Милли тарих һәм мәдәният белән кызыксыну, иҗтимагый эшләргә омтылу, әдәби һәм публицистик эшчәнлекнең беренче тәҗрибәләре – болар барысы да Шәйхулла Алкинның актив тормыш позициясе турында сөйли. Әлбәттә, инкыйлаб чоры вакыйгалары да аны битараф калдыра алмый: 1917 елның языннан ул язмышын милли хәрәкәт белән бәйли, иҗтимагый тормышның үзәгендә кайный.

Шәйхулла Алкин. 1917 елга кадәр.
1917 елның маенда Мәскәүдә I Бөтенроссия мөселман корылтае җыела. Институтның 4 нче курсында укыган Шәйхулла, Кәрим Сәгыйтов белән берлектә, съезд эшен «Ил» газетасы битләрендә яктырта. Бу эшне ул шул ук елның җәендә Казанда узган II Бөтенроссия мөселман корылтае вакытында да дәвам итә, газетага әледән-әле хәбәрләр юллап тора. Бер үк вакытта, Мәскәү съезды барышында Шәйхулла Алкин Милли Шураның финанс комиссиясенә һәм, җәйдән башлап Садри Максуди җитәкчелегендәге мәдәни-милли автономия нигезләрен эшләү коллегиясенә сайлана. 1917 елның августында Шәйхулла Алкин, коллегиянең башка әгъзалары белән бергә, Уфага күченә, анда Милләт Мәҗлесен оештыру мәсьәләләре белән шөгыльләнә.
Иҗтимагый эшләр, күрәсең, аны шулкадәр рухландыра, ул институттагы укуына бөтенләй әһәмият бирми башлый. Нәтиҗәдә, 1917 елның декабрендә Шәйхулла Алкин «5 нче елга калдыру турында гариза бирмәгәне һәм билгеләнгән вакытка килмәгәне» өчен институттан куыла. Бу чорда ул Уфада була, анда Эчке Россия һәм Себер төрки-татарларының Милләт Мәҗлесе утырышларында катнаша (мәҗлескә Уфа шәһәре мөселманнары вәкиле буларак сайлана). Милләт Мәҗлесе 20 ноябрьдән алып 11 гыйнварга кадәр эшли, аның иң мөһим карарлары арасында «Мәдәни-милли автономия нигезләре»н раслау һәм Идел-Урал штатын игълан итү була.
Мәҗлестә Шәйхулла Алкин беренче көннән үк төркичеләр фракциясенә кушыла. Алай да аның төп игътибары, идеологиядән бигрәк, финанс комиссиясе эшенә юнәлтелгән була. Аерым алганда, 27 ноябрьдә Шәйхулла Алкин Мәҗлес делегатлары алдында Мәдәни-милли автономияне гамәлгә ашыру коллегиясе хозурындагы Вакытлы финанс министрлыгы эшчәнлеге турында хисап тота. Үз чыгышында ул төзеләчәк автономиянең финанс проблемаларын күтәрә, иганәләр һәм ирекле кертемнәрнең җитәрлек булмавына, милли салым кертү ихтыяҗына басым ясый.
1918 елның 7 гыйнварында узган Милләт Мәҗлесе утырышында Милли Идарәгә сайлаулар уза. Бу орган, мәдәни-милли автономияне тормышка ашыру максатларында төзелеп, үзенә күрә «милли хөкүмәт» вазыйфасын башкарырга тиеш була. 25 яшьлек егет анда «финанс министры» итеп билгеләнә. Бу Шәйхулла Алкин карьерасында «иң югары нокта» була. Ихтимал, шул көннәрдә ул, «күп хыялларым һәм теләкләрем чынга аша бара», дип канатлангандыр.

Галимҗан Баруди. ХХ гасыр башы.
Мәдәни-милли автономияне тормышка ашыруга бәйле мәшәкатьләрдән тыш, Шәйхулла Алкин Идел-Урал штатының принципларын һәм чикләрен тәгаенләүдә дә актив катнаша. Ул оешачак штатка Әстерхан һәм Самара губерналарын да кертү яклы була. Шәйхулла, беренче чиратта, икътисади (бу җирләрдән башка штат ярлы булачак) һәм автономиянең геостратегик мәнфәгатьләреннән чыгып эш итә: «Петр I Европага тәрәзә ачкан кебек, без төрки дөньяга тәрәзә ачарга тиеш», – ди. Бу фикерне башка төркичеләр, беренче чиратта, Гаяз Исхакый яклап чыга.

Сулдан уңга: Гаяз Исхакый, Садри Максуди, Фуад Туктаров. Париж шәһәре. 1920 ел.
Мәскәү съезды игълан иткән һәм Милләт Мәҗлесе раслаган шәхси (персональ) автономия, әлбәттә, большевиклар төзергә теләгән (һәм, кирәк булса, көч кулланып төзергә әзер булган) җәмгыять моделе кысаларында гамәлгә ашырыла алмый. Парадокс шунда ки: шәхси автономия теориясенең авторлары Австрия социал-демократлары була. Бу идеяне байтак социалистлар һәм марксистлар хуплый. Ләкин мәдәни-милли автономия теориясе, иң беренче чиратта, хосусый милекнең хакимлегенә һәм кагылгысызлыгына, эшмәкәрлеккә, шәхси инициатива принципларына, илдәге аерым халыкларның милли тормышында дәүләт функцияләрен мөмкин кадәр киметүгә таяна. Бу принциплар Октябрь революциясенең шигарьләренә һәм большевистик доктринаның төп нигезләмәләренә (хосусый милекне бетерү, милекне дәүләтләштерү, пролетариат диктатурасы, дәүләт ролен көчәйтү, сыйнфый мәнфәгатьләрнең милли мәнфәгатьләрдән өстенлеге һ.б.) тулаем каршы килә. Мөгаен, шуңа күрә Шәйхулла Алкин Октябрь түнтәрелешенә һәм милли хәрәкәт ирешкән барлык казанышларны юкка чыгарырга омтылган яңа хакимияткә каршы торучылар арасында була.
Ватандашлар сугышы чорында милли структуралар:
Уфа белән Кызылъяр арасында
1918 елның язында Шәйхулла Алкин Уфада була, милли автономия проектын әзерләү һәм тормышка ашыру эшен дәвам итә. Ләкин Иосиф Сталин белән Мулланур Вахитов имзалаган Наркомнац декреты бу эшкә кагылышлы барлык ниятләрне юкка чыгара: 1918 елның 25 апрелендә Милли Идарә таратыла. Сәясәттән читләшү шарты белән дини структураларны гына саклап калдырырга рөхсәт бирелә. Моннан тыш, милли структураларның барлык финанслары «читтән торып» конфискацияләнә. Бу акчалар табылган очракта, Садри Максуди һәм Шәйхулла Алкин, халыктан «санкцияләнмәгән салымнар» җыйган өчен җаваплы затлар буларак, кулга алынырга тиеш була: «Хәтта әгәр үзләрен [Садри Максуди һәм Шәйхулла Алкинны] тапсалар, бонлары тәүкыйф итеп, хисап алачаклар иде. Вә шиддәтле җәза күрүләре дә имтихалдан хариҗ түгел иде. Бер дәрәҗә малия табылган әснадә, 1918 сәнә май эчендә Шәех Алкин тәүкыйф ителеп, безем Мәскәүдә вакытымызда, хәбәр табып, Мулланур Вахидовка адәм йибәреп истихлас (коткару) итмеш идек», – дип яза Галимҗан Баруди1. Мөфти көндәлекләреннән күренгәнчә, Шәйхулла Алкин беренче тапкыр нәкъ менә шул «гаеп» нигезендә кулга алына. Бары тик мөфтинең һәм бер төркем могътәбәр мөселманнарның Мулланур Вахитовка юллаган мөрәҗәгате генә Шәйхулланы тоткынлыктан азат итәргә мөмкинлек бирә.

Габделбари Баттал. 1922 ел.
Әсирлектән котылгач, Шәйхулла укуын дәвам итәргә карар кыла: 29 майда 5 нче курска керергә һәм 1918-1919 уку елының көзге имтиханнарын тапшырырга рөхсәт сорап гариза яза. Аның гозере үтәлә. Бер карасаң, мәсьәлә хәл ителгән кебек була: иҗтимагый эшчәнлектәге уңышсызлыклардан соң аңа кабат белем эстәргә мөмкинлек бирелә. Ләкин 1918 елның җәендә акларның Уфаны кулга төшерүләре Шәйхулланың барлык ният-планнарын тамырдан үзгәртә. Алкин, күрәсең, большевиклар хакимиятенең тиздән егылачагына өметләнеп, укуга караганда, милләткә хезмәт итүне өстенрәк күрә. Шулай итеп, ул яңадан Уфага юл тота. Озакламый илдәге вазгыять кабат үзгәреш кичерә: 1918 елның көзендә Уфа большевиклар тарафыннан басып алыну куркынычы астында кала. Эшчәлеген яңадан башлаган Милли Идарә әгъзалары 1918 елның 12 октябрендә Уфадан башка урынга күченергә карар кыла (Гаяз Исхакый язганча, «милли хөкүмәт» әгъзалары шәһәрдән «бозау вагоннары»нда китәләр). Беркадәр вакытка Кызылъярда (Петропавел) урнашкан татар зыялылары арасында милли структуралар җитәкчесе Ибнеәмин Әхтәмов, Закир Кадыйри (гаиләсе белән), Ибраһим Бикколов, Гали Еникеев (барысы да – «Мәгариф министрлыгы» әгъзалары), Шәйхулла Алкин, Гобәйдулла Буби, Сәлимгәрәй Җантурин, Гариф Кәрими (барысы да – «Финанс министрлыгы» әгъзалары), Гаяз Исхакый, Солтанбәк Мәмлиев, Габделбари Баттал (барысы да – Милләт Мәҗлесе делегатлары) була. Озакламый Кызылъярга Фуат Туктаров, Каюм Мостакаев һәм Гомәр Терегуловлар да килеп урнаша.
Алдагы 1918-1919 нчы елларның көзге-кышкы вакытлары милли хәрәкәт тарихында да, анда катнашучыларының шәхси язмышларында да иң катлаулы, тарихи документларда иң начар яктыртылган вакыт булып тора. «Кызылъяр чоры» турында чыганаклар бик аз. Аерым алганда, бүгенгә мөфти Галимҗан Барудиның «Кызылъяр сәфәре», Гаяз Исхакыйның көндәлекләре (1919 елның апреленнән башлап) һәм Габделбари Батталның беренче тапкыр 1947 елда басылып чыккан истәлекләре генә билгеле. Өчесе дә ул көннәрне Кызылъярда уздыра. Мөгаен, арада иң тәфсиллесе – Габделбари Баттал хатирәләредер. Беренче өлештә ул татар зыялылары төркеменең (шул исәптән, Шәйхулла Алкинның да) Кызылъярда яшәү шартларын кыскача тасвирлап үтә. Икенче өлеш 1919 елның декабреннән 1921 елның сентябренә кадәр вакытны колачлый. Монда да Шәйхулла Алкин белән Томскида очрашулары турында хәбәр итә.
Әйтергә кирәк, Галимҗан Баруди Милли Идарә резиденциясе итеп Кызылъярның сайлануын хупламый, альтернатива буларак, Троицк шәһәрен тәкъдим итә. Хәер, Кызылъярны сайлауда ике төп сәбәпне аерып атарга мөмкиндер. Беренчедән, 1913 елгы мәгълүматка таянсак, ул вакытта әлеге шәһәрнең 20 процент халкы татар-мөселманнардан тора. Шәһәрдә тугыз мөселман мәхәлләсе (алты таш һәм өч агач мәчет) булып, шуларның кимендә биш-алтысы татар мәчетләре санала. Өстәвенә, мондагы татарлар, нигездә, сәүдә белән шөгыльләнә. Бу исә тотрыклы милли капиталның булуына ышаныч уята. Икенчедән, Кызылъяр Себернең мәркәзе саналган Омскига якын урнашып, аның аша ике кәрван юлы уза: берсе – Ташкент белән Сәмәркандка, икенчесе – Шәркый Төркестанга.
Милли сәясәтчеләрнең килүе Кызылъярда беркадәр шау-шу да, матди мәшәкатьләр дә тудыра. Мөфти болар турында (урынлашу, халыкның ни рәвешле каршы алуы, яңа җирдә туган кыенлыклар һ.б.) көндәлегендә җентекләп язып бара. Әйтик, Милли Идарә әгъзаларына иң элек беренче мәхәлләгә караган Зәбиров мәдрәсәсенең ике бинасында урын бирәләр. Бер бинада – «Мәгариф министрлыгы», икенчесендә «Финанс министрлыгы» әгъзалары урнаша. Капкалар милли байраклар һәм игъланнар белән бизәлә (игъланнарда «милли хөкүмәт» әгъзаларының Уфадан китү сәбәпләре, киләчәккә ният-планнар аңлатыла).
Мостафа Төмәнев (1892-1948 елдан соң?) Шәйхулла Алкин белән Гаяз Исхакыйны үз йортына сыендыра (Мостафа 1915-1917 нче елларда Мәскәү коммерция институтында укый һәм Шәйхулла белән таныш була). Габделбари Баттал истәлекләренә карасаң, шәһәргә килгән татарларның күбесе кичләрен Төмәневләр йортына җыела; аларның ишекләре «суыкка һәм буранга карамастан, беркайчан да ябылмый, кешеләрнең керә-чыга йөрүеннән бертуктаусыз шыгырдап тора»2.
Кызылъярда «милли хөкүмәт» әгъзалары, Милли Идарә органы буларак, «Маяк» газетасын (1918-1919) чыгарырга тырышып карыйлар. Габделбари Баттал хәбәр иткәнчә, шәһәрдә танылган татар журналистларының зур төркеме (Гаяз Исхакый, Фуат Туктаров, Закир Кадыйри – һәрберсе нәшрият, язу-сызу эшендә зур тәҗрибәгә ия шәхесләр) җыелса да, мондый гайрәтле наширлек потенциалын гамәлгә ашыру өчен реаль мохит булмый: «ат бар, мәйдан юк». Нәтиҗәдә, атнасына 1-2 тапкыр чыккан газета, бу эшнең перспективасыз икәнлеге танылып, 1919 елның язында бастырылудан туктый. Барлыгы 30 сан дөнья күреп кала.
Матбугат эшеннән тыш, «милли хөкүмәт» әгъзалары большевикларга каршы көрәшнең төрле планнарын һәм проектларын әзерләү турында фикер алышалар. Аңлаешсыз статус, катлаулы финанс хәле һәм томанлы киләчәк татар зыялыларының провинциаль Себер шәһәрендә көн итү шартларын һаман катлауландыра. Моннан тыш, бөекдержавачыл карашларда торган Колчак хөкүмәте белән мөнәсәбәтләрдә дә каршылыклар арта бара. Милли сәясәт эшлеклеләре берәм-берәм шәһәрне ташлап китә башлыйлар.
1919 елның язында Милли Идарә әгъзаларының күпчелеге вакытлыча (13 марттан 9 июньгә кадәр) аклар кулына күчеп алган Уфага кайта. Җәен алар кабат Уфаны калдырып китә һәм Колчак хөкүмәте урнашкан Омскида төпләнә. Җәй-көз айларында Колчак хөкүмәте, үзенең шактый хәлсезләнгән армиясен тулыландыру өчен, ярсулы актык омтылышын ясый һәм «тоташ» мобилизация үткәрә. Гаскәргә алынучылар арасында Шәйхулла Алкин да була. 1919-1920 нче еллар чигендә әлеге армия җиңелеп, 1920 ел башында Колчакның кулга алынуы, аннары һәлак ителүе, шуннан соң туган чуалышлар һәм буталышлар Шәйхулла Алкинга, ниһаять, гаскәри тормышыннан котылырга мөмкинлеген бирә.
Томск һәм Оренбург: Шәйхулла Алкин биографиясенең соңгы сәхифәләре
Большевикларга каршы көчләрнең җимерелүен, милли хәрәкәттәге таркаулыкны күреп, 1919 елның кышында Шәйхулла югары белем алу (дөресрәге, «алып бетерү») фикеренә әйләнеп кайта. Шул нияттән Томскига юл тота. Аның бу шәһәрне сайлавын ике шарт белән аңлатырга мөмкин: беренчедән, Себернең бердәнбер университеты Томскида урнашкан була. Икенчедән, монда аның сәүдә эшләре белән шөгыльләнүче Фәттахетдин абыйсы яши. Мөгаен, якын кешеләре аңа финанс буенча һәм башка авырлыкларны җиңәргә ярдәм иткәндер.

Идел-Урал штатының картасы. 1930 нчы еллар.
Шәйхулла Алкин Томск университетының юридик факультетын сайлый. Ул, 3 нче яисә 4 нче курска кабул итүләрен сорап, кирәкле барлык документларны якын арада тапшырырга вәгъдә биреп, гариза яза. Ләкин аңа бу юлы да теләгенә ирешү насыйп булмый: аклар кулындагы Томск 1919 елның 22 декабрендә большевиклар тарафыннан басып алына. Университетта үзгәрешләр башлана, юридик факультет бетерелә.
Шәйхулла Алкинның шуннан соңгы чоры турында бернинди документаль чыганаклар юк диярлек. Галимҗан Баруди көндәлеге һәм Габделбари Баттал истәлекләре генә аның актык көннәренә беркадәр ачыклык кертә: кызганыч ки, алар михнәт, мәшәкать, курку һәм өметсезлек тулы була. Өзек-төтек хәбәрләргә караганда, Шәйхулла Алкин бервакыт кулга алына, аннары азат ителә; шуннан соң кулга алынудан куркып, яшеренеп-качып көн итә. 1920 ел ахырында-1921 ел башында ул, Себерне ташлап, Оренбургка барып урнаша. Биредә аның кыска, әмма якты гомере өзелә.
«Бу егет [Шәйхулла Алкин] миннән соң да Томскида калды. Соңрак ишетүемчә, башыннан шактый гына маҗаралар кичеп, ул Оренбургка кайткан һәм кайчандыр бер дә ошатмаган Башкортстан хөкүмәтенә хезмәткә кергән, бераздан рухи тигезлеген югалтып, Кәрвансарайда асылынып үлгән», – дип яза Габделбари Баттал.3
Вакытында Алкин укыган «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең мөдәррисе, Шәйхулланың әтисе һәм бабасы белән дус булган мөфти Галимҗан Баруди укучысының үлеме турындагы хәбәрне ишеткәч, көндәлегенә мондый юллар төшерә: «9 июльдә [1921] Милли Идарәдә финанс бүлегендә рәис булып хезмәт иткән Шәйхулла бине Сибгатулла бине Габди Алкинның үлгән хәбәре иреште. Бичара дөнья тормышыннан, төрле хәвефләр арасында яшәүдән туеп, яшь көнендә үлемне үзе ихтыяр иткән икән. (...) Бичара Шәй[хулла] Томскида кызыллар кулына яңадан төшеп, байтак төрмәдә калып, бер мөнәсәбәт белән котылып, янә курку эчендә исем һәм кыяфәтен үзгәртеп, бер ел яшәгән. Ләкин авыр хәлдә яшәгән иде. Кулга төшсә, үлемгә хөкем ителәчәге уйлана иде. Бичара бәхетсез бала. (...) Аяныч, әзерлекле, өметле егет иде. Милли идарәгә кергәнче, һәркем тарафыннан сөелеп килгән, гыйффәтле, әдәпле телле, оратор холыклы, аңлы бала иде. Аллаһ аны кичерсен».4 Бу язма, мөгаен, тәгъзияләр арасында иң ихласы һәм назигедер.
Шактый соңга калып (1922 елның 7 февралендә) Галимҗан Ибраһимов та «Татарстан хәбәрләре» газетасында басылган «Татар әдәбияты (хисап урынына)» исемле мәкаләсендә Шәйхулла Алкинның үлеме турында искә алып уза: «Казанлы язучылардан Шәйхулла Алкин язмышы фаҗига белән бетте: чех, Колчак артыннан байтак өстерәлеп, ахырдан Оренбургка кайтып, үз-үзен атып үтергән, имеш. Революция белән килешә алмаган, шуның өстенә, яңадан иске тормышның, иске идеалларның кайтмавына күзе җиткән кешеләр өчен мондый нәтиҗә – тарихның табигый бер трагедияседер».5
Шулай итеп, Галимҗан Баруди һәм Габделбари Баттал язмаларына караганда, 1920-1921 нче елларда Шәйхулла Алкинның өлешенә төшкән бәла-казалар һәм бәхетсезлекләр аның күңел тынычлыгын шактый нык какшата. Киләчәккә карата өметсезлек, барлык ышанычларның, планнарның җимерелүе, күңел юатырлык перспективалар күрмәү – болар барысы да аны рухи төшенкелеккә батыра. Аның бу гамәле, – бәлки, вакытлы вәсвәсә нәтиҗәседер. Хәер, күбрәк барыбер якты киләчәккә тамчы да ышанычы калмаган, үзен упкын читендә тойган кешенең аңлы рәвештә эшләгән адымына охшап тора.
Шуннан соң Шәйхулла Алкин, совет хакимияте тарафыннан җиңелүче, дошман дип танылган башка затлар кебек үк, гаделсез рәвештә дистәләрчә елларга онытылуга дучар ителә. Шәйхулла Алкинның кыска, фаҗигале, ләкин якты язмышы революциягә кадәрге елларда милли җанлы яшь татар зыялыларының тормыш траекторияләрен чагылдыра торган бер тамчы буларак кадерле. Кызганыч ки, Совет Россиясендә аларны котылгысыз фаҗигале нәтиҗә генә көтәргә мөмкин була.
1 Галимҗан Баруди: Кызылъяр сәфәре. – Казан: «Иман» нәшрияты, 2004. – Б. 153.
2 Taymas Abdullah (A. Battal), Rus İhtilalinden Hatıralar, 1917-1919. – İstanbul, 1947. – Б. 112.
3 Баттал-Таймас Габделбари, Мин бер яктылык эзләгән идем. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2003. – Б. 15.
4 Баруди Г. Хатирә дәфтәре: 1920 елның октябреннән алып 1921 елның ноябренә кадәр. – Казан, 2018. – Б. 205-206.
5 Ибраһимов Г. Татар әдәбияты (хисап урынында) // Әсәрләр. Сигез томда. 5 нче том: Әдәбият һәм сәнгать турында мәкаләләр, хезмәтләр (1910-1933). – Казан, 1978. – Б. 277-287 (б. 286).
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала