инженер-төзелеш институтында укыткан, Татарстан китап нәшриятында китаплар бизәгән, заманча технологияләр кулланып гамәли бизәлеш сәнгатендә яңа юнәлешләргә нигез салган. Хәтта 1980 елда «тукылмаган гобеленнар»га патент алган. Ул югары температура тәэсирендә синтетик сүсне пресслаудан гыйбарәт. Картиналарның аңлатма язуыннан әнә шулай рәссамнар турында бөтен мөһим мәгълүматны алырга була. Галина Маликова патентлар отмаса да, республикабызда гобелен остаханәсен гамәлгә кую юлында бик тырышып йөргән. Күргәзмәгә куелган 1986 елда иҗат ителгән «Су анасы» гобеленының матурлыгын күрсәгез сез!

 

Ахырдан рәссам Әлфия Ильясова корган урманда (инсталляция) кошлар сайравын тыңлап хушланырга мөмкин.

 

Күргәзмәне ачу тантанасын Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының «Җомга көн» фольклор ансамбле башлап җибәрде. Аннары Г.Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры артистлары Алсу Фәйзуллина һәм Гөлназ Вафина «Зәйтүнәкәй» спектакленнән өзек күрсәтте. Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин олуг шагыйрьнең юбилее чараларының алга таба да дәвам итеп, июньдә Петропавловск шәһәрендә һәйкәле һәм аның исемендәге сквер ачылачагын әйтеп кызыктырып куйды. Бу көнне Казанда Кыргызстан, Иран, Үзбәкстан генераль консуллары шатлыгыбызны уртаклашты. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее директоры Розалия Нургалиева күргәзмәнең кураторлары һәм оештыручылары – «Хәзинә»не җитәкләүче Алинә Шәрәфетдинова һәм өлкән фәнни хезмәткәр Айгөл Гатинага рәхмәт җиткерде. Тарих фәннәре докторы, профессор Энгель Таһиров Тукайның акылы, тәэсир көче ягыннан бөтен кешелекнең атасы югарылыгында торган шәхес булуын билгеләп үтте.

 

Хәзерге заманда Тукайны һәрьяклап ача, сәгатьләр буе карый торган тирән, мәгънәле күргәзмәләр корырлык музей хезмәткәрләре булганда шагыйрь исеме онытылмас дип ышанып әйтергә мөмкин.

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 3
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи