Тарихи мирас Уку өчен 4 минут

Каюм Насыйри (1825-1902) вафаты

Каюм Насыйриның (Габделкаюм Габденнасыйр улы Насыйров) актык елларындагы тормыш-көнкүрешен чамалар өчен, язмабызны Габдулла бине Таҗетдин әл-Кәчимиринең «Габделкаюм ән-Насыйри» исемле истәлегеннән башлыйк:

Каюм Насыйри портреты (бу рәсем әдипнең шәкертләре һәм танышлары тарафыннан хупланып, СССР Фәннәр академиясе Казан филиалының Тел, әдәбият һәм тарих институтының гыйльми советы тарафыннан раслана). Байназар Әлминов эше. 1950 ел.
Каюм Насыйри портреты (бу рәсем әдипнең шәкертләре һәм танышлары тарафыннан хупланып, СССР Фәннәр академиясе Казан филиалының Тел, әдәбият һәм тарих институтының гыйльми советы тарафыннан раслана). Байназар Әлминов эше. 1950 ел.

«1899 ел июньдә Казанга баргач, Бәдигъ мөәзин фатирына барып, янына кердем. Чәй эчеп утыра. Самавыр вә әсбаплары бик түбән, тормышы бик начар, җүнне нәрсәләр күзгә күренми иде. Анда-монда китаплар ята, кәгазь чүпләре, ыструк йомычкалары җүнне себерелми иде. Ашны харчивнәгә барып ашап, чәйне өйдә эчмәктә иде».

Вафа Бәхтияровның «Каюм абзый Насыйри турында кечек бер истәлек» исемле язмасында 1901 елга (автор «сентябрь ахырлары булырга кирәк» дип фараз кыла) караган өлеш бар: «Без кергәндә1 Каюм абзый тәбәнәк кенә, дүрт почмаклы бер өстәлгә каршы идәнгә ултырган иде. Астында калын гына, уртага бөкләгән көрпә иде. Шул калын көрпә өстенә аягын бөкләп утырган, өстендә – җиңсез чуар камзул, башында фәс тә түгел, кәләпүш тә түгел, тирән генә бернәрсә иде.

Өстәл өстендә зур гына берничә китап күренә. Шул китаплар арасында – зур гына бер лампа, лампаның кәгазь абажуры янып, каралып, тузанланып беткән. Лампаның пыяласы сөртелмәгән, корымга баткан хәлдә күренә иде.

Лампа янында – зур гына кара савыты; кара савыты янында берничә каурый каләм, берничә ручка күренә.

Ишектән кергәч тә сул якта стенага эленгән берничә пычкы, берничәләп өтерге күренә. Уң як стенада кадакларга эленгән төрле күләмдә үлән көлтәләре күренә иде.

Каюм Насыйри 1899-1902 нче елларда яшәгән һәм вафат булган йорт (Бәдигъ мөәзин йорты). 1980 нче еллар уртасында яна, 2000 нче еллар башында торгызыла. Бүген монда Каюм Насыйри музее урнашкан.
Каюм Насыйри 1899-1902 нче елларда яшәгән һәм вафат булган йорт (Бәдигъ мөәзин йорты). 1980 нче еллар уртасында яна, 2000 нче еллар башында торгызыла. Бүген монда Каюм Насыйри музее урнашкан.

Ишеккә каршы булган стенага озын, киң, прастуй кызыл башлы авыл сөлгеләре эленгән. Шул авыл сөлгеләре арасына карга оясына охшашлы зур гына компас, бер бүрек һәм бер тышкы кием эленгән. Идәндә стена буенда һәм өйнең почмакларында тәртипсез рәвештә төрле күләмдә төрле баулар белән бәйләнгән китаплар өелеп ята иде.

Өйнең капкага карап торган тәрәзә янында – тагын бер тәбәнәк өстәл. Шул өстәл өстендә каралып беткән бер самавыр, берничә пар чынаяк, берничә аш тәлинкәсе, бер кәстрүл һәм башка төрле нәрсәләр күренә иде.

Өйнең почмакларында үрмәкүчләрнең иркен рәвештә яшәгәннәре, төрле күләмдә үрмәкүч оялары, үрмәкүч пәрдәләре күренә. Өйнең түшәме, стенасы гомер буе юылмаган, кырылмаган, кап-кара булып күренә иде. Өйнең идәне юылмаган, рәтләп себерелмәгән, тузан-туфрак, төрле күләм кәгазь кисәкләре һәм башка төрле чүпләр белән тулган.

Ишектән кергәч, сул як почмакка якын бер карават сымак нәрсә күренә. Карават тузган хәлдә күренә иде.

Каюм абзый яныннан чыгып киткәч, юлда мин Хөсәен абзый Әбүзәровка: «Ник болай чиста тормый? Бигрәк тә шакшы, бигрәк тә фәкыйрь хәлдә тора бит», – дидем. Шул сорауга Хөсәен абзый миңа: «Хатын-кыз булмаган өйдә, йортта шулай чисталык һәм тәртип булмый», – дип җавап кайтарды. Әбүзәровның шул сүзеннән Каюм абзыйның хатынсыз, бала-чагасыз икәнен аңладым.

Каюм Насыйриның васыятьнамәсе. 1902 ел.
Каюм Насыйриның васыятьнамәсе. 1902 ел.

Шул күрешүдән соң мин Каюм абзыйны берничә тапкыр Кәримовлар һәм Кадыйровлар кибетләрендә утырып торган хәлдә күрдем. Берничә тапкыр Печән базарында югарыда күрсәтеп үткән малайның2 Каюм абзыйны җитәкләп алып барганын күрдем.

Каюм абзый Насыйри уртача буйдан бераз озынрак буйлы, киң йилкәле, түгәрәк зур башлы, яңак сөякләре бераз алга чыккан, уртача зурлыкта борыны, калын итле иренле, бер күзе (сул күзе булырга кирәк) бераз кысыграк хәлдә. Акрын гына, кычкырмый гына сөйли. Юк-барны сөйләүне яратмый, аз сөйли. Йөргәндә акрын гына, вак кына атлап йөрүче булып күз алдыма баса.

Каюм абзыйны ихтирам итәсе урында Казан халкы: «Сукыр Каюм, Урыс Каюм, Миссионер Каюм», – дип йөретәләр иде».

Әхмәт Хөсәеновның3 «Каюм Насыйри турында кайбер истәлекләр»е әдипнең соңгы көннәренә тасвир булып тора:

«Каюм Насыйрыйның4 үлеменә 2-3 ай калганда (1902 елда) Фуксовская, Кызыл мәчет, Нариман, Тукай урамнарында зур янгын булды. Шул чакта халык белән без дә, өй нәрсәләрен алып, ике бистә арасына, тирес башына чыктык һәм шунда тәүлек ярым тордык. Безнең белән Каюм абый да чыкты (ул вакытта инде аның ике күзе дә күрми иде). Кырда халык ут ягып пешерә, чәй кайната. Бөтен тирә-як төтен белән каплана. Каюм абый шул төтенне бик хозур кылып исни: «Менә хозур, менә сахра. Бу чын сахра, бу төтеннәр өйдә чыккан утын төтене түгел, борыннарны әрчи торган мең төрле әчкелт-төчкелт исле төтен, бу төтеннәр җирне яхшырта торган, әллә нинди маддәле төтен», – дип үз алдына табигать эчендә торуына шатлана, ә халык, йортлары янудан куркып, аһ ора иде.

Мин аның квартирасы алдындагы бакча кисәгендә матур кошларны җыеп җим бирүен, чыпчыкларның аңардан бер дә курыкмыйча аның иңбашларына кунуларын күргәнемне хәтерлим. Ул кошларның һәркайсына үзенчә җим хәзерләгән. Әти5 миңа шулай сөйли иде. Каюм абый табигатьне чын күңел белән сөюче һәм табигатьтән тулысынча һәм дөрес файдалана торган кеше иде».

Каюм Насыйри кабере.
Каюм Насыйри кабере.

Каюм Насыйри 1902 елның 2 сентябрендә 77 яшендә ялгызлыкта вафат була. Мөхәммәт Мәһдиев «Ученый Каюм-бабай» исемле мәкаләсендә язганча, галимнең авыруы турында беркем дә белми, ул беркайчан да үзенең шәхси тормышына игътибар җәлеп итми. Янына бер табиб та чакыртылмый, медицина ярдәме күрсәтелми. Медицина өлкәсендәге белемнәре шактый булса да, Насыйри алардан файдаланып үз-үзен дәвалар, савыктырыр хәлдә булмый.

***

Вафа Бәхтияров истәлекләре арасында «Каюм абзыйның җеназасы» дигән бүлек бар. Шуннан кайбер өзекләрне күздән кичерик: «Беркөн мин көндез сәгать берләрдә бер эш белән мәдрәсәдән6 чыгып барганда урамда төркем-төркем шәкертләр өйлә намазыннан кайтып килә иде. Шул төркем шәкертләр арасыннан Касыйм Габдуллин, каршыма чыгып: «Хәзер Каюм Насыйриның җеназасы килә, хәзрәтләр женазаны алыр өчен Бәдигъ мөәзин йортына киттеләр. Барасыңмы? Барсаң, тиз генә Бәдигъ мөәзин өенә бар. Чалмамны салып бүрек киям дә, мин дә барам», – дип, миңа Каюм абзыйның үлгәнен, бүген зур галимебезнең кара туфрак астына күмеләчәген, бездән мәңгегә аерылачагын белдерде. Мин, Касыймнан аерылып, туры ук Бәдигъ мөәзин йортына (Париж Коммунасы урамы, 35 нче йорт) юнәлдем. Мин Бәдигъ мөәзин өенә барып кергәндә, Каюм абзыйның гәүдәсе идәнгә, искерәк бер палас өстенә куелган иде. Мәет тирәсенә шул мәхәлләнең мулласы Йосыф ахун Сәгыйтов7 , Казанның бердәнбер яңалыкны сөйләүче, русча яхшы укый-яза белүче Бишбалтаның ахун Шәрәфетдин Абызов, Касыйм мулла Салихов (хәзерендә сау-сәламәт), бу күрсәтелгән муллалардан башка тагын берничә чалмалы сәдакачы картлар тезелешеп утырганнар иде. Тәһлил укылмаган, кемнедер көттерәләр иде. Байтак вакыт көткәч, теге көтелгән кеше килмәгәч, тәһлил укылачагын белдерделәр.

Тәһлил укыр өчен ишегалдыннан мәетне күтәреп алып барачак унлап кеше дә өйгә керделәр. Тәһлил укыганда, бик күп булса, егерме, егерме биш кеше булды. Мәетне өйдән алып чыгып мәчет янына алып киленде (Тукай урамындагы 40 нчы йорт). Мәчет янында берничә кеше, мәетне күтәреп торучылар да бар иде. Җеназа намазын укытучы шул мәхәлләнең мулласы Йосыф ахун Сәгыйтов булды. Җеназа намазын укыгач та, мәрхүмнең гәүдәсен Печән базары почмагында җыелып торучылар, кем чакырса, шунда барып эшләүчеләр (эшсезләр), күтәреп алып, зиярәткә таба юл тоттылар8 .

Мәет артыннан барганда Шәрәфетдин ахун Абызовның: «Каюм әфәндене лаеклы рәвештә озату булмады, бу – хурлык!» – дип әйтүе хәзерендә дә хәтеремдә тора. Без Касыйм Габдуллин белән, берничә квартал озата барып, зиярәткә бармый кайтып киттек.

Шул көн кич белән мәдрәсәнең хәлфәсе Габдулла Карлы (Тәтеш районындагы Карлы авылының мулласы), Касыйм Габдуллин белән мине чакыртып, рөхсәтсез Насыйриның җеназасын озатырга барган өчен бик каты орышты, мәдрәсәдән куып чыгару белән куркытты. «Каюм абзагыз яхшы кеше булса, җеназасын шәкертләрдән күтәртеп барырга васыять әйтеп калдырган булыр иде», – дип, үзенең кемлеген, аңсызлыгын, Каюм абзыйны тәкъдир итә алмый, бәһа бирә алмый торган бер кеше икәнен күрсәтте.

Гадәттә, бу чорда байларның һәм уртача тормышлы кешеләрнең җеназаларын мәдрәсәләрдә укучы шәкертләрдән күтәртәләр иде. Шул күтәреп баручы шәкертләргә мәетнең якыннары 20 тиеннән 50 тиенгә чаклы шәкерт башына акча түли иделәр һәм мәетнең өченче көненә, җиденче көненә, кырыгынчы көненә шул күтәреп барган шәкертләрне чакырып ашаталар, сәдака-акча бирә торган иделәр. Шәкертләрдән мәетне күтәртеп озату зур бер изге эш итеп таныла торган иде. Белмим, ничектер, Каюм абзыйның җеназасын шәкертләрдән күтәртмәгәннәрдер, анысы миңа билгеле түгел».

Хәер, Мөхәммәт Мәһдиев баягы мәкаләсендә Насыйриның «ябык, кечкенә гәүдәсен» Татар зиратына нәкъ менә шәкертләр («несколько шакирдов-учащихся знаменитого в то время медресе «Мухаммадия») күтәреп алып бара, дип яза. Әдип нинди чыганакларга таянгандыр – билгесез.

Каюм Насыйри тарихчы Шиһабетдин Мәрҗани янына җирләнә.

Каюм Насыйрыйның китап һәм башка әйберләрен «якыны» Габделмән Казанский (Галиәсгар Камал урамында (элекке Фуксовская), Кызыл мәчет күршесендә яши) җыеп алып китә. Ләкин ул аның китапларын һәм башка әйберләрен рәтләп сакламый, алар таралып, югалып бетәләр.

***

Каюм Насыйриның үз үтенече белән Казан губернасының Чабаксар өязендәге Әлмән авылы мулласы Габделкави тарафыннан 1902 елның 9 апрелендә язылган васыятьнамәсе Казанда аның исемендәге музейда саклана. Үзенең 3500 сум акчасын, аңа китаплары һәм киемнәре бәясе булган 200 сумны кушып, гомуми 3700 сумны болай бүләргә куша: 1) үзен җирләү өчен – 100 сум, аның 25 сумы – мулла Йосыф Сәгыйтовка, 10 сумы – мулла Галимҗан Галиевка; 2) фидия сәдакасына – 600 сум, килешү буенча аның 100 сумы – 10 шәкерткә, 200 сумы – мөәзин Бәдигъ Галим улына, 100 сумы – Рафикъ Бәдигъ улына, 50 сумы – Әлмән авылы мулласы Габделкави Габденнасыйр улына, 50 сумы – Габделкави хатынына, 40 сумы – Югары Шырдан авылы муллаларына һәм мөәзиннәренә, 60 сумы – ярлы туганнарына; 3) аның өчен хаҗ кылырга Мәккәгә кеше җибәрү өчен – 400 сум. Бу эшне Рафикъ Бәдигъ улына йөкләргә, әгәр ул алынмаса, васыятьне үтәүче карамагына калдырырга. Васыятьне үтәүче итеп Казан мещаны мөәзин Бәдигъ Галим улы Хөсәенов билгеләнгән. Васыятьнамәне төзегәндә обер-офицер Дәүләтгәрәй Хәмзә улы Мамышев, Казан губернасының Казан өязендәге Түбән Әйшә авылы крестьяны Исмәгыйль Нәҗметдин улы Шәмсетдинов, Югары Шырдан авылы кешесе Сәйфетдин Сөбханколов, Зөя шәһәре мещаны Габделмән Габделхәй улы Казанский, Казанның 5 нче таш мәчет мулласы һәм ахун Мөхәммәтйосыф Сәгыйтов шаһит булганнар.

***

Әхмәт Хөсәенов искә алганча, әтисе Мөхәммәтбәдигъ (Бәдигъ) мөәзин, Сөнгатулла дигән кеше белән бергә, шигырь иҗат итеп, Каюм Насыйриның кабер ташына язарга бирәләр.

Бу язу «Каюм Насыйри: иллюстрацияле персональ энциклопедия» китабындагы «Каюм Насыйриның кабере» мәкаләсендә тәкъдим ителә:

«Һәза әл-мәркадү Габделкаюм Габденнасыйр угылы.

Белең: йитмеш йитегә ирде гомере,

Ничә китаб, рисалә кылды тәсъниф,

Ихбә әйләде эшне тәсъвиб.

Ки мең тукыз йөз икенчедә мәкнүн,

Егерме бере август иде мәдфүн.

Нур Аллаһу мәркадә».

 

(«Бу Габделкаюм Габденнасыйр угылы кабере.

Белегез: җитмеш җидедә иде гомере,

Ничә китап, рисалә язды,

Эшне дөрес итеп эшләде.

Мең тугыз йөз икенчедә вафат булды,

Егерме беренче августта җирләнде.

Аллаһ аның каберен нурландырсын».)

 

Соңыннан Каюм Насыйриның кабер өсте берничә тапкыр төзекләндерелә. Яңа таш утыртыла, шигырь язылган иске таш җуела.

 

Әдәбият:

 

1. Каюм Насыйри: әдәби-тарихи һәм документаль-биографик җыентык / төз. Р.Ф.Исламов. – Казан: Җыен, 2017. – 816 б. – Б. 495, 507 – 508, 518-521.

2. Мәһдиев М.С. Сызып ак нур белән...: шәхесләребез тарихыннан: фәннипублицистик мәкаләләр / Төз. Г.Хәсәнова, кереш сүз авторы Д.Заһидуллина. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2014. – 583 б. – Б. 143.

3. Каюм Насыйри: иллюстрацияле персональ энциклопедия / төз.-авт.: Р.В.Шәйдуллин (төркемнең җитәкчесе), Р.Ф.Исламов, Ф.С.Гыйниятуллина, Ф.Г.Камальтдинова, И.Х.Хәлиуллин, Ф.Р.Бәдретдинова, Г.И.Каюмова. – Казан: М.Хәсәнов исем. Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты, 2025. – 500 б., ил. – Б. 93-94, 249.


1 Автор Каюм Насыйри торган йортның адресын «хәзерге Тукай урамындагы 49 йортның турында кечерәк кенә бер катлы агач өй, хәзерендә (ягъни истәлек язылган 1945 елда) бар әле» дип күрсәтә.

2 Бу малай элгәре Вафа Бәхтияров белән Хөсәен Әбүзәровка йорт эчендә дә очрый.

3 Әхмәт Мөхәммәтбәдигъ улы Хөсәенов (1895-1944) – Каюм Насыйриның туганы һәм аның хакында истәлекләр язучы. Хатирәләрендә: «Каюм Насыйри миңа абый тиешле кеше иде, аның атасы минем бабам (атамның атасы) белән бертуган булган», – дип искәртә.

4 Автор «Насыйрый» дип яза.

5 Мөхәммәтбәдигъ Мөхәммәтгалим улы Хөсәенов (Бәдигъ мөәзин) (1853-1929) – дин әһеле, язучы.

6 Бу вакытта автор «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укый.

7 Мөхәммәтйосыф Габдессаттар улы Сәгыйтов (1830-1909) – Казандагы 5 нче таш мәчет имамы, тарихта кадимчелек тарафдары буларак калган. Фатих Әмирхан аны «Фәтхулла хәзрәт» повестеның төп прототибы итеп файдаланган.

8 Әхмәт Хөсәенов та Каюм Насыйриның җеназасында кешенең аз булын искәртә: «Рус белән җенләнгән, мәчеткә йөрмәгән, өендә намаз укымаган кеше, дип, җеназасына калмыйча китүчеләр дә булган», – дип яза.

 

Басмага Рүзәл Мөхәммәтшин әзерләде.

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи