Халкыбыз тарихында Муса Җәлил исеме алтын хәрефләр белән язылган. Хәзер инде аның фашист зинданында кылган гамәлләре дә шактый тулы ачылган, алар турында китапларда, матбугатта күп басылган. Җәлилчеләрнең ни өчен гаепләнүләре хакындагы төп документлар да табылган...
«Серле йомгак» эзеннән
Җәлил эзеннән йөрүчеләр шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты хакында язып, кешеләрне күпсанлы вакыйгалардан хәбәрдар иттеләр. Әмма, ни хикмәттер, моңа кадәр Муса Җәлилнең тулы шәҗәрәсе белән кызыксынучылар булмады. Легендага әверелгән шәхесебезнең нәсел тамырларына төшеп казынучылар күренмәде. Заманында шагыйрьнең туган авылында берничә мәртәбә булдым. Оренбург архивына да сугылдым, Шарлыктагы архив һәм ЗАГС бүлекләренә дә кердем, ләкин эзләгән «серле йомгак»ның очын таба алмадым. Дөресен әйткәндә, аларда бу яклардагы татарлар тормышына караган язмалар тупланмаган диярлек. Шулай да эзләнүләр ниндидер эзгә төшерәләр, бөртекләп җыя-җыя, мөбарәк тәсбихны тезәсең...
Кемнәр ул чемоданлы татарлар?
Шагыйрьнең туган авылы Мостафага Оренбург белән бер елда, ягъни 1743 елда Мостафа Миңнебаев тарафыннан нигез салынган булган. Гомумән, ОренбургБөгелмә арасында шушы елда унлап татар авылы нигезләнә. Мәсәлән, Ишмөхәммәт (хәзерге Бөгелмә шәһәре) авылын – Ишмөхәммәт Иштирәков, Исмәгыйль Кандыз авылын – Исмәгыйль Сәфәров, Усман авылын – Усман Исмәгыйлов, Якуп авылын – Якуп Әлмәкәев, Нәүрүз авылын – Нәүрүз Тючеев, Дүсмәт авылын – Дүсмәт Уразмәтов, Биккол авылын – Биккол Хәсәнгалин, Сарманай авылын Сарманай Әзмәнәев нигезләгәннәр. Ә инде Мостафа авылына бу елда 15 кеше (ир-ат) килеп утыра. Алар арасында 17 яшьлек Чура исемле улы белән Кадыйр карт гаиләсе дә була. Тора-бара башка урыннардан да без санап үткән авылларның барысына да күпләп килеп төпләнә башлыйлар. Әйтик, дүрт елдан, ягъни 1747 елда Мостафа авылында ир-атлар саны 92гә җитә. Болар Казан һәм Зөя өязләреннән килгән ясаклы татарлар (икенче төрле әйткәндә, Казан кешеләре) булалар. Бирегә килгәч, аларны чемоданлы татарлар дип атап йөртәләр. Авыл халкының 90 проценттан артыгын шулар тәшкил итә. Алар Яңа Мәскәү юлында (Оренбург-Казан юлын шулай атап йөрткәннәр) почтаны һәм казнаның башка йөкләрен йөрткәннәр, шул ук вакытта юлны, күперләрне төзек тоту да аларга йөкләнгән. Аңлашыла ки, авыл кешеләре игенчелек белән дә шөгыльләнгән. Нит елгасы буена утырган Мостафа авылына болынлыклар мул тигән. Мостафалылар ашлык уңмаган елларда да әллә ни ачлык кичермәгәннәр, алар, якын-тирә авылларга барып, печән дә сатканнар.
Чура – Муса Җәлилнең борынгы бабасы
1773-1775 нче еллардагы Пугачев хәрәкәте дә бу якларда тирән эз калдыра. Мостафа һәм Йөзәй авыллары арасында патша генералы Кар Пугачев тарафыннан чак кына бөтенләй тар-мар ителми кала. Бу хәл 1773 елның 8-9 ноябрь көннәрендә була. Нәкъ шушы елда Чура Кадыйровның Әбҗәлил исемле улы туа. Кем белә, баш күтәрүчеләр арасында, бәлки, Чура да булгандыр һәм батырларча халык азатлыгы өчен көрәшкәндер. Болар турында тарихи мәгълүматлар әлегә табылмады. Шулай да Чура батыр хакындагы риваятьләр, әкиятләр телдән-телгә күчкән. Сүз дә юк, Чураларны халык һәр заманда үстереп килгән. Муса Җәлил үзе дә Чура батыр варисына торырлык. Шәҗәрәдәге Муса Җәлилгә Чура бабасының бабасы туры килә. Шәҗәрәнең бөтен хикмәте дә шунда: ул бөтен нәсел-нәсәпне бергә җыя. Шәҗәрәне күпләгән буынның күмәк бер портреты итеп кабул итәбез.
Метрика кенәгәләре ни сөйли?
Архивларда сакланган метрика кенәгәләреннән Муса Җәлилнең әтисе белән әнисе никахлашкан язуны таптым. Бу никах 1895 елның 20 ноябрендә булган. Кыз – 18дә, егет 23тә диелгән. Анда тагын мондый сүзләр дә бар: «...Мостафа карьясенең (авылының — Д.Г.) указлы имам Хөснетдин Гайнетдин углы Сәйфуллинның кызы Рәхимәне шул ук карьянең крестьян Мостафа Әбүбәкер углы Габделҗәлиловка никахландырылды. Һәр икәвенең әүвәлге никахлары...» Димәк, Муса Җәлилнең әнисе, моңа кадәр без белгәнчә, ярлы крестьян кызы түгел, ә бәлки, олы мулла-имам кызы булган. Ул никах мәҗлесендә үзе катнашкан. Ә менә Мостафаның әтисе Әбүбәкер, күрәсең, дөнья куйган. Егет ягыннан никах язуында без аның «бертугма агасы» Хәсән Әбүбәкер улын күрәбез.
Хәлил Әбҗәлилов – Муса Җәлил белән бер нәселдән
Шәҗәрәдә СССРның һәм Татарстанның халык артисты, Тукай премиясе лауреаты (1958), 1947-1959 нчы елларда ТАССР Югары Советы депутаты булган Хәлил Әбҗәлиловны да күрәбез. Казанда аның исемендәге автобус һәм трамвай тукталышы бар. Хәлилнең бабасы Хәмидулла (1818-1895) – Муса Җәлилнең бабасы Әбүбәкер белән бертуган. Алар – Әбҗәлил (Габделҗәлил) уллары.
Әлбәттә, бу шәҗәрә бүген дә тармаклана, үсә бара. Шәҗәрәдә шагыйрьнең өч баласы да урын алды. Минемчә, бер ата балаларын аерып, кайсысын хөрмәтләү, кайсыларын искә дә алмау – Аллаһ алдында гөнаһка тиң гамәлдер. Мусаның дүрт оныгы бар.
***
«Серле йомгак»ны сүтә-сүтә, озын-озак итеп сүз йөртергә мөмкин булыр иде. Әкияттәге түгел, чынбарлыктагы Чура шәҗәрәсендә дә татар язмышы ачык чагыла.
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала