Тарихи мирас Уку өчен 1 минут

Калфак

Татар хатын-кызлары баш киемнәренә зур игътибар биргән. Яраткан баш киеме булып калфак саналган. Калфакның бик күп төрләре билгеле. XIX йөзнең урталарына кадәр зур, чуклары аркага төшеп торган калфак...

Татар хатын-кызлары баш киемнәренә зур игътибар биргән. Яраткан баш киеме булып калфак саналган. Калфакның бик күп төрләре билгеле. XIX йөзнең урталарына кадәр зур, чуклары аркага төшеп торган калфак кигәннәр. Аны тамбур белән чәчәкләп чиккәннәр, тукыма чәчәкләрдән аппликацияләр ясап теккәннәр.XIX йөз ахыры-XX гасыр башында бәрхет калфаклар киң тарала. Мондый калфаклар чәчкә кадалып, түгәрәкләп ясалган. Соңрак калфакның формалары тагын да кечерәеп, декоратив чәч каптырмасы булып кына кулланыла башлый. Кечкенә калфаклар алтын җеп, энҗе, сәйлән белән бизәлеп, һәр хатын-кызның гардеробында үз урынын яулаган.

Фотолар ТР Милли музее фондларыннан
#Руфия Мөхетдинова #Яңалыклар

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи