Тукайны соңгы юлга озатканда катнашкан имамнар

Г.Тукайны соңгы юлга озату. Казан. 1913 елның 4 апреле. Юнысов мәйданы. Уртада таяк тоткан – Галимҗан Баруди (1857-1921).
Сүзем 1913 елның апрелендә Казанда Габдулла Тукайны соңгы юлга озату мәрасимендә катнашкан кайбер дин әһелләре турында.
Бу матәм чарасында имамнар катнашуы турында шул чор вакытлы матбугатында төрле мәгълүмат китерелә. Мәсәлән «Кояш» газетасының 7 апрель санында «Тукаевны озату мәрасиме» дигән редакцион мәкаләдә болай диелә: «Барысы да чакырылган булса да, җеназада Казан муллаларыннан Зариф хәзрәт, Касыйм хәзрәт һәм Кәшшаф хәзрәт кенә хазир иделәр». «Мәктәп» журналының 1913 елгы 4 нче санында басылган «Казанда 4 апрель» исемле мәкаләдән аңлашылганча, «Казанның имам вә мөәзиннәреннән берсе дә калмай җеназага хазир булганнар. Кләчкин шифаханәсендә шагыйрь белән хушлашу тәмамлангач, берничә хәзрәт вә үзенә якын торган аркадашлары тарафыннан тәсбих тәһлил укыла».

Г.Тукайны соңгы юлга озату. 1913 елның 4 апреле. Мәрхүмне Казанның Мөселман зиратында җирлиләр. Дога кылганнан соң Касыйм хәзрәт шагыйрьнең «Васыятем» дигән шигырен укый.
Билгеле булганча, Казанның Юнысов мәйданында «Зариф хәзрәт Әмирхани тарафыннан җеназа укыла. Җеназа соңында табутны имамнардан күтәртелә вә шунда аның янә дә рәсеме чыгартыла». Анда сурәтләнгән хәзрәтләрдән хәзергә Зариф хәзрәт Әмирхан, Галимҗан хәзрәт Баруди һәм «Зәңгәр» мәчет имамы Ибраһим хәзрәт Халитов кына билгеле иде.
Әйтергә кирәк, күмү эше тәмам булып, Зариф хәзрәт «Тәбарәк» укыгач, дога кылына, аннан соң Касыйм хәзрәт (1871-1954) мәрхүмнең «Васыятем» дигән шигырен укый.
Ерак Шәрыкъ Идел-Урал төрек-татар мөселманнарының Дини, милли мәркәз мәгариф шөгъбәсе тарафыннан Мукден шәһәрендә нәшер ителгән «Габдулла Тукай. 1913 апрель – 1938 (вафатына 25 ел тулу уңае белән)» дигән китаптагы мәгълүмат бу фотодагы дин әһелләрен тагын да ачыкларга ярдәм итә. Аерым алганда, китапта ул фото бирелеп, аның астына шулай язылган: «Күтәрүчеләр арасында: Галимҗан әл-Баруди, Ибраһим Халиди, Салихҗан Баруди, Кәшшаф Тәрҗемани, Зариф Әмирхан, Әхмәтҗан Мостафа хәзрәтләр, «Юл» көтебханәсе сахибләреннән – Әхмәд Урманче, «Гасыр» көтебханәсе сахибләреннән – Әхмәдгәрәй Хәсәни, «Сабах» көтебханәсе сахибләреннән – Шиһаб Әхмәр әфәнделәр бар».
Дөрестән дә, Ибраһим Халидинең сул ягында Салихҗан хәзрәт Баруди сурәтләнгән. Ул – Галимҗан Барудиның бертуган энесе, Казандагы 10 нчы мәчет имамы һәм мәдрәсә мөдәррисе. Җәдиди мәдрәсәләр өчен мөгаллимнәр әзерләү максатында, «Мөхәммәдия» каршында 1907 елның 2 маенда курслар оештыруда башлап йөрүчеләрнең берсе була. Хөр фикерләр белдергәне өчен, ул 1908 елның 8 маенда Вологда губернасына сөргенгә җибәрелә. Анда абзыйсы Галимҗан Баруди, Габдулла Апанаев (1862-1919), Габделхәмит Казаков (1877-1917 елдан соң) белән бергә төшкән фотосы саклана. Җеназа вакытындагы сурәтен ачыклауда ул да ярдәм итте.
Өч бертуган Барудилар арасында Салихҗан хәзрәт бердәнбер нәсел дәвамчысы була. Аның улы Мәхмүт Галиев («Мөхәммәдия» шәкерте) – РСФСРның атказанган укытучысы, оныгы Булат Галиев (1940-2009) Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы иде.
Салихҗан Баруди – төрле фәннәргә караган берничә китап авторы да. Мәсәлән, «Фәтхет-тәҗвид» исемле китабы Коръәнне дөрес уку турында «Бәдәвам» үлчәмендә шигырь белән татарча язылган. Астрономия буенча хезмәте «Әл-гыйльмел-мансур филгамәли бәробгыль-дәстүр» дип атала.
Фотода Салихҗан Баруди артында торган Кәшшаф Тәрҗемани Казанның 11 нче мәхәлләсендә имам-хатыйп һәм мәдрәсәдә мөдәррис була. Совет хакимияте вакытында ул Оренбург Диния нәзарәтендә казый булып хезмәт итә. 1924-1926 елларда аның мөхәррирлегендә «Ислам мәҗҗәлләсе» дигән дини-әхлакый һәм фәлсәфи журнал нәшер ителә.
Китапта бәян ителгәнчә, Зариф Әмирханның сул ягында, Галимҗан Барудиның артындагы имамның исеме – Әхмәтҗан Мостафа. Әмма аның нәкъ ул икәнлегенә инану өчен, кайбер четерекле моментларны хәл итү сорала.
«Мәдрәсәләрдә китап киштәсе: Мәшһүр мәгърифәт үзәкләре тарихыннан» (1992) дигән китапта, тарихчы Р.Әмирханов (1946-2006) очеркына иллюстрация буларак, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе мөгаллимнәренең күмәк фотосы урнаштырылган. Анда сурәтләнгән кешеләрнең исемнәре мәдрәсәнең элекке шәкертләре Мәхмүт Галиев, Әхмәт Исхак һәм язучы Җәвад Тәрҗеманов (1920-1995) ярдәме белән ачыкланган. Беренче рәттә сулдан дүртенче Әхмәтҗан Мостафин икәнлеге һәм фото 1915 елда алдырылганлыгы язылган. Ләкин шунысы аңлашылып бетми: Г.Баруди анда шактый яшь, хәтта сакалсыз сурәтләнгән. Ә 1913 елда Тукайны җирләгәндә алдырылган фотода ул инде сакалына чал керә башлаган 56 яшьлек кеше. Ә менә Ә.Мостафа, киресенчә, өлкән кыяфәттә. Күренә ки, монда ачыклыйсы моментлар бар әле.
Габдулла Тукайны соңгы юлга озатуда катнашкан Казан имамнары биредә әйтелгән хәзрәтләр белән генә чикләнми, әлбәттә. Димәк, алда әле тагын эзләнүләр көтә.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала