Әдәби мирас Уку өчен 2 минут

Егетләр дә елый икән

(ХИКӘЯ)

Фото ясалма фәһем ярдәмендә әзерләнде.
Фото ясалма фәһем ярдәмендә әзерләнде. 

Көзге вак яңгыр сибәли-­сибәли тирә-­якны ниндидер бер моңга чылата. Табигатьнең халәтен кисәк кенә үзгәртә дә куя. Акрын гына җил исә, агачтагы берән-­сәрән яфраклар шаулаша башлый…

Ул уйларыннан арынырга теләгәндәй турая төште. Янында утырган яшүсмер оныгына карап алды да, таягын кулында әвәләгәннән соң, үзалдына сөйләнеп:

– Бу көзге көн сугышны хәтерләтә, – дип куйды.

Малай, сәерсенеп, бабасына карады:

– Нишләп алай дисең, бабакай?

– Күз алдыңа китер: ямь-­яшел болын, аллы-­гөлле чәчәкләр өстеннән күбәләкләр оча, чикерткә тавышы, кошлар сайравы җанны иркәли. Бу матурлыктан күзләр камаша. Һәм адәм балалары шушы гүзәллекне мизгел эчендә юк итә, җир белән тигезләп куя! Сугышта һәрчак шулай…

Карт тирән итеп сулыш алды. Үткәннәр белән очрашырга әзерләнгәндәй алга талпынып куйды да, күзләрен кыса төшеп, күккә төбәлде. Эх, авыр уйларны болытларга төреп, еракларга куалап җибәреп булса икән…

– Бабакай! Ишетәсеңме, синең медальләрең ничек зеңләп куя?!

– И улым, алар шулай илебезнең фаҗигасе, халкыбызның батырлыгы турында аваз бирә…

Ул кулы белән түшендәге медальләрне сак кына сыпыргалап, тынып калды. Көчәя барган җил генә уйларга комачауларга теләгәндәй сызгыруын дәвам итте.

– Улым, әйдә әле. Әнә теге һәйкәл янына барыйк. Суык була башлады, аяклар да язылып китәр.

Малай бабасына аякка басарга булышып, җитәкләп алды. Зур, кытыршы кулның җылысын тоеп елмаеп куйды: батыр кеше булган аның бабасы, тик картайган гына инде.

Алар әкрен генә һәйкәлгә якынайды. Менә ул – бер тезенә чүгеп, кулларына мылтыгын кысып тоткан да карашын офыкка төбәгән совет сугышчысы. Әйтерсең каршыда таш сын түгел, ә бүген дә туган иленә тугры калып, халкының тынычлыгын саклаучы тере сугышчы.

Малай һәйкәлдәге язуны укыды – «Дустыбыз. Туганыбыз. Безнең горурлыгыбыз». Солдатның күзләренә игътибар итте. Аларда әле генә яуган яңгырдан соң җемелдәгән су тамчыларын күреп, бабасына дәште:

– Бабакай! Әнә кара, күз яшьләре… Егетләр елыймыни? Егетләр еларга тиеш түгел бит!

Малай тизрәк таш сын йөзендәге су тамчыларын сөртергә теләп, кулын күтәрде. Тик бабасының кырыс, шул ук вакытта йомшак тавышыннан туктап калды.

– Тимә! Син әлегә күп нәрсәне аңламыйсың... Минем кебек сугышны кичәргә, якын кешеләреңне югалтырга, үлем белән күзгә­күз очрашырга язмасын…

Ул аякларының хәле китүен сизеп, һәйкәл нигезендәге ташка сыенды. Кесәсеннән кулъяулык чыгарып, күзләрен сөрткәләде дә әкрен генә сөйләп китте:

– Беләсеңме, улым. Сугыш көтмәгәндә башланды. Минем яшь вакыт. Балачак дустым, туганым кебек якын Тәлгать белән баянда уйнап, җырлашып, хыялланып утырабыз. Ул көнне дә: «Беләктә – көч, башта акыл бар! Аллаһы боерса, зур кеше булам!» – дигәнем хәтердә. Тик теләкләр тормышка ашмады шул, илгә афәт килде. Безне сугышка Тәлгать белән бер үк көнне алдылар. Язмыш икебезне дә бер үк частька, фронтның алгы сызыгына илтеп ташлады…

Карт буылып йөткерергә тотынды, тамагындагы төерне йотып җибәрә алмыйча азапланды. Оныгы аны ашыктырмады, өзелгән сүзнең ялганганын сабыр гына көтте.

– Ул көнне дошман бик көчле һөҗүм башлады. Командир безне атакага күтәрде: «Шуышырга! Алга!» – дип боерды.

Колак төбендә пулялар сызгыра, баш өстендә снарядлар шартлый. Төтен белән тузан укмашып, бөтен дөньяны каплаган, сулыш алырлык түгел. Ләкин туктарга ярамый. Кайсыдыр бер мизгелдә мин Тәлгатьне күреп калдым. Ул да миңа карап, моңсу гына елмайды да алга шуышты.

Беләсеңме, улым… Туган ил, туган җирнең кадеренә шундый мәхшәр эчендә ныграк төшенәсең икән. Әнә, мин дә ирексездән җиргә елышканнан-­елышам, Җир­-Анабызның җылылыгын тоям. Авызга кергән балчык, колак­борынга тулган тузан комачауламый, киресенчә алга барырга көч бирә сыман…

Бабай кулъяулыгы белән күз кырыйларын, йөзен сөрткәләгәч, калтыранган тавыш белән хикәятен бәян итте.

– Ул көнне дустымны соңгы тапкыр күргәнмен икән. Тәлгать батырларча һәлак булды. Аның моңсу елмаюлы йөзе гомерем буе күңелемдә саклана.

Атышлар тынгач, мин аны табигатьнең иң матур кочагында җирләдем. Елый-­елый кулым белән туфрак актарып, кабер казыдым. Каенга «Тәлгать кабере» дип уеп язып калдыруым бүгенгедәй хәтердә. Бу көнне мин авылдаш, дустымны, үземнең балачагымны югалттым. Сугыш мине бик нык үзгәртте. Тормышта гаделсезлек, ямьсез гамәлләрне күрсәм, йөрәгем әрни, күздән яшь ага…

Карт тынып калды. Малай бабасының күзләрендә яшь бөртекләре күреп гаҗәпләнмәде. Бүген ул бер хакыйкатьне аңлады: егетләр дә елый…

Яңгыр туктагач, җирне көзге кояш иркәләде. Өмет биргәндәй, тирә-­якка сүрән яктылыгын таратты... Бер-­берсенә елышып утырган бабай белән оныкның күңелендәге авыр тойгыларны да җиңеләйтергә тырышты кебек ул. Җылы нурлары белән таш сындагы яңгыр тамчыларын, картның җыерчыклы йөзендәге күз яшьләрен киптерергә, Җир йөзендәге кешеләрнең йөрәгенә мәрхәмәтлелек ялкыны кабызырга, дөньяны аз гына булса да ямьләндерергә тырышты…

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи