Тарихи мирас Уку өчен 2 минут

Якты чырай – такта чәй...

XIX гасыр ахырында Россиядә кара чәйнең турыпочмаклап прессланган яңа төре пәйда була. Татарлар аны тиз арада яратып өлгерә һәм «такта чәй» дип атый башлый. Казанда такта чәй Печән базарында сатыла, шуннан татарлар яшәгән барлык төбәкләргә тарала.

«Самавыр янында». Фаил Зыязов рәсеме.
«Самавыр янында». Фаил Зыязов рәсеме.

Турыпочмаклар 100, 125 яки 250 грамм авырлыкта пресслана. «Такта чәй» атамасы элгәреге кара кирпеч чәйдән калганга охшый: ул да үз вакытында татарлар арасында шөһрәт казана. Кирпеч чәй бик каты, такта сыман нык була, аны пычкы белән кисеп кенә ваклыйлар. Аның каравы, мондый чәй бик әйбәт саклана һәм озак вакыт юлларда йөргәндә дә сыйфатын югалтмый.

Кара кирпеч чәйне Кытай халкы Россия белән сәүдә мөнәсәбәтләре урнашкач, ягъни XVIII гасырда гына хәзерләргә керешә. Эш шунда ки, баштарак урыс сәүдәгәрләре кытайлар яратып эчкән яшел чәйне өнәп бетерми: аны, чәйдән бигрәк, тәмләткеч (приправа) дип саный. Урысларның икеләнеп калырга нигезе дә була: монголлар һәм бурятлар, чыннан да, яшел чәйне сөт, он, тоз һәм сарык мае салып пешерәләр; мондый ризык, беренче карашка, эчемлектән бигрәк, аш яисә куе шулпа сыман тәгамне хәтерләтә. Шуннан соң кытайлар урыслар өчен махсус тиз уала торган кара кирпеч чәй «уйлап таба».

Мондый чәйне иң элек Себер казаклары үз итә. Соңрак аны урыс халкының башка катлаулары да сатып алырга гадәтләнә. Алыш-биреш атаклы Эрбет ярминкәсендә бара. Биредә Себердән һәм эчке Россиядән бихисап малтабарлар сәүдә кора. Чәй Уралга һәм Себергә тарала. Ярминкәдә аңа Оренбургның татар сәүдәгәрләре дә игътибар итә. Шул рәвешле кара кирпеч чәй татар дөньясын – Идел һәм Урал буйларын яуларга алына. Яңа чәй тиз арада Казанга да килеп җитә.

Сенат 1763 елда татар һәм урыс сәүдәгәрләренең хокукларын тигезли. Биш елдан соң Россиядә татар сәүдәгәре аяк басмаган җир калмый. Аларның төп товары һәркем яратып эчә торган арзанлы кара кирпеч чәй була. (Әйтергә кирәк, бу чәйне атаклы татар шагыйре Габдерәхим Утыз Имәни дә бик ярата: Кәүсәр сулары белән чагыштырып, аңа шигырьләр багышлый. Хәер, ул чорда татар һәм башкорт чичәннәре арасында: «Кыйммәтле Кытай үләнен алмагыз, акчасыз калырсыз», – дип кисәтүчеләр дә булмый түгел. Аңа да карамастан, чәй барыбер халык күңелен яулауны дәвам итә...)

Беренче вакытта чәйне казаннарда пешерәләр. Кайнаган су кызарып чыкканга, бу эчемлекне еш кына «кызыл чәй» дип тә атап йөртәләр. Шагыйрьләр аны гүзәл кызларның алсу яңаклары белән чагыштыра. Чәйгә татарлар башта ук сөт яисә сөт өсте салырга гадәтләнәләр. Соңрак чәйне Уралда, Демидов заводларында эшләнгән самавырларда пешерә башлыйлар. Аны күмер салып кайнаталар. Торабара самавыр татар кешесенең алыштыргысыз юлдашына әверелә.

Озакламый самавырлар татарлар тоткан кунак йортларында күренә башлый. Шәһре Казан, Уралга якын урнашканлыктан, Россиянең Европа өлешендәге шәһәрләре арасында иң беренчеләрдән булып самавыр турында ишетеп белә. Соңрак, 1778 елда, Тулада да атаклы самавыр заводы ачыла. Ләкин башка шәһәрләрдә кара кирпеч чәйне һаман өнәп бетермиләр, аны элеккечә тәмләткеч урынына күрәләр. Әйтергә кирәк, ни Мәскәү, ни Мәкәрҗә ярминкәсендә бу вакытта кара кирпеч чәй сатылмый.

Казан тиз арада Идел буеның чәй мәркәзенә әйләнә. Аның аша Бөек чәй юлы үтә. Кытай чигендә урнашкан Кяхта шәһәреннән (бүгенге Бурятия) Мәскәүгә җибәрелгән чәй партияләре беркавым Казандагы складларда, Гостиный дворда сакланып тора, Печән базарына чыгарыла. Озакламый Гостиный двор яна, һәм Казандагы чәй сәүдәсе тулысынча Печән базарына, Болак буена күчә.

Әдип Аксаков искә алганча, товар тулы көймәләр Болакны каплап ала торган була. Чуар һәм шау-шулы базарда савыт-саба, кием-салым, чәй һәм башка бик күп нәрсәләр сатыла. Мондагы чәйне, нигездә, гади халык ала, баерак кешеләр махсус кибетләрне якынрак күрә.

1804 елда чыккан географик сүзлектә «кирпеч чәй – татарларның гадәти эчемлеге» дип теркәлә.

1820-1821 нче елларда Тимковский исемле чиновник Кытайга сәяхәт кыла. Ул, Казан губернасында туып-үскән архимандрит Никита Бичурин сүзләренә таянып, үз китабында кирпеч чәйнең ничек ясалуын аңлатып бирә: баксаң, аны картайган чәй яфракларына җилемгә охшаш әйбер кушып ясыйлар һәм пресслап, тыгызлыйлар икән. Тимковский монголларның һәм бурятларның мондый чәйне ничек пешерүләрен үз күзләре белән күрә; сөт, тоз, он кушылган әлеге сыйдан авыз итә һәм аны тәмле, туклыклы дип таба. «Кирпеч чәй монда акча урынына да йөри», – дип искәртә. Шушы хезмәт дөнья күргәннән соң, Европа халкы да кирпеч чәй белән таныша.

1843 елда Нижгар ярминкәсенә беренче партия кара кирпеч чәй кайтарыла. Чәй сатучы төп сәүдәгәрләрне искә алып узыйк: татарлардан – Юнысовлар, Апанаевлар, урыслардан – Крупенниковлар. 1846 елда бу эштә Сергей Александров беренчелекне ала һәм тиз арада миллионерга әйләнә.

XIX гасыр уртасыннан алып чәй, Кяхтадан тыш, Кытай чигендә урнашкан Голҗа һәм Чүгүчәк шәһәрләре (Шәркый Төркестан, бүгенге Шинҗан-Уйгыр автономияле районы) аша да кертелә башлый. Казан университеты галиме А.К.Корсак Кытай белән ике арадагы алыш-биреш турында китап чыгара һәм бу эштә Казан сәүдәгәрләренең әһәмиятле урын тотуын билгеләп үтә. Ул кирпеч чәйне, авырлыгына карап, ике төргә бүлеп карый: авырга һәм җиңелгә. Икесен дә тәмсез, хәтта черек тәме килеп тора, дип билгели. Бер үк вакытта мондый чәйнең ике тапкыр арзанрак булуын искәртә, аны еш кына кыйммәтле чәйләргә дә кушып җибәрәләр, ди.

1862 елда чәйне Одесса аша диңгез юлы белән кертергә дә рөхсәт бирелә. Шул рәвешле «кантон чәе» барлыкка килә. Ул тагын да арзангарак төшә. Кяхта аша сәүдә кими. Ләкин кара кирпеч чәй, бик тиз бозылганга күрә, диңгез аша кайтару өчен яраксыз булып чыга. Бары тик Кытай хөкүмәтенең пошлина хакын төшерүе генә Кяхта аша чәй кайтару сәүдәсен коткарып кала. Казан сәүдәгәрләре Иванов, Окулов һәм Токмаков Ханькоу шәһәренә барып, анда чәй фабрикасы арендалый. Бер ел эчендә алар 12 мең тартма чәй хәзерләп чыгара. 1869 елда Кяхта аша 160 мең тартма чәй кайтарыла. Шуларның 100 меңе кирпеч чәй була. Тагын бер елдан соң бу чәй Казанга да килеп җитә.

Сәүдәгәрләр Англиядән кайтарылган пар белән пресслау машиналарын кулланып карый. Ләкин бу чәй халыкның күңеленә хуш килми. Соңрак П.А.Пономарев чәйне коры килеш тыгызлау ысулын уйлап таба һәм аны «плиточный» (без белгән «такта чәй») дип атый. 1881 елда хәрбиләр бу чәйне тикшереп-сынап карыйлар: ул куллануда һәм саклауда шактый җайлы булып чыга, бозылмый, арзанга да төшә. 1882 елдан гаскәрдәге сугышчыларга чәй һәм шикәр бирелә башлый. Армиянең ихтыяҗларын башта Пономарев тулысынча берүзе каплап бара. Әмма бер елдан ул вафат була. Дәүләт заказын башка фабрикалар үтәргә алына.

Ханькоуда оешкан «Синтай» фабрикасы 1886 елда чыгарган барлык такта чәен Казанга кайтара. Аны Воскресенская, Проломная урамнарында, Печән базарында саталар. Яңа чәй тиз арада татар халкының мәхәббәтен яулап өлгерә. Җырчы Җәкәү (Яков Емельянов) аның турында хәтта шаян шигырь дә иҗат итә. Печән базарында, нигездә, мөселманнар сәүдә кора. Бу җәһәттән Әхмәтҗан Сәйдәшев аеруча зур осталык күрсәтә. Аны хәтта «Казанның чәй патшасы» дип йөртәләр.

1891 елда цесаревич Николай Ханькоуга сәфәр кыла. Аңа: «Его императорскому высочеству государю наследнику цесаревичу Николаю. Ханькоу, 9 апреля 1891 г. Фабрика Токмакова, Молоткова и К.», – дип язып, такта һәм кирпеч чәйләр бүләк ителә.

Әкренләп Себер тимер юлы төзелә. 1898 елда Уфага кадәр сузылган участок әзер була, Ерак Көнчыгышка «ишек уела». Казанда «Караван» чәй фирмасының вәкиллеге ачыла – Печән базарында, Рыбнорядская урамында яңа кибетләр барлыкка килә. «Караван» чәен татар халкы тиз арада яратып өлгерә. Бу чәй 1907 елда Казанга килеп, «Болгар» номерларына урнашкан бөек татар шагыйре Габдулла Тукайны да битараф калдырмый. Реклама буларак язылган «Тәүлек» шигырендә ул Татар бистәсе халкының тәүлек буе «Караван» чәен эчеп кинәнүе турында бәян итә:

«Бу вакытта йорт саен

Кайный самавыр һаман;

Чәйнекләрдә пешмәктә

Чәй – фирмасы «Караван»!

 

Өйдә хуш ис чәчелгән,

Һәркем күңле ачылган;

Нинди фирма чәе бу! –

«Караван»дыр, «Караван!»

 

Алай гына да түгел, Казан халкы, Тукай язганча, хәтта төнге йокысы вакытында да «Караван» чәен күреп төшләнә:

«Халык сүнгән, йоклаган;

Тәннәрдән чыккан «рәван».

Эчә бунлар төштә дә…

Чәй – фирмасы «Караван».

 

Шиксез ки, 1908 елның 27 октябрендә «Шәрекъ клубы»нда узган әдәбимузыкаль кичә дә (Тукай монда «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» поэмасын укый, чарада аның дус-ишләре К.Бәкер, Ф.Әмирхан, В.Бәхтияров, Г.Коләхмәтов, С.Сүнчәләй һ.б. катнаша) күмәкләп «Караван» чәе эчү белән тәмамлангандыр.

Шул ук елның җәендә Казанда зур күргәзмә уза. Шәһәр «чәй Мәккәсе»нә әверелеп ала. «Караван» фирмасы бик күп сорт чәй тәкъдим итә. Аннан тыш, Үтәмешевләр Кытайдан кайтарылган кирпеч һәм такта чәйләрне сатуга куя. Шмелев сәүдә үзәге дә алардан калышмый.

Такта чәйне шәһәрләрдә дә, авылларда да бик яраталар: бер генә Сабантуй яисә Троица бәйрәме дә хуш исле, сихәтле чәйдән башка узмый. Шунысын да искәртик: «Караван» чәе кабында татар һәм урыс телләрендә «Һәркайда сатыла» дип язылган була.

Беренче дөнья сугышы чәйне дефицит товарга әйләндерә. Такта чәй юкка чыга. Аны җиләк-җимеш чәенә алыштыралар. Хәтта совет чорында да чәй кытлыгы үзен сиздереп тора әле. Хәер, бераздан «Кытай үләне»н Грузия һәм Азәрбайҗан республикаларында үстерергә алыналар. СССРда, шул исәптән, такта чәй дә чыгарыла башлый. Сугыш вакытында такта чәй күпләп фронтка җибәрелә. 1943 елда Уфада чәй фабрикасы ачыла. Ул Татарстан, Башкортстан һәм башка күршекүлән төбәкләрне үз продукциясе белән тәэмин итеп тора. 1970 нче елларда такта чәйне капларга салынган, без бүген кулланырга күнеккән чәй алыштыра.

Кечкенә, бер порцияле пакетларга салынган чәй иң беренче Алманиядә, 1929 елда барлыкка килә. Хәзер ул һәркайда – кибетләрдә, кафеларда һ.б. урыннарда да бар. Пешерү шактый җиңеләйсә дә, кәгазь капчыкка тутырылган «чәй тузаны»н чын, затлы үлән эчемлеге белән чагыштырып булмый, билгеле. Ә такта чәйне, Кытайдан тыш, бүген беркайда эшләп чыгармыйлар кебек инде. Ләкин Татарстанда аны һаман хәтерлиләр әле. Шулай булмыйни: такта чәйне Утыз Имәни, Җырчы Җәкәү, Габдулла Тукай кебек олугларыбыз шигырь кадәр шигырьгә әйләндергән, ләбаса! Тукай хәтта «җаннарга дәва» дип атаган! Кем белә, татар табынының күркенә әверелгән такта чәй, бәлки, яңадан әйләнеп тә кайтыр әле? Безнең халык кунакны да юкка гына: «Якты чырай – такта чәй!» – дип каршыларга гадәтләнмәгәндер бит?!.

Басмага Миләүшә Талипова әзерләде.

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи