Тарихи мирас Уку өчен 3 минут

Сәгыйть Хәлфин белән Теләнче-Тамак Хәлфиннәре туганмы?

Хәлфиннәр – татар тарихында күренекле урын тоткан данлыклы шәхесләр нәселе. Алар арасында галимнәр, мөгаллимнәр, юристлар, сәнәгатьчеләр һәм сәүдәгәр-хәйриячеләр бар.

 

Сәгыйть Хәлфиннең «Азбука татарского языка» исемле китабының тышлыгы. 1778 ел

 

 

Сәгыйть Хәлфин (1732-1785) – Казанның Иске Татар бистәсендә туган һәм бар гомерен мөгаллимлеккә багышлаган шәхес. Ул күп еллар Казан адмиралтействосында тылмач вазифаларын башкарган. Россия тарихында беренче русча-татарча ике томлы сүзлек, татар теле грамматикасын төзегән, татар әлифбасын бастырып чыгарган. Ул шулай ук Казан гимназиясендә татар теле укыткан.

 

Аның улы Исхак (1754-1800) та әтисенең эшен дәвам иткән. Ул – педагог, тәрҗемә эше белән дә шөгыльләнгән. Шунысы мактауга лаек: Исхакның беренче улы Ибраһим Хәлфин (1778-1829) дә гимназиядә татар теле укыткан, өстәвенә, Казан император университетында көнчыгыш телләре адъюнкт-профессоры булган. Шаһингәрәй Хәлфин (1807-?) – Ибраһим Хәлфиннең улы, Казан университетының татарлардан беренче студенты. Ул да Казан гимназиясендә татар теле укыткан. Рус уку йортында татар теленнән белем бирүче дүртенче буын педагог булган.

 

 

Теләнче-Тамак авылының III ревизия кенәгәсе. 1762 ел. Россия дәүләт борынгы актлар архивы, 350 нче ф., 2 нче тасв., 3801 нче эш, 946 нчы кәгазь

 

 

Матбугатта Иске Татар бистәсендә яшәгән Хәлфиннәрнең Минзәлә өязенең Теләнче-Тамак авылындагы сәүдәгәр-эшмәкәр Хәлфиннәр нәселе белән туганлык җепләре булганлыгын күрсәткән язмалар очрый.

 

Казанның Иске Татар бистәсендә туып-үскән Сәгыйть Хәлфиннең оныгы, Теләнче-Тамак авылыннан (хәзерге Татарстан Республикасының Тукай районы) җир сатып алып, сәүдәчелек һәм икмәк сату эшен оештырган, һәм шул вакыттан бу авылда Хәлфиннәр нәселенең дәвамчылары яши башлаган дигән фикер бар.

 

 

Мөхәммәтлатыйф кызы Бибимәрфуга (1874-1943). Салават Әхмәтовның шәхси архивыннан

 

 

Хәзерге вакытта Минзәлә өязенең ТеләнчеТамак авылында яшәгән Хәлфиннәр белән Казанда яшәгән Хәлфиннәрнең ир-атлары ягыннан туганлыгын раслаган чыганаклар әлегә табылмады. Эзләнүләр дәвам итә. Иске Татар бистәсе Хәлфиннәрнең нәселе Кече Битаман авылы ясаклы татарларыннан икәнлеген тарих фәннәре кандидаты Илшат Фәйзрахманов ачыклады.

 

Иске Татар Бистәсе Хәлфиннәрнең шәҗәрәсе: Айтуган Хәсән (1699-1759), Сәгыйть (1732- 1785), Исхак (1754-1800), Ибраһим (1778- 1829), Шаһингәрәй (1807-?), Cадыйк (?).

 

Теләнче-Тамак Хәлфиннәрнең шәҗәрәсе: Ибраһим, Исмәгыйль (1707), Исламгол (1734- 1791), Ихсан (1773-1854), Габдрахман (1807), Мөхәммәтсадыйк (1826), Мөхәммәтлатыйф (1839), Мөхәммәтша (1850), Мөхәммәтситдыйк (1866).

 

Теләнче-Тамак шәҗәрәсе алда күрсәткән фаразны тулысынча инкяр итә. Алда телгә алынган Садыйк (Мөхәммәтсадыйк) 1826 елны Теләнче-Тамак авылында Габдрахман (Габделрәхман) гаиләсендә туа. Әнисе Мәхүбә исемле. Безгә билгеле бабасы Ибраһим III ревизия җанисәп алу материалларында Теләнче-Тамак авылында типтәр сословиесендә дип күрсәтелгән. Кызганыч ки, I һәм II ревизия материаллары сакланмаган. III ревизия мәгълүматларыннан, алдагы II ревизиядә 1747 елда Ибраһим улы Исмәгыйльгә – 40 яшь, Исламголга 13 яшь булганлыгы аңлашыла. Шулай булгач, Теләнче-Тамакта яшәгән Садыйк берничек тә Сәгыйть Хәлфиннең оныгы була алмый, аның бабасы Ихсан исемле булган.

 

 

Мөхәммәтнәҗип Латыйф улы Хәлфин Казан император университетының юридик факультет студенты. 1910 ел. ТР Дәүләт архивы. 997 нче ф., 1л/д тасв., 39647 нче эш

 

 

Икенче фикер – Кырым ярымутравын Россия империясенә кушкан чорда (1783) Уфа губернасының Минзәлә өязенә булачак эре сәүдәгәр Хәлфиннәрнең бер тармагы күченеп килгән дигәнне ничек аңларга? Йорт хуҗасы 1747 елда ук Теләнче-Тамак авылында типтәрләр исемлегендә күрсәтелгән бит инде?!.

 

Бу сорау нәсел шәҗәрәләрен өйрәнгән Салават Әхмәтовны да борчый. Салаватның ерак әбисе Бибимәрфуга Мөхәммәтлатыйф кызы (1874-1943) Тегермәнлек авылына (Татарстанның Мөслим районы) Сәйманов Шәйхразигә кияүгә чыга. Шәйхрази – Ташкичү авылының (Татарстанның Тукай районы) указлы мулласы. Бибимәрфуга – сәяси золым корбаны Нәҗип Хәлфиннең бертуган апасы.

 

Мөхәммәтнәҗип Латыйф улы Хәлфин (1886-1937) – журналист, педагог, географ, юрист-галим. Ул 1886 елда Теләнче-Тамак авылында туа. Авыл мәдрәсәсендә белем ала. 1910-1914 нче елларда Казан император университетының юридик факультетында укый. 1917 елда Казан мөселман комитеты җитәкчесе була. Ул шулай ук – Милли Шура башкарма комитеты, ИделУрал штатын оештыру коллегиясе әгъзасы. 1921 елдан Баку педагогия институты доценты.

 

Салават Әхмәтовның әбисе ягыннан төзегән шәҗәрәсе Иске Татар бистәсендәге Хәлфиннәр белән тоташмаган. Моны шулай ук Теләнче-Тамакта туган Айдар Фәхретдинов шәҗәрәсе дә дәлилли.

 

XIX гасырның соңгы чирегендә Мөхәммәтсадыйкның уллары Зариф белән Гариф сәүдә эшләрен җәелдереп җибәрәләр. Минзәлә өязендәге Нөркәй, Яңа Маҗын, Иске Кәшер, Карамалы авылларында мануфактура товарлары (кызыл мал) белән сату итәләр. XIX гасыр ахырында еллык керемнәре 100 сумнан 350 сумга чаклы дип күрсәтелгән булса, ХХ гасыр башында 500 сумга кадәр җитә. 1917 елда Теләнче-Тамак авылындагы мануфактура товарлары сата торган таш кибеттән (янында склад) һәм бакалея, савыт-саба лавкасыннан алар 212 сум табыш алалар. Алар XIX гасыр ахырында Минзәләнең 1 нче гильдия сәүдәгәре дәрәҗәсенә ирешәләр. 1902 елдан бирле эшләп килгән ширкәт рәсми рәвештә 1910 елда Минзәлә шәһәр идарәсендә теркәлә. Нигез салучылар – Минзәләнең 1 нче гильдия сәүдәгәре Зариф Садыйк улы Хәлфиннең варислары, шулай ук аның энеләре Шакир, Гариф, Салих һәм Сабир Хәлфиннәр. Сәүдә йорты идарәсе итеп Минзәлә өязенең Нөркәй волосте Теләнче-Тамак авылы, ә аның җитәкчесе буларак Шакир Садыйк улы Хәлфин күрсәтелгән. Төп капиталның күләме – 150 000 сум.

 

ХХ гасыр башында аларның Чулман ярында урнашкан 7 ташлы (һәрбер ташның диаметры 6 чирек булган) пар тегермәне, Чураш, ТеләнчеТамак, Сөлек, Шуган һәм Түбән Суранчак авылларында ике ташлы су тегермәннәре булган. Алар шулай ук эшкәртелмәгән тире, икмәк җыю эшен дә җайга салганнар.

 

1817 елда Чулманда беренче пар суднолары барлыкка килә. Алар Идел буе шәһәрләре арасында һәм Пермь, Уфа кебек шәһәрләргә дә даими рейслар ясый башлыйлар. Бу, үз чиратында, XIX гасырның беренче яртысында Чаллы пристане барлыкка килүгә этәргеч була. Икмәкнең шактый өлеше Чаллы пристаненнан Санкт-Петербург, Николаев һәм башка портлар аша экспортка киткән.

 

Нәкъ менә Чаллы сәүдәгәрләре ярдәме белән, Чулман алды икмәк сәүдәсе иң эре үзәкләрнең берсенә әверелә. Географик урыны уңайлы булу һәм инфраструктураның алга китүе нәтиҗәсендә, Минзәлә өязеннән генә түгел, Бәләбәй, Бөре һәм башка кайбер өязләрдән дә икмәк китерелә.

 

Башка шәһәрләргә икмәк сату (су юлы белән) Хәлфиннәр ширкәтенә елына 900 000 сум табыш китергән. (Чагыштыру өчен: Алабуга сәүдәгәрләре Стахеевларның 2 ширкәте бергә 1 500 000 сум табыш алган.)

 

1914 елгы навигация сезонында гына Яр Чаллы пристаненнан «Бертуган Хәлфиннәр» сәүдә йорты А.Ф.Тимохов, А.А.Пешехонов, Я.П.Рукавишников һәм үзләренең баржаларында Рыбинск шәһәренә барлыгы 652 468 пот арыш оны, солы һәм карабодай ярмасы озатканнар.

 

 

Минзәлә өязеннән Рыбинск шәһәренә озатылган икмәк товарлары исемлеге. 1914 ел. ТР Дәүләт архивы. 551 нче ф., 1 нче тасв., 163 нче эш

 

 

Кыш азагында чана юлы беткәч, икмәкне һәм башка авыл хуҗалыгы продукцияләрен кабул итү туктатыла. Ә март ае – кышкы кампания барышында әзерләнгән продукцияне пристаньнарда иң күп туплау вакыты. Хөкүмәт органнары өчен март ае документларны тикшерү, тупланган товарларның күләмен һәм бәясен өстәмә рәвештә билгеләү өчен иң уңайлы ай булып тора. Шундый тикшерүләр нәтиҗәсендә, Бакалыдан Хәлфиннәр ширкәтенең 80 000 сумлык икмәк җыйганы ачыклана.

 

Сәүдәгәр Хәлфиннәр халыкка кылган игелекле гамәлләре белән якты истәлекләр калдырганнар. Туган авылларындагы мәчет-мәдрәсәләргә һәм мохтаҗларга һәрвакыт ярдәм итеп торганнар. 1878 елда икенче мәхәллә өчен Зариф Садыйк улы агач мәчет салдырган. 1913 елда мәхәллә халкы Диния нәзарәтенә яңа мәчет төзүне сорап мөрәҗәгать итә, һәм 1914 елда, «Бертуган Хәлфиннәр» ширкәте ярдәмендә, яңа мәчет төзелеп бетә. Теләнче-Тамак авылында «Типтәр мәчете» дип аталган әлеге мәчет сакланган.

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 1
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи