Кормашчы-җәлилчеләр унбер генә булмаган. Башкаларның да исемнәрен кайтарасы, Казан Кремле каршындагы гранит диварга барельеф-портретларын урнаштырып, халыкка белгертәсе иде. Шушы изге ният белән «Мәдәни җомга» редакциясе түгәрәк өстәл янына зыялыларыбызны җыйды.

Түгәрәк өстәлдә катнашучылар (сулдан): Ләбиб Лерон, Лилия Саттарова, Искәндәр Гыйләҗев, Нәсүр Йөрешбаев, Рәмил Исламов, Рәшит Минһаҗ. /Л.Гобәйдуллин фотосы.
Редакциядә узган фикер алышуда тарих фәннәре докторы, ТР Фәннәр академиясе академигы Искәндәр Гыйләҗев, ТФА нең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты хезмәткәре, филология фәннәре докторы Рәмил Исламов, КФУ мөгаллимәсе, сәнгать белгече Лилия Саттарова (җәлилче, шагыйрь Рәхим Саттарның (1912-1943) оныгы), кинорежиссер, сценарийчы Нәсүр Йөрешбаев катнашты. Сөйләшүне «Мәдәни җомга» газетасының баш мөхәррире Ләбиб Лерон алып барды.

Казанның 1 Май мәйданында унбер каһарман – Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре исемнәре мәңгеләштерелгән мемориаль комплекс. /С.Камалетдинов фотосы.
Ләбиб Лерон. Мәгълүм ки, җәлилчеләр унберәү генә булмаган. Әмма Казан Кремле каршындагы герой-шагыйрь Муса Җәлил һәйкәле янында бастырып куелган гранит ташка герой-шагыйрьнең ун көрәштәше исем-фамилиясе генә уелган. Югыйсә, өлкән язучыларыбыз унике җәлилчене искә ала. Хәтта Нури Арслановның «Унике батыр турында баллада» дигән поэмасы бар. Сибгат Хәким, Шәйхи Маннур, башка язучылар да Рәхим Саттар уникенче җәлилче булган дигән фикергә килгән.
1995 елда Рәхим Саттарның улы – Ил ага: «Барельефка әтиемнең исемен дә өстәп языгыз әле», – дип, Татарстан Язучылар берлегенә мөрәҗәгать иткән. Без – язучылар Вахит Имамов, Рөстәм Галиуллин белән өчәүләп, җәлилчеләрнең туган якларына барып, аларның исемнәре ничек мәңгеләштерелгән, хәзерге вакытта ул истәлекләр нинди хәлдә икән, дип, кызыксынып йөреп кайттык. Дөрес, Рәхим Саттарның туган җиренә – Башкортстанның Чишмә районына барып җитә алмадык. Анда бару нияте күңелдә тора. Мин, 2026 елда Муса Җәлилнең 140 еллыгы уңаеннан, Рәхим Саттар исемен дә җәлилче каһарманнар исемлегенә өстәп, Казан Кремле янындагы гранит ташка язып булмасмы, дип Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы җитәкчесе Васил Шәйхразыевка мөрәҗәгать иттем. Васил әфәнде: «Җәлилчеләр төркемендә булганнар тагын да бар бит әле. Бәлкем бу исемлекне янә тулыландырасы булыр. Кабат-кабат әлеге эшкә алынганчы, галимнәр белән сөйләшеп-фикерләшеп карагыз», – дип тәкъдим итте. Булган исемлекне тулыландыру өчен, әллә никадәр бюрократик киртәне үтәргә, әллә нинди рөхсәтләр алырга кирәктер...
Мин бүген сезгә җәлилче каһарманнар исемлеген тулыландырырга тәкъдим ителгән шәхесләрне атап үтәм. Бу исемлектә унөч кеше: болар – Рәхим Саттар, Фәрит Солтанбәков, Гарәф Фәхретдинов, Рушат Хисаметдинов, Әмир Үтәшев, Габбас Шәрипов, Нигъмәт Терегулов, Гали Корбанов, Фәйзелхак Мингалин, Миңнегали Газиев, Михаил Иконников, Андрей Рыбальченко, Бари Кәримов. Аларның күбесе хакында «М.Җәлил турында истәлекләр» китабында (2006) мәгълүмат тупланган. 25 август – Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алу көненә хәтле әле вакыт бар. Әлеге эш шактый сузылырга, республика Рәисенә җитеп, бик тиз арада хәл ителергә дә мөмкин. Бу җәһәттән сез нәрсә әйтерсез?
Искәндәр Гыйләҗев. Дөресен әйткәндә, мин бу эшне әлегә күз алдына китерә алмыйм. 1944 елның 25 августында гитлерчылар тарафыннан җәзалап үтерелгән унбер җәлилченең истәлегенә багышланган мемориаль комплекс бар. Анда ниндидер аерым стела корып куяргамы? Хәзерге һәйкәл ансамбленә туры килерме ул?
Ләбиб Лерон. Истәлек билгесен китап рәвешендә ясап куярга яисә гранит дивардагы исемлекне дәвам итәргә мөмкин. Бу мәсьәләдә рәссамнар һәм сынчылар белән киңәшергә кирәк. Әлбәттә, текстын яхшылап уйлау зарур. Әмма шунысы хак: болар да – ачы язмыш кичергән, кайсы вафат булган, кайсы исән кайткан, – тарихка кереп калган каһарманнар.
Нәсүр Йөрешбаев. Казан Кремле янындагы 1 Май мәйданында урнашкан мемориаль комплекста янә бер таш куеп, шуңа бакыр такта беркетергә мөмкин. Болар да – җәлилчеләр, фашистларга каршы бергә көрәшкәннәр, дип язарга, таштан ясалган чәчәкләр белән бизәргә була.
Ләбиб Лерон. Моңарчы исемнәре күләгәдә калган каһарманнар мәгълүм булса дип, исемлекне дәвам итәрлек бераз урын калдырып та эшләргә мөмкин, минемчә. Дөрес, тәкъдим ителә торган бу кешеләрнең исемнәре барысы да рәсми рәвештә акландымы икән дигән шигем бар.
Лилия Саттарова. Әгәр бернинди дә гаепләү белдерелмәсә, аклау-акланмау турында сүз кузгату урынсыз.
Ләбиб Лерон. Беркемнән дә дәгъва булмасын дип кенә әйтүем.
Рәмил Исламов. Муса Җәлил белән бергә гитлерчыларга каршы көрәшкән, бергә төрмәдә утырган кешеләр, әлбәттә, ихтирамга лаек шәхесләр. Исән калган, каршылык хәрәкәтендә катнашкан кешеләрнең дә исемнәре, һичшиксез, әлеге комплекста чагылыш табарга тиеш. Бәлкем мемориаль комплекска урам-юл ягыннан менә торган төштә стела ясаргадыр.
Көрәшкә кемнәр ниндирәк өлеш керткән – шул ягын да карарга кирәк. Монда Рәхим Саттар, Фәрит Солтанбәков, Гарәф Фәхретдинов, Рушат Хисаметдинов, Әмир Үтәшевләр турында сүз дә юк. Бәхәссез! Габбас Шәрипов исеме дә урын алырга тиеш. Чөнки ул Берлинның Моабит төрмәсеннән Муса Җәлилнең беренче дәфтәрен алып чыккан кеше! Бу уен эш түгел! Нигъмәт Терегулов исә дәфтәрне ыгы-зыгылардан коткарып алып кайткан. Пропаганда бүлегендә эшләгән Гали Корбанов та – мөһим кеше.
Бари Кәримовка килик. Ул яһүд милләтеннән булган Борис Попов атлы кеше булганга түгел, аның нинди роль уйнаганын ачыклап бетерәсе бар. Җәлилчеләр аны взводка коткарып калу өчен генә кертмәдеме икән?! Мәгълүм ки, ул анда җырчы булып киткән. Әле монда Хөсәен Мөхәммәтовны да өстәргә кирәк, минемчә. 825нче батальонны Совет гаскәрләре ягына ул алып чыга. Истәлекләрендә ул, «четерекле вәзгыять башланды, немецлар үз агентлары аша төп командирларны кулга алды», дип яза. Х.Мөхәммәтов сакчыларны кулга алырга, штабны шартлатырга әмер бирә. Ул боерык биргәннән соң, батальон Совет гаскәрләре ягына кузгала. Әлбәттә, ул кеше бу исемлеккә кертелергә тиеш. Аннан тагын Муллаян Габдуллин бар. Ул беренчеләрдән Советлар ягына чыгып, «әсирлектә шундый-шундый яшерен оешмалар бар», дип хәбәр бирә. Менә мин бу ике кешене исемлеккә кертер идем.
Безнең әле Берлинның Плётцензее төрмәсендә башлары киселгән каһарманнар да зур хөрмәткә лаек була алмады. Орден бирү белән генә чикләнделәр. Алар да Герой исеменә лаек. Бәлкем бу мәсьәләне дә кузгатыргадыр. Муса Җәлил юбилеен нигә аның исемен йөрткән театрда үткәрмәделәр, дип минем бик нык кәефем кырылды. Нинди мөнәсәбәт инде бу?! Ватандашлар күркәм тормышта яшәсен, дип җан аткан җәлилчеләр. Элек бөтен юбилейларны мәшһүр театр залларында үткәрәләр иде. Каюм Насыйри юбилее да шулай үтеп китте. Гәрчә авыз суын корытып, «безнең энциклопедист галим», «бик зур галим», дип сөйләделәр. Шундый зур галим икән, аңа мөнәсәбәт тә тиешле дәрәҗәдә булырга тиеш. Дөрес, бездә бөекләр күп дип әйтәләр. Күп булсын! Алар – безнең горурлыгыбыз! Ләкин ихтирам итә белү җитми. Моның өчен зур чыгымнар таләп ителми, югыйсә.
Мин исемлекне хуплыйм. Чынлап та, аны дәвам итү өчен урын да калдырырга кирәк. Без белмәгән исемнәр ачыклануы ихтимал. Моның техник ягы хәл ителер. Һәрхәлдә бу мәсьәләне җәмәгатьчелек игътибарына чыгарырга кирәк. Бәлкем җәмәгатьчелектән дә фикер-тәкъдимнәр булыр. Әсирлектә яшерен оешмага керү – зур тәвәккәллек ул. Болай да язмышың кыл өстендә. Эләктең – беттең, дигән сүз. Шундый шартларда көрәшкән кешеләрне, әлбәттә, зурларга кирәк.
Ләбиб Лерон. Биредә башка милләт кешеләрен – Бари Кәримов, Андрей Рыбальченко, Михаил Иконниковларны кертүнең сәбәбе шунда: еш телгә алыналар. Исемлеккә ничек кертергәдер, белмим. Бәлкем алфавит тәртибендәдер, бәлкем активлыгына караргадыр. Хәер, алфавит тәртибендә бирсәң, Рәхим Саттар арттарак калачак.
Рәмил Исламов. Бәлкем туган елларына карап куяргадыр. Өлкәнрәкләрне алданрак.
Ләбиб Лерон. Яңа кешеләр өстәсәң, алфавит тәртибе дә, хроника ягы да барыбер үзгәрәчәк инде. Текстны, мөгаен, әүвәл Г.Ибраһимов исемендәге ТӘһСИ галимнәре белән килештерергәдер.
Рәмил Исламов. Әле бит истәлек билгесенең нинди материалдан эшләнүенә дә карый. Чуеннан коелып эшләнсә, берничек тә арага яңа исем-фамилияне өстәп булмый. Тагын шунысы да бар: байтак җирдә Султанбеков дип язалар, дөрестә Солтанбәков булырга тиеш, әлбәттә. Рушат Хисаметдиновны «Рушад» дип язалар. Татарча язарга кирәк. Туу-үлү вакытын төгәл язу мәсьәләсе дә бар. 1968 елны Рафаэль Мостафин Габбас Шәрипов белән яшәгән җирендә очрашкан. Тик китапларында моны язмаган. Бәлкем кулъязмаларында кайдадыр сакланадыр. Мин бер чыганактан Габбас аганың кайда яшәгәнен ачыкладым. Тик безнең кулда аның фотосы юк. Гомумән, аның хакында мәгълүмат аз. Терегулов хакында да ачыклыйсы нәрсәләр бар. Бер төштә, аны Урдалы дигән станциядә атып үтергәннәр, дип язалар. Икенче җирдә, Урдалыда лагерь булган, шунда үлгән, диләр. Аның фотосы бар, тик ул тонык, сыйфатсыз.
Ләбиб Лерон. Бу исемлектәге һәр кешенең биографиясен ачыклау мөһим. Муса Җәлилнең 120 еллыгын, 2026 елның Татарстанда Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакярлеге елы буларак узуын нигез итеп, бу эшне башлап җибәрергә кирәк. Патриотик тәрбия киләчәктә дә дәвам итәргә тиеш ләбаса.
Нәсүр Йөрешбаев. Әле мин бирегә контрразведчик Николай Степанович Бушмановны да өстәр идем. ВКП(б)ның Берлиндагы башлангыч оешмасы җитәкчесе булган ул. Абдулла Алишлар белән очрашкан. 1945 елны Берлиннан, төрмәдән кача. Миңа бу хакта Михаил Черепанов сөйләде. Аны да бу эшкә җәлеп итәргә кирәк.
Рәмил Исламов. Бөтендөнья татар конгрессында эшләүче Рөстәм Гайнетдинов Муса Җәлилгә багышланган конференциядә шактый кызыклы мәгълүмат җиткерде. Ялгышмасам, теге батальонның безнең якка чыгуы турында аның «Шаровая молния» дигән китабы бар.
Искәндәр Гыйләҗев. Ровель (Равил) Кашаповта да кызыклы мәгълүматлар булырга тиеш. Муса Җәлил хакында шактый күп белә ул. Аның «Джалиля предали, а евреев не выдали» дигән мәкаләсен хәтерлим.
Ләбиб Лерон. Литвин белән икесе бездә «Сатлыкҗанмы, түгелме?» дигән мәкалә чыгарганнар иде.
Нәсүр Йөрешбаев. 1994 елны университетта Рушат Хисаметдинов белән очрашу булган иде. Шунда ул яһүдләрне ничек коткарганнарын сөйләде. Әле бит шунысы да бар: безнең җәлилчеләргә немецлар да булышкан. Тимер юлда эшләгән Грот исемле бер немец Җәлилдән, Алиштан листовкалар алып тарата торган булган. Рыбальченко исә җәлилчеләргә югарыдан килгән заданиеләрне җиткереп торган, диләр.
Искәндәр Гыйләҗев. Монда, минемчә, берничә мәсьәлә хакында сүз бара. Бу тәкъдимнең нигезе турында уйлыйк әле. Без байтак еллар унбер җәлилче турында сөйлибез, Казан Кремле янындагы һәйкәл каршында митинглар уздырабыз да, җәлилчеләр кергән бу яшерен оешманың бик җәелгән оешма булуын онытабыз. Әүвәл 1942 елның декабрендә «ИделУрал» легионында оешкан беренче яшерен төркемнең фаш ителүен искә төшерергә тиешбез. Легион үзе дә 1942 елның көзендә генә оеша. Немец чыганакларында, инде декабрьдә коммунистларның беренче яшерен оешмасы була, дип языла. Кыскасы, җәлилчеләрдән иртәрәк тә бер яшерен төркем булган. Аларны ниндидер срокларга хөкем иткәннәр. Без стереотипларга ияреп барабыз. Гитлерчыларга каршы унбер кеше генә көрәшмәгән. Легионда меңләгән кеше булган. Шулар арасыннан бу яшерен төркем эшендә дистәләгән-йөзләгән кеше катнашкан. Шуңа күрә аларны киң җәелгән төркем, яхшы оештырылган каршылык хәрәкәте итеп күрсәтергә тиешбез. Тагын бер нәрсә: башка легионнарда андый яшерен оешмалар булмаган. Безнең татарда – «Идел-Урал» легионында гына булган ул каршылык хәрәкәте.
Рәмил Исламов. Билгеле, хыянәтчеләр дә булган. Әмма мин берничә генә булгандыр дип уйлыйм. Чөнки бик күп кешене кулга алырлар иде. Без белгәне – бер генә кеше.
Искәндәр Гыйләҗев. Без бу тәкъдим белән чыккан сурәттә, аек акыл белән уйларга, кемне кертәбез, кемне кертмибез икәнен яхшылап анализларга тиеш. Бу исемлектәге кешеләрнең, билгеле, өлешләре төрле. Әлбәттә, болар арасында Рәхим Саттар, һичшиксез, лидер. Әлбәттә, Үтәшевне кертү мәҗбүри. Соңрак француз партизаннары сафында да көрәшкән ул. Әлбәттә, Рәхим Саттарга һәм әлеге ун җәлилчегә Советлар Союзы Герое исеме бирелергә тиеш. Һәр тарихи вакыйганың фоны бар. Без бу унбер кеше белән генә чикләнергә тиеш түгел. Легионда күпме кеше катнашкан? Бергәләшеп күпме эш башкарганнар?! Башта принципиаль карар-нигезләмә булдырырга, җитәкчелектән фатиха алырга кирәк. Ярый, исемлекне ясатып куйдык, ди. Халык, болар кем икән, дип, аптырап тормасын өчен, янәшәдә КуАр-код белән аңлатма да урнаштырылырга тиеш. Икенчедән, яшьләр җәлилчеләрне яхшы белсен өчен, бу исемнәрне яңадан күтәрү зарур. Әйтик, Әмир Үтәшевне белүчеләр аз. Ә менә Франциядә аны беләләр. Рәхим Саттарны оныгы Лилиядән башка тагын кем пропагандалый?!
Лилия Саттарова. Рәхим Саттар турында «Высокий дух» дигән фильм төшерелде. Әмма ул фильм беркайда да күрсәтелми. Төрекмәнстаннан килгән кеше бабам турында 1,5 сәгатьлек документаль фильм төшерде. Ярый ул мөселман кинофестивалендә күрсәтелде. Әлеге фильм Франциядә, кинофестивальдә бүләккә лаек булды. Тик аны анда берничә дистә генә кеше күрде. Төшерелүенә 5 ел узса да, ул әле интернетта юк. Казанның М.Җәлил музеенда да бу фильм белән кызыксынмадылар.
Ләбиб Лерон. Менә мин ике ел инде 25 августта, мәйданда телеэкран куеп, җәлилчеләр туган-яшәгән төбәкләр белән телевизион күпер оештыру хыялы белән йөрим. Анда балаларны да җәлеп итәсе килә. Һичьюгы берәр шигырен укысыннар. Ике каһарманыбыз Казакъстан белән Үзбәкстаннан. Бәлкем аларның якташлары белән дә шул көнне телевизион элемтә урнаштырып булыр иде.
Лилия Саттарова. Гранит дивардагы ун кеше янына Рәхим Саттарның да исемен өстәргә кирәк. Унике каһарман турында сүз бара икән, алар арасында бабам да булырга тиеш. Моңа дәлилләр җитәрлек. Тарихи белешмәләр бар. Гитлерчыларга каршы көрәшкән яшерен оешма киң җәелгән челтәр булган дип, башка каһарманнарның да исемнәрен язу өчен стела кую яхшы булыр.
Ләбиб Лерон. Бездә әле тагын берничә идея-тәкъдим бар. Менә Казанда «Татмедиа» бинасы каршында, юлның теге ягында фронтовик-шагыйрь Фатих Кәримгә һәйкәл куйдылар. «Ак Барс Банк» янәшәсендәге зур мәйданда шактый кечкенә күренә ул. Югыйсә, ул калкулыкта һәлак булган. Дөрес, безнең «Татмедиа» бинасы янында Хөсәен Ямашевка һәйкәл куйдырасы иде дигән ниятебез дә бар. Рәхим Саттарга аерым һәйкәл дә куярга мөмкин. Бу хакта да уйлап карарга кирәк.
Искәндәр Гыйләҗев. Бу теманы дәвам итсәк, Европа каршылык хәрәкәтендә татарлар дигән теманы күтәрергә мөмкин. Безнең Әмир Үтәшев дигән мәшһүребез белән бергә Даян Мурзин исемле каһарманыбыз да бар әле.
Нәсүр Йөрешбаев. Бөек Ватан сугышы елларында 300 татар Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителеп тә, шактые аны алмыйча калган. Без шул хакта фильм төшермәкче идек. Рөхсәт булмады. Инде 2 ел шул ният белән йөрибез, һаман килеп чыкмый.
Ләбиб Лерон. Бу түгәрәк өстәл хакында газетада язма чыгуга, сөйләшүне Казанда Муса Җәлил музей-фатирында дәвам итәргә мөмкиндер. Җәмәгатьчелекнең фикерен сорашу-белешү булыр иде ул. Соңрак аның нәтиҗәләрен югарыга җиткерер идек. Айрат Фәйзрахманов җитәкләгән Татарстан Милли музеенда да очрашып сөйләшеп булыр иде. Бу теманы 22 июнь алдыннан – Бөек Ватан сугышы башлану белән бәйле Хәтер һәм кайгы көненә туры китереп тә калкытырга мөмкин. Һәрхәлдә 25 августка кадәр, киң җәмәгатьчелек катнашында да сөйләшү оештырып, моның ниндидер нәтиҗәсенә ирешергә иде.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала