Тарихи мирас Уку өчен 4 минут

Истәлек тактасы барыбер куелыр...

Васильеводагы «Аучы йорты» элек кем йорты булган?

 

XX гасыр башы архитектура һәйкәле булган ике катлы агач бинада «Васильевский» шифаханәсе карамагындагы «Аучы йорты» корпусы урнашкан.

 

 

Сүзне «мөгезеннән эләктереп», язмабызны сораудан башлыйк әле. Татарстанның Яшел Үзән районындагы «Васильевский» шифаханәсе территориясендә «Охотничий домик» исемле корпус урнашкан ике катлы агач йортның хуҗасы элек кем булган?

 

Заманында, әйтик, Бөек Ватан сугышы алдыннан бу йортта язучылар һәм сәнгать әһелләре, аерым алганда, Муса Җәлил һәм Нәҗип Җиһанов, Әхмәт Фәйзи, Хәсән Туфан, Сибгат Хәким, Шәйхи Маннур, Әхмәт Исхак, Фәхри Насретдинов еш булган. Аларның бергәләп төшкән фотосурәтләре сакланган. Атаклы Максим Горькийны да, «Сәйяр» труппасы артистлары Габдулла Кариев, Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская, Гөлсем Болгарская, Вәли Мортазин-Иманский, Нури Сакаев, язучылар Фатих Әмирхан, Гали Рәхим, Газиз Гобәйдуллин, Кәрим Тинчурин, Галиәсгар Камал, Гафур Коләхмәтовны да хәтерли бу тарихи йорт.

 

 

Габдулла Тукай. 1912 ел.

 

 

Әлеге асыл шәхесләребезне телгә алганда мин бер мәшһүребезне махсус әйтми калдырдым. Ул – Габдулла Тукай. Әйе, монда сөекле шагыйребез дә булган. Фатих Әмирханның истәлегенә дикъкатебезне юнәлтик: «1912 елның җәе иде. Иптәшләребездән берсе* (*Әхмәтгәрәй Хәсәни (1883-1933) – нашир, «Аң» журналының редакторы) Тукайны вә мине үзенең Казаннан унбиш-унсигез чакрым ераклыктагы дачасына берничә көнгә торырга кунакка чакырды. Җәй эссесендә шәһәрдә торып бик туйган Тукай бу чакырудан мәмнүн иде. Иптәшебезгә барырга вәгъдә иттек. Ләкин вәгъдәдән бер сәгать үтмәде, Тукай, башына бер зур вакыйга төшкән кеше кыяфәте белән, минем бүлмәмә килде:

 

– Аның хатыны да дачалардадыр бит? – ди.

 

– Билгеле, дачаларында, – дим.

 

– Һе, анысы уңайсыз икән шул.

 

– Билгакес, анысы бик уңай; аның хатыны бик кунакчыл хатын, әдәбият белән күп шөгыльләнгән хатын, ул синең белән танышудан мәмнүн булачак.

 

– Юк, хатын-кыз булган җирдә минем өчен уңайлык булмый инде... Син үзең генә бар, мин бармам.

 

...Икенче көнне безне алырга ат килгәч тә, Тукай, чакырган иптәшебезнең гаять кыставына да карамыйча, үз сүзендә (торуын) дәвам итте. Аны алып барыр өчен иптәшебез тарафыннан:

 

– Ярый, алай булса, минем хатыным синең белән танышмас, безнең бүлмәләребез күп, син бөтенләй үз башыңа көн итәрсең, – дигән вәгъдә бирелергә тиеш булды...

 

Ләкин шунысы гаҗәп, барып җитеп, әүһәлге чәй янында ук сахибәи ханә* (*хуҗа хатын – Ә.Хәсәнинең хатыны – «Аң» журналында сәркатип Зәйнәп Хәсәния (1886- 1967) күздә тотыла) белән танышу мәҗбүрияте алдына куелгач, ул моннан артык уңайсызланган шикелле күренмәде. Фәкать әүвәл мәртәбә тагы да сүзчәнләнәрәк төште, соңга таба инде ияләште вә берәр көн торгач инде үзен тиешенчә сәрбәст тотар дәрәҗәгә килде, сахибәи ханә белән сөйләшеп тә утыра башлады...»

 

Аңлашылгандыр ки, Тукай нәкъ менә язмабызда сүз алып барган дачага – Зәйнәп белән Әхмәтгәрәй Хәсәниләр яшәгән йортка кунак булып килгән һәм аның икенче катында берничә көн яшәгән.

 

 

Зәйнәп һәм Әхмәтгәрәй Хәсәниләр. 1912 еллар.

 

 

Шунысы үкенечле: ике бөек – Тукай белән Фатих Әмирхан кунак булып киткән, бихисап асылзатыбыз иҗат иткән әлеге йорт диварында бүгенгәчә элек кемнеке булганлыгы шәрехләнгән бернинди дә истәлек тактасы юк.

 

Революциягә кадәр – Әхмәтгәрәй Хәсәни дачасы (әтисе Сибгат төзеткән), совет заманында (1921 елдан) санаторийның бер корпусы булган, Бөек Ватан сугышы вакытында, башка йортлар номерлап әйтелгәндә, «Гәрәй дачасы» дип кенә йөртелгән һәм даруханә, китапханә ролен үтәгән бу бинаның тарихы турындагы сүзебез болайрак булыр.

 

 

Габдулла Тукайның 1913 елның 28 мартында Клячкин хастаханәсеннән Зәйнәп ханым Хәсәнигә язган хаты.

 

 

1893 елда Мәскәү-Казан тимер юлы ачылгач, хәзерге Васильево бистәсендә урнашкан шифаханә биләмәсеннән, дача төзү өчен, купецлар җир кишәрлекләре сатып алып, йорт сала башлый. Әлеге йортка да шулай нигез салына.

 

Бу йорт язмышы белән Мөхәммәт Мәһдиев һәм Марсель Әхмәтҗановның, шулай ук укытучы, төбәк тарихын өйрәнүче Нурулла Бикмуллинның да кызыксынганы мәгълүм.

 

Казанның Клячкин хастаханәсендә соңгы көннәрен уздырган чакта Тукай бигрәк тә дусты, фикердәше Әхмәтгәрәй Хәсәнине күрәсе килеп өзгәләнә. Ул аңа һәм хатыны Зәйнәп ханымга хат та язып сала. Әхмәтгәрәй Хәсәнинең истәлегенә күз салыйк: «Ун көн кадәр читтә йөреп, быел беренче апрельдә Казанга кайтуым белән мин Габдулла әфәнденең хәле начарланганын ишеттем... Иртәгесен 2 апрельдә кич алты сәгатьтә генә Габдулла әфәнденең бер айдан артык авыру хәлдә кереп яткан Клячкин шифаханәсенә барырга муаффәкъ булдым... Габдулла әфәнде исәнләшүемә яткан җиреннән ишарә белән генә җавап бирде. Күрешер өчен кулын сузды... Мин, билгеле, бу авыр хәлне күреп Габдулла әфәнде белән күп сөйләшмәдем, фәкать: “Габдулла әфәнде, сәламәтләнәсезме?” – дип хәлен генә сорадым. Соравыма Габдулла әфәнде җавап бирмәде... Мин кереп чирек сәгать кадәр торгач, Габдулла әфәнде көтмәгән җирдә миңа бер сөаль бирде. Авыз эченнән ишетелер-ишетелмәс кенә карынкы вә зәгыйфь бер тавыш белән:

 

– Актык корректура кайчан? – диде...

 

Шулхәтле авыру, авыр хәлдә яткан Габдулла әфәнденең бу соравыннан мин бик тәэсирләндем. Аңар ни дип җавап бирергә бераз аптырап та тордым. Ул сораган корректура ул вакыт минем янымда булса да, «бирсәң, я шул минутта ук торып төзәтә башлар да, үзенең сәламәтлегенә тагын да зарар итәр», дип бирмәскә уйладым.

 

– Корректура иртәгә була, – дидем.

 

Ул шуның белән бетте, Габдулла әфәнде минем җавабыма канәгатьләнеп сөкүт итте...

 

Шул кичне мин китеп өч чирек сәгать вакыт үтүгә (8 сәгать 15 минутта), Габдулла әфәнде вафат итте...»

 

Тукайны соңгы тапкыр күргән кешеләр рәтендә Әхмәтгәрәй Хәсәни дә булганлыгын истә калдырган хәлдә, бу атаклы йортның диварына элекке хуҗасы Әхмәтгәрәй Хәсәни икәнлеге, анда күренекле шәхесләребезнең булуы әйтелгән истәлек тактасын кичекмәстән кую кирәклеге хакында «Интертат» журналисты Зилә Мөбарәкшина 2024 елда әтрафлы мәкалә язып, аны «Мәдәни җомга» газетасында бастырган иде. Инде 2 ел узды. Ни кызганыч, әлеге мәсьәлә һаман уңай хәл ителмәгән. Бу эш тукталмас, иртәме-соңмы, барыбер тиешле нәтиҗәсе булыр дип ышаныйк. Зәйнәп һәм Әхмәтгәрәй Хәсәниләр, олуг шәхесләребезнең хакын хаклап, ул истәлек тактасы барыбер куелыр, иншаллаһ!

 

Үткәннән хат

 

Габдулла Тукай – Зәйнәп Хәсәниягә

 

Мөхтәрәмә Зәйнәп ханым! 8 санга бар кадәремне җибәрдем. Беренче корректурын үземә күрсәтсәгез икән. Аннан соң шушы язылган микъдар шигырьнең һәммәсе бер номерга кереп бетсә иде. Шулай булганда, ул шактый көч булырлык. Хәер, «Толстой сүзләре»нең бер-икесен цензор бозар кеби сизәм. Ул вакыт һәммәсенең басылуы мәҗбүри үк булыр.

Г.Тукаев. 1913 ел, 28 март.

 

 

 

Габдулла Тукай – Әхмәтгәрәй Хәсәнигә

 

Мөхтәрәм Гәрәй әфәнде! «Бер мөхәрриргә» шигыремдә «Аң»га лаеклы дәрәҗәдә үк нәфасәт күрмәгәнемә күрә, «Мәктәп» журналына бирдем. Анда да ул шигырьне баш сәхифәгә керттермәдем. Ахырда вә незаметныйрак җирдә китәчәк. 7 нче санда минем шигырь бик аз вә кешегә сизелерлек аз кергән. Өстәп йибәрергә бер нәрсәм бар иде. Инде, әлбәттә, соңдыр. Иншаллаһ, 8 нчедән дә гафил калмам. Бер шәй язармын. Шулай да 7 нчегә өстәргә материал алып китсәң, ярыйдыр иде; көн дә сине көтәм. Хәер ула. Г.Тукай.

1913 сәнә, 20 март.

 

 

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 5
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи