Йөз ел элек, ягъни 1926 елның июнь-июлендә Мәккә каласында, унбиш илдән (Россия, Ливан, Сүрия, Фәләстин (Палестина), Судан, Әфганстан, Төркия, Мисыр, Һиндстан һ.б.) килгән 59 вәкил катнашында, I Бөтендөнья мөселманнар конгрессы уза. СССРдан (ул вакыттагы тышкы эшләр буенча халык комиссары Г.В.Чичерин рөхсәте белән) килгән җиде кешелек делегацияне (Әстерханнан – Габдрахман Гомәри – сәркатип сыйфатында, Уфадан – казый Кәшшафетдин Тәрҗемани (1877-1943, урынбасар), Казаннан – Таһир Ильяси (1881-1933), Себердән – казый һәм Кызылъяр шәһәре имам-хатыйбы Мәһди Мәһколый (туу һәм вафат булу еллары билгесез), Төркестаннан – Габделвахид Кариев (1855(59)-1937), Кырымнан – мөфти Мөслахетдин Хәлили (туган елы һәм вафаты мәгълүм түгел)) мөфти Ризаэддин хәзрәт Фәхреддин (1859-1936) җитәкли.
.jpg)
Сәгуд Гарәбстаны короле Габделгазиз ибне Габдрахман әс-Сауд (1875-1953).
Конгрессны алып баручыларның берсе (рәистәш) буларак, ул Совет илендәге мөселманнар язмышы һәм ислам дине тарихы турында гарәп телендә бик әтрафлы чыгыш ясый. Сәгуд Гарәбстаны короле Габделгазиз ибн Габдрахман әс-Саудның (1875-1953) соңыннан безнең хөрмәтле мөфти хәзрәтләрен кунакка чакыруы һәм аның белән бик озак әңгәмә корып утыруы билгеле.
.jpg)
Бәләбәй өязендәге (хәзерге Башкортстан) Дүсән авылы тумасы, дипломат, Сәгуд Гарәбстанының Җиддә шәһәрендәге совет хөкүмәте консулы – «Кызыл паша» Кәрим Хәкимов (Габделкәрим Габделрәүф улы Хәкимов, 1890-1938).
Әлеге сәфәр вакытында Габдрахман Гомәри (1867-1933) көндәлек («Совет мөселманнары делегациясе төркеменең Мәккәгә I Халыкара ислам конгрессына сәфәре хакында хатирәләр») язып бара. Ул көндәлегендә әлеге конгресс эшчәнлеге, төрле очрашулар, шулай ук бергәләп хаҗ кылулары хакында тәфсилләп бәян итә. Ризаэддин Фәхреддиннең дә көндәлек (мөфтинең кызы Әсма ханым Шәрәф әйтүенчә («Әти турында истәлекләр. Ризаэддин Фәхреддинов: фәнни-биографик җыентык», 1999), ул көндәлек «Мин булган урыннар, мин күргән илләр» дип аталган. – Л.Л.) язганы мәгълүм. Ләкин ул көндәлекнең язмышы бүгенгәчә ачыкланмаган.
Г.Гомәри көндәлегеннән бер өзек: «6 июньдә без Җиддәгә килеп җиттек. Яр буенда безне тулы бер делегация – полиция һәм армия башлыклары, төрле дәрәҗәдәге урынбасарлар каршы алды…
Безне, ике автомобильгә утыртып, Җиддә әмире хозурына алып киттеләр. Анда ризык-тәгам белән туклангач, мине, Кәшшаф казыйны һәм Таһир Ильясины Җиддәдәге совет хөкүмәте консулына (Бәләбәй өязендәге Дүсән авылы тумасы Габделкәрим Габделрәүф улы Хәкимов (1890-1938), дипломат, кушаматы – Кызыл паша. – Л.Л.) алып бардылар. Җиддәгә килгән көннән алып безне король хөкүмәте үз карамагына алды – ашатты, эчертте, яшәү һәм транспортта йөрү өчен түләде…
Җиддә белән Мәккә арасын дүрт сәгатьтә уздык. Килеп җитүгә, кичке намазны укыдык, чәй эчтек, тәваф кылдык. Шуннан соң ихрам киемнәрен салып, гадәти киемнәребезне кидек...
.jpg)
Мөфти Ризаэддин хәзрәт Фәхреддин (1859-1936) Мәккә каласында. 1926 ел.
7 июньдә Бөтендөнья мөселман конгрессының тәүге утырышы булды. Утырышны Сәгуд Гарәбстаны короле Сауд ачты...»
Г.Гомәри истәлекләрендә әйтелгәнчә, утырыш барышында конгрессның рәисе итеп яшерен тавыш белән Шәрәф Аднан (король Габделгазиз вакытында – 1926 елда – Шураның беренче рәисе була. – Л.Л.), аның урынбасарлары (бүгенге тел белән әйтсәк, вице-президентлары. – Л.Л.) итеп Һиндстаннан килгән вәкил Сөләйман Надави һәм Россия (һәм Себер, Казакъстан) Диния нәзарәте рәисе, мөфти Ризаэддин Фәхреддин, мандат комиссиясенә – Габделвахид казый (Төркестан), тәкъдимнәр комиссиясенә Кәшшафетдин казый (Уфа) белән Мөслахетдин әфәнде (Кырым) сайлана.
.jpg)
СССРдан килгән мөселман делегатлар – утырганнар (сулдан уңга): Габдрахман Гомәри, Кәшшафетдин Тәрҗемани, Ризаэддин Фәхреддин, Таһир Ильяси; икенче рәттә: Мөслахетдин Хәлили, Мәһди Мәһколый, Габделвахит Кариев. Мәккә. 1926 ел.
Биредә конгрессның (шулай ук Сәгуд Гарәбстаны короле Габделгазизнең дә) максатын әйтеп үтү урынлы булыр. Болар – изге урыннарны (Кәгъба, Мәккә, Мәдинә) төзекләндерү эшенә мөселман дөньясын җәлеп итү һәм хаҗ кылу белән идарә итү; корольнең, шәхсән, мөселман сөнниләрнең лидеры булырга һәм исламның изге урыннарын контрольдә тотарга теләве.
Конгрессның көн тәртибендә халифәт мәсьәләсе кузгатылмый. Сүз (ягъни чыгышлар) күбрәк Мәккәдәге һәм Мәдинәдәге санитар-гигиена мәсьәләсе, Җиддә һәм Мәккә арасында тимер юл төзү турында бара.
Конгресс, үзен даими эшли торган оешма дип санаган хәлдә, үз эшен йомгаклап, мөселман илләрен якынайту максатын күз алдында тоткан хәлдә, Бөтендөнья мөселман конгрессын ел саен Хаҗ сәфәре вакытында уздыру турында карар чыгара.
Шулай итеп, Сәгуд Гарәбстаны короле Габделгазиз үзенең (шул ук вакытта конгрессның да) төп максатына Хиҗазны (башкаласы Мәккә каласы булган һәм биләмәсенә Мәдинә, Җиддә шәһәрләре кергән өлкә) бөтен дөньяга танытуга һәм мөселманнарның изге урыннарын (Мәккә, Мәдинә) контрольдә тотуга ирешә.
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала