Быел җәйнең соңгы көннәрендә Арча районының Үзәк стадионында республикакүләм «Арча читекләре» этно-фестивале үткәрелде. Фестиваль үзенең башлангычын Кылачы авылында ала, 2024 елда ул район күләмендә генә үткәрелсә, быел республика дәрәҗәсендә узды.
Кылачы авылы – милли аяк киемнәре берләшмәсенең чишмә башы. Биредә яшәүчеләр күнне бизәкләп эшләү технологиясен беренчеләрдән булып киң кулланышка керткән. 1885 елда Рамазан һәм Вәли Гайнуллиннар эш эзләп Казанга юл ала, читекләр тегү белән шөгыльләнүче Солтан байга ялланып, алар яңа һөнәргә өйрәнә. Милли аяк киемнәре җитештерүне үзләштереп, ике елдан авылга әйләнеп кайталар... 1972 елда Арчада «Милли аяк киемнәре җитештерү» берләшмәсе төзелүе мәгълүм. 70 нче еллар ахырында, филиалларны да кертеп, бу данлыклы берләшмәдә 1,2 мең кеше хезмәт куя.
Фестиваль тарихыбызны онытырга юл куймау, милли һөнәрчелегебезнең бай мирасын, гореф-гадәтләрне яшь буынга җиткерү максатыннан оештырыла. Быел фестивальдә Арча, Алексеевск, Әлмәт, Әтнә, Балтач, Биектау, Кама Тамагы, Кукмара, Сарман районнары, Казан шәһәреннән иҗат коллективлары катнашты. Алар «Вокал», «Инструменталь башкару», «Хореография», «Фольклор-этнографик күренеш» номинацияләрендә осталыкларын күрсәтте.
Фестиваль кунакларын Арча муниципаль районы башлыгы Алмаз Хисаметдинов, Татарстан мәдәният министрлыгының Мәдәни ресурслар үзәге методисты Миләүшә Насыйбуллина сәламләде. «Арчаны читексез күз алдына китереп булмый. Читекнең гасырлык тарихы бар, һәм ул районыбыз белән бәйле. Милли аяк киеме фабрикасында хезмәт куйган өлкәннәр бүген безнең фестивальдә, аларга олы рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә. Әлеге фестиваль дәвамлы булсын, һәм киләчәктә без аны тагын да югарырак дәрәҗәгә үстерергә телибез», – диде район башлыгы.
Тулы язманы «Мәдәни җомга» газетасының 35 нче саныннан (11 сентябрь, 2026 ел) укый аласыз.
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала