2016 елда, Ульяновск өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе тырышлыгы белән, «Татары Симбирского-Ульяновского края» дип аталган энциклопедик белешмә бастырылып чыгарылган иде. Анда бу төбәкнең үсеше тарихына аеруча зур өлеш керткән 410 татар кешесе хакында белешмәләр урнаштырылган. Шулардан 41е, ягъни нәкъ 10 проценты – хәзерге Чүпрәле районына кергән авылларда туып-үскән яки нәсел тамырлары Чүпрәле белән нык бәйләнгән кешеләр.
Сембердә татарларның лаеклы урыны бар
Гомумән, Сембер төбәгенең күп гасырлык тарихында татар халкының лаеклы урын биләвен беркем дә кире кага алмастыр. Фән тарафыннан тулысынча диярлек өйрәнелгән һәм бүген рәсми булып саналган Сембер губернасы тарихын бу җирләрдә яшәгән һәм җитди сәяси көч буларак танылган татарлардан башка күз алдына да китереп булмас иде. 270 елдан артыграк Сембер татарлары булып исәпләнгән бабаларыбыз да заманында шушы көчнең бер өлешен тәшкил иткәннәр, чөнки әлеге чорда Чүпрәле төбәге үзәге Сембер каласы булган территориаль берәмлекләр (башта өяз, аннары провинция, наместничество, һәм, ахыр чиктә, губерния) составында яшәгән. Алай гына да түгел, татар халкы Сембер шәһәрен төзүдә үк турыдантуры катнашкан.
Кала 1648 елда төзелә башлый. Бөтен процесс белән воевода Богдан Хитрово җитәкчелек итә. Ул заман указларында «дәүләт хезмәте»нә (ягъни шәһәрләр һәм ныгытмалар төзүгә) татарларны, морзаларны һәм кенәзләрне җәлеп итү турында язылган. Йомышлы татарлар Сембер ныгытмаларын күтәрүдә һәм Карсуннан Иделгә кадәр сузылган саклану сызыгының озын участокларын төзүдә катнашканнар. Мисалга, тирә-якта балта осталары һәм такта яручылары белән дан тоткан Иске һәм Яңа Кәкерле авылларында «Безнең борынгы бабаларыбыз Семберне төзегән» дигән гыйбарә буыннан-буынга тапшырылып килде. Йомышлы татарларны вакытлыча эшкә генә чакырып калмыйлар, ә максатчан рәвештә гаиләләре белән бергә яңа җирләргә күчерәләр. Мәсәлән, 1648 елда Курмыштан Карсунга шундый 435 кешене күчерәләр. Төзелеш эшләре тәмамлангач, алар янәшә генә яшәргә урнашканнар, бистәләргә, авылларга нигез салганнар. Дөрес, ул чакта әле яңа төзелгән Сембердә татарларга яшәргә ярамаган.
Татарлар Сембер губернасындагы христиан динендә тормаган барлык халыкның иң күренекле төркеме булган. XIX гасырның икенче яртысында-XX гасыр башында Сембер губернасының барлык өязләрендә татар-мөселманнар яши. Дөрес, өязләрнең берсендә дә алар, рус булмаган башка халыклар кебек үк, сан ягыннан күпчелекне тәшкил итмәгәннәр. Татарлар күбесенчә Буа, Сембер һәм Курмыш өязләрендә тупланган. Сембер губернасының «Памятная книга»сында язылганча, 1860 елда анда 88 288 татар-мөселман исәпләнә. Аларның иң күбе Буа, Сембер, Курмыш, Карсун, Сенгилей өязләрендә теркәлгән. 1910-1911 нче елларда, хуҗалыклардагы исәпкә алу мәгълүматларына караганда, Сембер губернасында 171 162 татар кешесе булган. Алар 136 авылда яшәгәннәр, һәр авылга уртача 1258 кеше туры килгән.
Татар халкының төп өлеше авыл җирендә яшәгәнлектән, шәһәрдә мөселманнарның саны аз була, ләкин акрынлап, бигрәк тә 1880 нче елларда, ул үсә башлый. Әгәр 1860 елда шәһәрдәге татарлар барлык халыкның 1,3 процентын тәшкил итсә, 1915 елга алар 4,7 процентка җиткән. 1860 елда татармөселманнар губернаның барлык сигез шәһәрендә дә, барыннан да бигрәк, Буада (739 кеше) һәм Сембердә (305 кеше) яшиләр.
Губерна үзәгендә татар җәмгыяте XIX гасырда теркәлә. 1830 нчы елларда бу күбесенчә гарнизон батальоны хәрбиләренең гаиләләре – солдатлар, старшиналар, отставкадагы унтер-офицерлар һ.б. була. Халык шәһәргә шулай ук авыл кешеләренең миграциясе хисабына килә. Экономист һәм тарихчы С.Л.Прозоров үзенең «Татарская община Симбирска в XIX-начале XX века» китабында1 мондый мәгълүмат бирә: «1860 елда шәһәрдә 305 мөселман исәпләнә, 1897 елгы җанисәп мәгълүматлары буенча – 2191, ә 1917 елга татар җәмгыятенең саны 3000 чамасы була».
Шәһәргә үзләренең социаль статусын күтәрергә һәм үзләрен башка юнәлештә сынап карарга теләгән булдыклы крестьяннар күчеп килгән. Араларында безнең төбәк авылларыннан күченгәннәр дә шактый була. Әйтик, соңрак Сембернең дини-мәдәни тормышында зур роль уйнаган нәселләргә нигез салган Яңа Чокалы татарлары Вәлиулла Гафаров, Сафиулла Измайлов, Иске Шәйморзадан сәүдәгәр Сираҗетдин Бәхтиевлар – нәкъ шундыйлардан.
Татарлар традицион көнкүреш һәм дини яшәү рәвешен оештырырга омтылганнар, моның өчен аларга мәчет төзергә һәм мәхәлләне теркәргә кирәк булган. 1853 елда танылган татар фабриканты Курамша Акчурин гыйбадәт йорты өчен бер катлы таш бина сала, ләкин 1864 елда шәһәрдә чыккан янгын вакытында бина зыян күрә, һәм киләсе елда инде аның улы Тимербулат шундый ук материалдан бинаны яңарта, манарасын төзи һәм йортны чын мәчеткә әйләндерә.
Вәлиулла Гафаров
Мәчет төзелеп беткәннән алып 1888 елга чаклы анда имам булып Яңа Чокалы кешесе Вәлиулла Гафаров хезмәт итә. Сембернең беренче указлы мулласы Вәлиулла Гафаров 1848 елда ук имамлыкка указ алган, тирән белемле дин эшлеклесе була. Сембергә килеп урнашкач ук, ул мәшһүр байлар Акчуриннар белән тыгыз элемтәгә керә. 1867 елда ул, Сембернең беренче гильдия сәүдәгәре, шәһәрнең мактаулы гражданины, фабрикант Курамша Абдулла улы Акчуринның шәхси үтенече буенча, аның рухи васыятен имзалый. 1868-1881 нче елларда ул – губерна вәкиллегенең крестьян эшләре буенча статистика комитетының хакыйкый әгъзасы, Диния нәзарәте әгъзасы.
Тарих фәннәре докторы, академик, Татарстан Фәннәр академиясенең Тарих институты директоры Р.Р.Салихов үз хезмәтләрендә Вәлиулла Гафаровның хәзерге вакытта фәнгә яхшы билгеле атаклы Мамай нәселеннән икәнлеген ачыклады2 . Шул ук нәселдән булган Түбән Чәке мулласы Зәйнелгабидин хәзрәт бине Шәрәфетдин, 1895 елда Саратов губернасының Иске Зеленай авылына барып, анда үз нәселеннән булган Гомәр мулланы эзләп таба. 1924 елда Гомәрнең улы Габделкаһир бине Гомәр нәселнең тулы шәҗәрәсен төзи һәм мондый сүзләр язып калдыра: «Бу як шәҗәрә Сембер губернасының Чәке илендә, һәм дә Кушкуакта, һәм дә Чокалыда, һәм дә Сембернең үзендә, һәм дә Хафизхан авылында торалар».
Без, Вәлиулла хәзрәтнең зур һәм данлыклы нәселенә кергән күп кенә затларны эзләп табып, алар белән элемтәгә кердек. Алар арасында хәзер Ташкентта, Санкт-Петербургта, Казанда яшәүче кешеләр бар. Яшьли мәрхүм булган күренекле татар журналисты Эдуард Хәйруллин да әлеге нәселдән. Олпат язучыбыз Әмирхан Еникинең «Гөләндәм туташ хатирәсе» исемле повестендагы Сембер ахуны ул – Вәлиулла Гафаровның улы Мөхәммәтшакир Гафаров. Әсәрдә Гөләндәм исеме белән бирелгән кыз – Салих Сәйдәшевның беренче мәхәббәте – чынлыкта Сембердәге Тинчәледән чыккан зур сәүдәгәр Гаязетдин Алиевның Фатыймаи-Зөһрә исемле кызы. Аның әнисе Фәхрибануның бертуган сеңлесе Сәрвиҗиһан Сембернең төп мулласы Вәлиулла Гафаровның хатыны булган.
Сафиулла Измайлов
Сембердәге татар диаспорасының тарихын өйрәнүче тарих фәннәре кандидаты Римма Камил кызы Вильданованың хезмәтләрендә3 яктыртылган күп кенә шәхесләр дә – Чүпрәле якларында туучылар яисә Чүпрәле кешеләренең балалары. Әйтик, алдарак телгә алынган Яңа Чокалы крестьяны Сафиулла Измайлов, Сембергә барып урнашкач, заводта эшче булып китә. Революция җилләре исә башлагач, ул большевиклар сафына баса. Ульяновск өлкәсенең Стратегик тикшеренүләр үзәге Тарих һәм культура институты директоры, тарих фәннәре докторы Сергей Алексеевич Прокопенко ярдәме белән, шушы шәһәрнең «Конспиративная квартира симбирской группы РСДРП» исемле музеенда Сафиулла Измайловка үзе эшләгән заводтан бирелгән уңай характеристикалар табылды. Гомумән, Сафиулла абзыйның язмышы шактый кызыклы, һәм ул әле өйрәнелергә тиеш дип саныйм.
Ә бит Сафиулла Измайлов – күренекле сәясәт эшлеклесе, дипломат Шакир Измайловның һәм революционер Шамил Усмановның хатыны, татарның беренче опера җырчыларыннан булган Асия Измайлованың әтиләре!
Шакир Измайлов
1897 елда Сембердә туган Шакир Сафиулла улы Измайлов 1917 елдан армия сафларына алына, Самара шәһәрендә совет хакимиятен урнаштыруда катнаша. 1918 елда РКП(б)ның Самара губерна комитеты каршындагы мөселман секциясе сәркатибе булып эшли.
Ул әтисенең туган ягына, Чүпрәле авылларына еш кайтып йөри. Биредә революцион хәрәкәтне оештыруга зур өлеш кертә. 1919 елдан Эшчекрестьян кызыл армиясенең Көнчыгыш фронты гаскәрләрен формалаштыру, комплектлау һәм өйрәтү идарәсенең сәяси бүлегендә эшли. 1921 елда Сембер губерна татар совет-партия мәктәбе укытучысы итеп билгеләнә. 1922 елда Мәскәүгә, Большевикларның Россия коммунистлар партиясе Үзәк комитеты каршындагы Татар-башкорт бюросы сәркатибе вазифасына җибәрелә. Анда 1924 елга чаклы эшли, ә аннан соң Татарстан АССР хезмәт халык комиссары булып хезмәт итә, ТАССР Үзәк Башкарма комитеты әгъзасы була. 1929 елдан Шакир Измайлов – Мәскәүдә ВЦСПС инструкторы. 1930 елдан дипломат эшендә: СССРның Согуд Гарәбстанындагы вәкиллегенең беренче сәркатибе, СССР Тышкы эшләр халык комиссариатының 1 нче Көнчыгыш бүлегенең җаваплы референты, шуннан соң Азәрбайҗан ССРда СССР Тышкы эшләр халык комиссариаты вәкиле. 1937 елда репрессиягә дучар була һәм үлем җәзасына хөкем ителә.
Асия Измайлова
Сафиулла абыйның кызы исә – татар профессиональ җыр сәнгатенә нигез салучыларның берсе, җырчы һәм педагог, Татарстанның халык артисты Асия Измайлова. Асия дә Сембердә, 1903 елда дөньяга килә. Буйга җиткәч, туку фабрикасына эшкә керә. Авыр тормыш шартлары Асиядә булган талант очкыннарын сүндерә алмый: аның саф тавышы көннән-көн ныгый бара һәм үзенә киңрәк мәйдан таләп итә башлый.
Бәхетенә, 1919 елда Сембердә татар драма театры оештырыла. Үсмер кыз шушы театрның артистына әверелә. Ул, Гражданнар сугышының ахырына кадәр фронтта булып, туган каласы Сембергә кайта. Тиздән Мәскәү дәүләт филармониясенә эшкә алына. Казанда беренче мәртәбә 1920 ел ахырында чыгыш ясый. Бу вакытта ул язучы, революционер, дәүләт эшлеклесе, тамырлары Зур Чынлы авылыннан булган Шамил Усмановта кияүдә була. Халык яшь җырчыны яратып кабул итә. 1927 елда аның тавышы яңа гына оешкан Татарстан радиосында беренчеләрдән булып яңгырый. 1934-1938 нче елларда Асия Измайлова бер төркем талантлы яшьләр белән Мәскәү консерваториясе каршында оештырылган опера студиясенә укырга керә. Бу елларда ул Муса Җәлил белән тыгыз иҗади элемтәдә яши.
1939 елда Казанда татар опера театры оештырыла. Әлеге тарихи вакыйга да Асия Измайлова исеме белән бәйле. Ул 1944 елга кадәр шушы театрның төп җырчыларыннан була. Дәһшәтле сугыш елларында Асия Измайлова фронтта җырчы буларак катнаша, госпитальләрдә җырлый. Сугыштан соң озак еллар дәвамында Мәскәү консерваториясендә вокал классы алып бара, яшьләргә тирән белем бирә һәм еллар буена тупланган бай тәҗрибәсе белән уртаклаша.
Сираҗетдин Бәхтиев
Сембердә һәм тирә-якта мәчет-мәдрәсәләр тоткан, фәкыйрьләргә ярдәм йөзеннән хәйрия җәмгыятьләре оештырган күренекле татар нәселләре арасында Бәхтиевлар династиясе аерым урын алып тора.
Зур гаилә башлыгы Иске Шәйморза авылы кешесе Сираҗетдин Бәхтиев фабрикант, күпсанлы күчемсез милек иясе, җир хуҗасы була. Ул «Россия сукно фабрикантлары җәмгыяте»нә караган сигез Сембер вәкиленең берсе санала, Үзара кредит җәмгыяте советына керә, шәһәрдә Учредительное собраниегә сайлана. 1917 елгы революция вакыйгалары башланганда Бәхтиевләрнең Мәләкәстә кибетләре һәм ашлык амбарлары, Самара губернасының Ставрополь өязендәге Мулловка авылында, Карсун өязенең Ляховка, Сембер өязенең Линёвка авылларында сукно фабрикалары була. Сираҗетдин Бәхтиев үзе Сембердә яши, гаиләнең шулай ук фабрикалар урнашкан авылларда, Иске Шәйморзада йортлары булган. Сираҗетдинның гаиләсе ишле санала – анда тугыз бала үсә. Алты улы сәүдә эшләренә тартыла. Бәхтиевләр, Аллаһка чын күңелдән ышанган мөселманнар буларак, мәчетләр төзү һәм аларны карап тоту өчен шактый күп акчалар бирәләр.
Сираҗетдин Бәхтиевнең фабрикаларында җитештерү эшләре белән, ышаныч кәгазе нигезендә, уллары Зариф, Исмәгыйль һәм Алим идарә итәләр. Аеруча Зариф Бәхтиев Сембер татарлары тарихында күркәм эз калдыра. 1910 нчы еллар башында яңа буын кешесе – Зариф Бәхтиевнең иҗтимагый эшчәнлеге аның бик күп эшлекле сыйфатларын ача. Ул үз эшчеләрен укытырга кирәклеген, татар халкына белем җитеп бетмәвен аңлый, мөселманнар, шул исәптән, кызлар өчен дини һәм дөньяви мәктәпләр ачу тарафдары була.
1907 елда Зариф Бәхтиев Сембердә татар байлары тарафыннан оештырылган шәхси мәктәпләр советы рәисе итеп сайлана. 1913 елда Сембер мөселман хәйрия җәмгыятен оештыруда катнаша. 1914 елда ул, Сембер шәһәр Думасының гласные буларак, татар башлангыч мәктәпләренә дәүләт субсидиясен бирү мәсьәләләрен даими күтәрә.
***
Йомгаклап әйткәндә, XIX гасырда һәм XX гасыр башында Сембер шәһәренең иҗтимагый, дини, сәүдә һәм мәдәни тормышында Чүпрәле төбәгеннән чыккан шәхесләр әһәмиятле урын биләгән. Яңа Чокалы, Шәйморза һәм башка авыллардан чыккан дин әһелләре, сәүдәгәрләр, эшчеләр һәм тирән белемле династияләр вәкилләре губерна үзәгенең рухи көчен арттыруга, татар җәмгыятләрен оештыруга бик зур өлеш керткәннәр.
1 Прозоров Сергей Леонидович. Историко-этнографические исследования Симбирского Поволжья: Татарская община Симбирска в XIX-начале XX века. Ульяновск: Азбука, 2002.
2 Салихов Р.Р. О шеджере «хана» Мамая // Золотоордынское обозрение. 2022. – Т. 10. – №1. – С. 66-76.
3 Вильданова Р.К. Татары города Симбирска в ХIХ-начале ХХ веков / Р.К.Вильданова. – Ульяновск: УлГУ, 2018. – 152 с.: ил.
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала